Кызыл таң » Җәмгыять » 15-05-2018: Эчмибез! Тартмыйбыз! Өйдә эт асрамыйбыз!

Эчмибез! Тартмыйбыз! Өйдә эт асрамыйбыз!

Эчмибез! Тартмыйбыз! Өйдә эт асрамыйбыз!ЛДПР партиясе җитәкчесе Владимир Жириновский өйдә эт асраучыларны партиядән чыгарачагы турында белдергән.

Партиядә торучы һәркем аңа эт асрамавы турында хисап тоткан.

- Этләрнең кешегә ташлануы турында еш ишетәбез, әмма моңа кагылышлы законнар һаман да кабул ителми. Күрәсең, закон кабул итүчеләр үзләре өйләрендә эт асрый, - дип ризасызлык белдергән ул.

Партия җитәкчесе әйтүенчә, кайчандыр ул да өендә 3 аю асраган. Аларны сәясәтчегә бүләк иткәннәр. Жириновский белдерүенчә, аюларга 2 яшь тулу белән, ул аларны циркка тапшырган.

Кире күчергәБасып чыгарырга