Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Страница 4

Туризм икътисадны җанландырсын, дисәк...

Туризм икътисадны җанландырсын, дисәк... Моның өчен эшне тармакның тәүге карашка “вак” мәсьәләләрен хәл итүдән башлау таләп ителә.

Соңгы елларда Башкортстанда туризмны үстерү буенча күп эшләнә. Әлеге мәсьәлә барлык җитдилеге белән республика дәрәҗәсендә, атап әйткәндә, законнарны көн таләбенә яраклаштыру максатында Дәүләт җыелышы-Корылтайда да күтәрелә. Шуның нәтиҗәсе булып, Хөкүмәт карамагында туризмга кагылышлы бүлекләр барлыкка килде, туризм буенча махсус агентлык, комитетлар төзелде. Муниципалитетлар дәрәҗәсендә районнарда туризмны үстерү буенча махсус белгечләр шөгыльләнә. Тармакны үстерү зарурлыгы фәнни нигездә дә өйрәнелә. Башкортстанда гына да, мәсәлән, бу юнәлештә дистәләрчә диссертация язылган. Дәүләт дәрәҗәсендә туризмга кагылышлы берничә чара, шул исәптән 2020 елга кадәр исәпләнгән республика программасы кабул ителде һәм алар уңышлы тормышка ашырыла.

Туризм индустриясен үстерүдә ныклы адымнар ясалса да, бу өлкәдә нәтиҗәләр мактанырлык түгел әле. Бөрҗән һәм Белорет районнарына эш сәфәре

26.01.2017 (№ 10 (25014)): Җәмгыять

Тырышырга һәм яхшырак яшәргә!

Тырышырга һәм  яхшырак яшәргә! “Стратегик үсеш турындагы тәкъдимнәр җитди һәм кыю”, – диләр утырыш эшендә катнашучылар.2030 елга кадәр чорда Башкортстанны социаль-икътисади үстерү стратегиясендә болар төп өстенлек буларак билгеләнә.

Мәгълүм булуынча, ил җитәкчелеге төбәкләр алдында җитди бурычлар куйды. Аларның төп максаты – халык тормышын, яшәү дәрәҗәсен яхшырту. Башкортстан җитәкчелеге моңа системалы, эзмә-эзлекле эш алып бару нәтиҗәсендә ирешүне планлаштыра. Шушы уңайдан төбәктә җитди чаралар күрелә, тәгаен эшләр башкарыла. Русиянең күп кенә төбәкләреннән аерылмалы буларак, Башкортстанның 2030 елга кадәр чорга социаль-икътисади үсешендә өстенлекле юнәлешләр җитәкчелек тарафыннан гына билгеләнми. Бу җаваплы һәм җитди эшкә мәктәп укучылары, галимнәр, белгечләр, эшкуарлар җәлеп ителде. Башлангыч-тәкъдимнәрнең иң көнүзәк булганнары, стратегик проектлар Уфада Конгресс-холлда үткән җәмәгатьчелек тикшерүендә республика җитәкчелеге, экспертлар, дәрәҗәле кунаклар игътибарына чыгарылды. Чараны Башкортстан

21.01.2017 (№ 8 (25012)): Җәмгыять

Табигатьне ярату күңел сафлыгыннан башлана

Табигатьне ярату күңел сафлыгыннан башлана Якташыбыз Мидхәт Хәсәнов — шундыйларның берсе.

Мидхәт Хәсәновның исеме республикада гына түгел, илдәге киңкүләм мәгълүмат чаралары аша да күпләргә таныш. Һөнәре буенча төзүче, җәмәгать эшлеклесе һәм иң мөһиме — бар булмышы белән чын табигать сакчысы. Авыргазы районының Кешәнне авылында туып үскән. Әфганстандагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткач, бөтен гомерен төзүче һөнәренә багышлый.

1971 елдан Ханты-Манси автономияле округының Радужный шәһәрендә яши һәм эшли. Атказанган төзүче исемен йөртә.

Мидхәт Равил улы туган ягын да онытмый. Күптән түгел аны Башкортстанга шатлыклы сәбәп белән чакырдылар. “Республика Башкортостан” гәзите аны “Ел кешесе” дигән исемгә лаек дип тапкан. Мәртәбәле бүләк ияләре белән Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та очрашты.

19.01.2017 (№ 7 (25011)): Җәмгыять

Коллекторлар хәзер сыра шешәсе хәлендә...

Коллекторлар хәзер сыра шешәсе хәлендә... Ел башыннан көченә кергән законнардагы үзгәрешләргә ярашлы, аларның икесенең дә мөмкинлекләре бермә-бер чикләнде.

Һәр Яңа елны каршылаганда аның тормышыбызга уңай яңалыклар алып килүен телибез. Ел башы исә, хәзер инде сәер бер гадәткә кергәнчә, һәрвакытта да тәү чиратта хаклар арту белән билгеләнә. Бу җәһәттән быелгы гыйнвар башы да искәрмә булмады. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, узган елның 30 декабрендәге хаклар белән чагыштырганда яңа елның тәүге ун көнендә республикада күпчелек төр азык-төлеккә хакларның артуы күзәтелгән. Мәсәлән, шушы чорда бәрәңге — 4,4 процентка, кәбестә — 4,1 процентка, суган — 3,6 процентка, дөге ярмасы һәм сөт – 2,2 процентка, алма — 2,1 процентка, сыер мае — 1,5 процентка, тавык ите — 0,8 процентка кыйммәт­ләнгән. Он, сыр, шикәргә дә хакларның берникадәр күтәрелүе күзәтелгән. Ягъни азык-төлеккә хаклар арту арытаба да шундый темпларда дәвам итсә, ел ахырына кадәр инфляция күрсәткеченең ил Хөкүмәте билгеләгән кысаларда калачагы

17.01.2017 (№ 6 (25010)): Җәмгыять

Алтын өстендә утыручы хәерче булмасак иде

Алтын өстендә утыручы хәерче булмасак иде Башкортстанда җир асты байлыкларын нәтиҗәлерәк файдалануга нәрсә комачаулый?

