Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Страница 6

Сабый кулы элмәккә үрелмәсен

Сабый кулы элмәккә үрелмәсен Социаль челтәрләр бүген балалар өчен аеруча хәвеф тудыра.

Ата-анага баласының сәламәтлеге өчен генә түгел, газизенең гомере өчен дә “ут йотып” яши торган заман җитте. Караңгы төшкәнче чыр-чу килеп урамда уйнаган балаларны да, өйдә бикләнмичә утырган кешеләрне дә очрату кыен бүген. Шәһәрдә түгел, авылда да көпә-көндез ишек ачтырып керү гаҗәеп хәлгә әйләнде. Хуҗалар өйдә булса да, ишек бикле, олысы-кечесе үз эше белән мәшгуль: я телевизордан сериал карый, я компьютер дөньясына “чумган”. Әле кайчан гына авыл баласы, мәктәптән кайткач, зур йозакны ачып җәфаланмый, ишек тоткасына аркылы тыгылган таякны гына тартып алып, өенә керә, шәһәрдә дә, ачкычны тупса янындагы кечкенә палас астыннан алып, ишекне ача торган тыныч һәм бик гади чорда яши идек. Хәзер андый хәлне балаларга аңлатып та булмый, ышанмыйлар.

08.12.2016 (№ 141 (24995)): Җәмгыять

Владимир Путин: “Без — күптөрле, әмма Илебез берәү генә!”

Владимир Путин: “Без — күптөрле, әмма Илебез берәү генә!” 1 декабрьдә ил Президенты Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Президент Юлламасы — программа документы, анда дәүләт башлыгы тышкы һәм эчке сәясәтнең өстенлекле төп юнәлешләрен билгели. Чираттагы Юллама — Владимир Путинның Русия парламенты палаталары алдында унөченче чыгышы. Президент постында булган Борис Ельцин һәм Дмитрий Медведев Юлламаларын да исәпкә алып, бу — илнең яңа тарихында инде 23нче документ. Кремльнең Георгий залында үткән чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституцион, Югары һәм Арбитраж судлар җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, Федерация субъектларының законнар чыгару органнары рәисләре, традицион дини конфессияләр башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре, шул исәптән төбәкләрнең иҗтимагый палата башлыклары катнашты.

03.12.2016 (№ 139 (24993)): Җәмгыять

Олы эшләр бәләкәй прәннектән башланды

Олы эшләр бәләкәй прәннектән башланды Иске Кормаш авылындагы шәхси предприятие көн саен ике тонна кондитер ризыгы җитештерә.

Иске Кормаш — район үзәгенә терәлеп урнашкан авыл. Халык биредән Кушнаренкога эшкә җәяүләп йөри. Соңгы елларда авыл күзгә күренеп үзгәрде, яңа урамнар үсеп чыкты. Иске Кормаш хәзер район үзәгенең “юлдаш” бистәсенә әверелеп бара. Авыл үзәгендә урнашкан кондитер ризыклары цехы аның данын республикага гына түгел, күрше төбәкләргә дә тарата.

Сәүдә нокталарында “Кушнаренко прәннеге” дип тәкъдим ителгән тәмле ризыкларны күргәнегез бардыр, шәт. Аның унбиштән артык төре шушы авылдагы цехта җитештерелүен күпләр белмидер дә.

Шәхси предприятие хуҗалары озак еллар башкалабыз Уфада яшәгән. Камил Шәңгәрәев ике дистә ел гомерен “Химпром” берләшмәсендә җаваплы вазыйфалар башкаруга бирә, “БНЗС” предприятиесендә инженер булып эшли. Хатыны Светлана да 20 елдан артык Уфада данлыклы кондитер фабрикасында хезмәт сала.

— Балалык, яшьлек хыяллары үзенекен итә торгандыр инде.

01.12.2016 (№ 138 (24992)): Җәмгыять

“Эх, быел да яшен сукмады!”

“Эх, быел да яшен сукмады!” Бүген-иртәгә җимерелергә торучы “мәдәният учагы”нда сәнгать утын сүндермәскә тырышып яшәүче Түбән Кыйгы авылы халкыннан без бу юлы да шундый сүзләр ишетеп кайттык.

