Кызыл таң » Җәмгыять » 15-05-2018: Бәхетле сәгатьтән файдаланып калыгыз!

Бәхетле сәгатьтән файдаланып калыгыз!

Бәхетле сәгатьтән файдаланып калыгыз!Бүген Гаилә көне икәнен онытмадыгызмы? Димәк, эштән 1 сәгатькә иртәрәк кайтып китә аласыз. Җитәкчегез рөхсәт итсә билгеле. Һәм сез гаиләле булсагыз.

“Бәхетле сәгать” дип аталган бу тәкъдим белән гыйнварда республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова чыккан иде.

Әлеге бәхетле сәгатьтә гаилә бүгенге бәйрәмне билгели, аны балаларына багышлый яисә гаиләсен ишәйтү белән шөгыльләнә ала.

Шуңа да анда катнашучылар санын төгәлрәк итеп тугыз айдан соң әйтәчәкләр.

Кире күчергәБасып чыгарырга