Кызыл таң » Җәмгыять » 20-04-2017: Бездә уртача гомер озынлыгы - 71 яшь!

Бездә уртача гомер озынлыгы - 71 яшь!

Бездә уртача гомер озынлыгы - 71 яшь!Һәр төбәкнең киләчәге демография хәленә дә тыгыз бәйле. Ни дисәң дә, эшләргә кеше калмаса, икътисадны үстерү, яңа предприятиеләр төзү дә нәтиҗә бирмәячәк. Республикада былтыр демографик хәлне яхшырту буенча кайбер казанышларга ирешелгән.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов әйтеп үткәнчә, былтыр Башкортстанда демографик сәясәт үлем очракларын киметеп, туымны, гомер озынлыгын арттырып, миграцион агымны киметүгә юнәлтелгән.
Һәр юнәлештә казанышларга ирешелгән. Тәгаен нәтиҗәләргә килгәндә, республикада гомер озынлыгы, бер елга артып, 71 яшь тәшкил итә. Ел йомгакларына ярашлы, төбәктә халык саны да арткан. Шул ук вакытта, үлүчеләр саны кимегән. Бу күрсәткеч буенча без илдә 12нче урынга күтәрелгәнбез.

Кире күчергәБасып чыгарырга