Кызыл таң » Җәмгыять » 16-05-2018: “Чәйнәп йөрүче кешеләрне туктатырга кирәк!”

“Чәйнәп йөрүче кешеләрне туктатырга кирәк!”

“Чәйнәп йөрүче кешеләрне туктатырга кирәк!”Венеция мэры Луиджи Бруньяро урамда азык сату урыннарын ачуны туктатырга боерган. Бу карар туристлар арасында бик популяр булган Мурано һәм Бурано утрауларына да кагыла. Хәзер тиз туклану урыннары хуҗалары палаткалары янында чүп савытлары куярга, бәдрәф булдырырга һәм тәрбиясез туристлар артыннан җыештырырга тиеш була.

Бу карарлар Венециянең акрын гына Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы булудан зур стихияле пикникка әйләнә баруын күрүдән туган.

Туристлар барысы да диярлек урамда төрле фастфуд сатып алып ашап йөри. Туктаусыз чәйнәп йөрүче кешеләр шәһәрнең матурлыгын боза, дип саный мэр.

Өстәвенә, төп мәйданнар, күперләр, соборлар чүп белән тула. Ә инде туристларның күгәрченнәрне һәм акчарлакларны даими ашатып торуын да искә алсаң...

Кире күчергәБасып чыгарырга