Дөнья күләмендәге рәсми чыганакларга караганда, минераль ресурсларны куллану күләме ел саен 3-5 процентка арта. Русиядә табигый җир асты байлыклары аеруча күп. Әмма аларны нәтиҗәле файдаланабызмы? Ил икътисадында алар нинди роль уйный? Соңгы ике дистә ел дәвамында әлеге сорауларның ешрак кабатлануы очраклы түгел. Минераль чималга бәяләрнең дөнья күләмендә тотрыклы булмавы ил икътисадында чагылыш тапты. Шуның өчен дә федераль дәрәҗәдәге сәясәт җир асты байлыкларын табу һәм куллану балансын оптимальләштерүгә юнәлтелә. Әйтергә кирәк, соңгы елларда илебездә Ерак Көнчыгыш, Көнчыгыш Себер киңлекләрен, Арктика, Антарктидада җир асты байлыкларын үзләштерүгә игътибар көчәйде.

Башкортстан — илдә минераль чимал байлыклары мул төбәкләрнең берсе. Соңгы елларга кадәр, мәсәлән, республика ил күләмендә нефть табу буенча Төмән өлкәсе һәм Татарстаннан кала өченче, ә аны эшкәртү күләме буенча беренче

12.01.2017 (№ 4 (25008)): Җәмгыять

Раштуа белән, керәшен милләттәшләр!

Раштуа белән, керәшен милләттәшләр! Бакалы районының Киләй авылында төзелгән храмда мәхәллә халкы барлык дини бәйрәмнәрне җиренә җиткереп башкара.

Туган ягым Илешкә Уфадан Туймазы аша кайтырга туры килгән чакларда миңа алты район территориясен кисеп үтәргә туры килә, шуларның иң соңгысы, ямьле Сөн буйларындагысы – Бакалы районы. Биредә, билгеле язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла әйтмешли, “күпмилләтле татар халкы”ның тагын бер лаеклы вәкилләре, чагу бизәкләргә, матур гореф-гадәтләргә ия, гаҗәеп үзенчәлекләргә бай газиз милләттәшләребез – керәшеннәрнең күпләп яшәвен белгәнлектән, мин машина тәрәзәсе аша авылларда әле мәчет, әле чиркәү күренеп калуына аптырамыйм да. Ул авылларның барысында да дип әйтерлек үзебезнең татарлар яши, диннәре һәм кайбер гореф-гадәтләре буенча гына аерылалар. Ә инде Киләй авылындагы храмга мин, ни өчендер, үткән саен һәрвакыт ныграк игътибар итәм.

07.01.2017 (№ 2 (25006)): Җәмгыять

Зәңгәр күкне иңләп очарга!

Зәңгәр күкне  иңләп очарга! Якташыбыз Вячеслав Аверьянов дөньяда тиңдәшсез “Су-30МКИ” истребителендә очу мәктәбен булдырган.

“Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул”. Бу үзенең гомер юлы батырлык үрнәге булган Фәнис Яруллин сүзләре. Сугыш вакытында күбрәк дошманнарны юк итү — батырлык. Республикабызның 271 каһарманы Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.

Бүгенге тыныч чорда да батырлык кылучылар байтак. 1991 елдан аларга Русия Герое исеме бирелә. Илдә аларның саны 300дән артык, шуларның 30ы — Башкортстаннан. Быел әнә шул бүгенге көн геройлары турында сүз алып барачакбыз. Без үз геройларыбызны белергә тиеш. Бүген шуларның берсе — очучы-сынаучы Вячеслав Аверьянов белән таныштырабыз.

05.01.2017 (№ 1 (25005)): Җәмгыять

Бездән соң да Җирдә тормыш калсын

Бездән соң да  Җирдә тормыш калсын Табигый байлыклар: чиста су, уңдырышлы туфрак, үсемлекләр дөньясы, файдалы казылмалар – берсе дә бетмәс-төкәнмәс хәзинә түгел. Үзенең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту максатында кеше бертуктаусыз матди җитештерүне үстерә, ә моның тирә-як мохиткә зур зыян салуы хакында уйланмый диярлек.Табигатьтән алынган ресурслар аңа агулы калдыклар рәвешендә кире әйләнеп кайта. Бу исә биосферага, димәк, кешелеккә дә котылгысыз үлем белән яный. Әлеге аяусыз хакыйкать галимнәрне узган гасыр ахырында гына хафага сала башлый. Ә бүген инде һәркайсыбыз табигатьне саклауга үз өлешен кертергә тиеш икәнлекне аңлау зарур. Галимнәр исәпләп чыгаруынча, 2025 елга планетада яшәүче халыкның 2/3 өлеше эчәр суга кытлык кичерәчәк. Җир өслегенең дә, сулар һавабызның да елдан-ел коточкыч пычрана баруы күптән инде сер түгел.

Башкортстан Экология министрлыгының Нефтекама территориаль комитеты баш белгеч-эксперты Радим ВӘЛИЕВ белән әңгәмәбез тирә-як мохитне саклау мәсьәләсенең анык бер җирлектә – Дүртөйле

05.01.2017 (№ 1 (25005)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

35 (25039)

от 25 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»