“Бу юлы да” диюнең сәбәбе шунда: “Кызыл таң”ның 2012 елгы 23 июнь санында хезмәттәшем Айдар Зәкиевның Кыйгы районыннан язылган “Дәваханә ябылды. Мәктәпне яшен сукты. Клубны да суксын иде!” дигән күләмле мәкаләсе дөнья күргән иде инде. Ул чакта каләмдәшемне юлга чыгарга республикабызда һәм илдә киң билгеле педагог, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган, Башкортстанның халык укытучысы (шушы көннәрдә генә Президент Владимир Путин аңа “Русиянең халык укытучысы” дигән исем бирелү турындагы указга кул куйды! Башкортстанда мондый исемгә лаек булган бердәнбер педагог ул хәзер!) Лиза Әһәдуллинаның редакциябезгә юллаган хаты мәҗбүр итте. Октябрьдә бу районда махсус командировкада булганда без, гәзитебез традициясенә тугры калып, әлеге проблемага кире әйләнеп кайтырга булдык һәм... “йөкнең” урыныннан кузгалмаганлыгына

29.11.2016 (№ 137 (24991)): Җәмгыять

“Кешелекле полковник”

“Кешелекле полковник” Татарстанның яр Чаллы шәһәре ЮХХДИ җитәкчесе Радий Кадиков турында хезмәттәшләре шулай ди.

Узып баручы ел Татарстанның Яр Чаллы шәһәре ЮХХДИ җитәкчесе, полиция полковнигы Радий Кадиковка олы сөенечләр, зур уңышлар китерде. Дәүләт автоинспекциясенең 80 еллыгы уңаеннан үткән “Русиянең иң яхшы юл-патруль хезмәте инспекторы” конкурсында кул астындагы хезмәткәренең һәм оешманың, 80нче еллардагы легендар җитәкчесе В. Лукьянов призына ярышларда үзенең беренче урыннарны алуы турын­да хәбәр килеп иреште. Ә Казанда юбилей тантаналарында дәрәҗәле кунаклар алкышлавы астында Татарстанның ул чактагы баш дәүләт автоинспекторы Рифкать Миңнеханов Радий Кадиковка “Русия Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре” билгесен тапшырды. Һәм олылардан-олы сөенеч – Радий Зәки улы дүртенче мәртәбә картәти булды – Кадиков фамилиясен дәвам итәчәк оныгы туды.

24.11.2016 (№ 135 (24989)): Җәмгыять

Кыйный, димәк, ярата!..

Кыйный, димәк, ярата!.. Русиядә дистә меңләгән хатын-кыз даими рәвештә җәбер-золым кичереп яши.

Һәр дүшәмбедә үткән иртәнге планеркада полиция начальнигы чыгышыннан мин блокнотка бер сан язып алам: атна эчендә ничә тапкыр гаилә ызгышлары буенча полиция чакыртылган. Бу сан мине һәрвакыт аптырата, чөнки атна саен искиткеч зур сан атала: 44, 56, 68. Бәйрәмнәрдә ул тагы да артып китә. Монысы инде, билгеле, эчү белән бәйле, ә эчкән гаиләләрдә яллар, кагыйдә буларак, тыныч үтми.

Әлбәттә, бу проблема безнең шәһәргә генә хас түгел, гомумән, республикада, илдә шул ук хәл күзәтелә. Уйлап карагыз: статистика буенча ел саен Русиядә 40 мең хатын-кыз җәбер-золым корбаны була. Ел саен 14-15 мең хатын-кыз ир-ат кулыннан үлә. Чагышытру өчен: Әфган­станда 10 ел сугыш барганда 15 меңгә якын асыл ир-атларыбыз һәлак булды. Ә үзебездә, тыныч тормышта, ел саен 15 мең (!) хатын-кыз дөнья белән хушлаша.

24.11.2016 (№ 135 (24989)): Җәмгыять

Иммигрантлар бездә ничек көн күрә?

Иммигрантлар бездә ничек көн күрә? “Иммигрант” латин теленнән тәрҗемә иткәндә бер дәүләттән икенче илгә вакытлыча яисә бөтенләйгә күченеп килүче гражданин статусын аңлата. Яшәү урынын алыштыруга төрле шартлар сәбәпче булуы ихтимал — эш эзләү, сәяси мотивлар... Алар аеруча Европада, атап әйткәндә, Бөек Британиядә күп. Әлеге статустагы гражданнарның күбесе бу илләргә Икенче Бөтендөнья сугышы чорында — Гитлердан качып килгән була.

Теге яки бу илгә иммигрантларның күпләп агылуы, билгеле, һәрвакыт көтелгән яхшы нәтиҗәне бирми. Бу категориядәге кешеләрнең нинди яшьтә булуы да мөһим. Яшь иммигрантлар, мәсәлән, аерым илләрдә эшче көчләрне тулыландыруга гына булышлык итми, ә милли проблемалар, дини тәрбия каршылыклары белән ызгыш-ризасызлыклар тудыруга да сәбәпче була. Ә инде өлкән яшьтәге иммигрантларның файдасы турында сүз алып бару катлаулырак.

Шундый каршылыклы шартларда Русиядә иммигрантлар язмышы нәрсәдән гыйбарәт?

19.11.2016 (№ 133 (24987)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

35 (25039)

от 25 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»