Кызыл таң » Җәмгыять » 19-05-2017: Хәмер эчүне кинолардан да алырлармы?

Хәмер эчүне кинолардан да алырлармы?

Хәмер эчүне кинолардан да алырлармы?Илкүләм алкоголь сәясәтен булдыру үзәге (ЦРНАП) Русия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка телевидениедә 6дан 23 сәгатькә кадәр хәмер күрсәтүне тыю турындагы закон проекты юллаган.

Телевидениедә спиртлы эчемлекләрне күрсәтү - сәламәт булмаган тормыш рәвеше алып баруның яшерен рекламасы, дип белдерә алар.
Закон проектында “Мәгълүмат чаралары турында”гы мәддәгә өстәмәләр кертү тәкъдим ителә. Мәсәлән, документаль һәм нәфис фильмнарда, шулай ук урындагы вакыт белән сәгать 6дан 23кадәр теле-, видео - һәм кинопрограммаларда хәмер эчү күренешләре кергән өлешләрне төшереп калдыру сорала.
Хәзерге вакытта Русиядә телевидениедә һәм Интернетта алкоголь рекламасы тыелган.

Кире күчергәБасып чыгарырга