Кызыл таң » Җәмгыять » 16-05-2018: Воронежга ... черкиләр һөҗүм итә

Воронежга ... черкиләр һөҗүм итә

Воронежга ... черкиләр һөҗүм итәВоронеж өлкәсенең Павлов районы кешеләре кинәт башланган черкиләр һөҗүменә зарлана. Социаль челтәрләрдә әледән-әле бөҗәкләр гаскәрләренең фотолары, видеолары пәйда була. Белгечләр бу хәлне һава торышы шартлары белән аңлата: яз карлы булды, су күп килде.

Канэчкеч бөҗәкләрнең үрчүенә һава торышы уңай йогынты ясаган, өстәвенә, елгалар ярларына кайтканнан соң да тирә-якта вакытлы сулыклар барлыкка килгән.

Су басу сәбәпле, черкиләр белән көрәш өчен барлык җирдә дә чаралар кулланып булмаган.

Халык сүзләре буенча, соңгы тапкыр мондый хәл 2013 елда күзәтелгән.

Кире күчергәБасып чыгарырга