Кызыл таң » Җәмгыять » 18-05-2017: Кырым безгә ерак түгел!

Кырым безгә ерак түгел!

Кырым безгә ерак түгел!18-19 майда Башкортстанга эш сәфәре бе­лән Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов җитәкчелегендә төбәкнең рәсми һәм эшлекле даирәләре делега­циясе киләчәк. Аның составына рес­пуб­лика Хөкүмәте әгъза­лары һәм Башкорт­стан белән хезмәттәшлек итәргә теләүче предприятиеләре җитәкчеләре керә.

Программада Башкортстан Баш­лыгы Рөстәм Хәмитовның Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашуы, эшлекле даирә вәкилләре сөйләшүләре, респуб­ликаларның экспорт һәм инвестиция куәтләре белән таныштыру каралган.
Сәфәр барышында Башкортстан Хөкүмәте белән Кырым Республикасының Министрлар Советы арасында 2017-19 елларга сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планына, шулай ук, үзара финанс, мәдәни һәм инвестиция хезмәттәшлеге өлкәләрендә ведомствоара килешүләргә кул кую планлаштырыла.
Моннан тыш, программага сәнәгать предприятиеләрен, югары уку йортларын, социаль һәм мәдәни объектларны карау кертелгән. Сәфәр “Башкортостан” дәүләт концерт залында ике төбәкнең иҗади коллективларының берлектәге концерты белән тәмамланачак.

Кире күчергәБасып чыгарырга