Кызыл таң » Җәмгыять » 15-07-2017: Сәламәт тормыш яклы!

Сәламәт тормыш яклы!

Сәламәт  тормыш яклы!Тәтешле районы яшьләре шулай ди.

27 июнь Русиядәə Яшьләр көне буларак билгеләп үтелде. Безнең Тәтешле районы яшьләре дә әлеге датадан читтәə калмады. Яшьләр көнен без Халыкара наркоманиягәə каршы көрәш көненәə багышлап үткәрдек. Чөнки чәчәк атып торган яшьлек белән үлем чәчкән бу яман чир — капма-каршы төшенчәләр.


Бу көнне “Планета СПОРТ” физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә спорт ярышлары үтте, анда яшь спортчылар гына түгел, спорт ветераннары да катнашты.
Бәйрәм чаралары биләмәара мәдәни ял итү үзәге каршында дәвам итте. Иң чагу вакыйга буяулар фестивале булгандыр. Алар тәннән һәм киемнән җиңел юыла торган хәвефсез компонентлардан тора иде. Бәйрәм дәвамында төрле төскә манчылган балалар­ның уйнап, йөгереп йөрүе үзе бер соклангыч тамаша булды. Яшьләр сәясәте һәм спорт өл­кә­сендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшылар бу көнне республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм ГТОның алтын билгеләре белән бүләкләнде.
Шулай ук ЗАГС бүлеге һәм “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе яшь гаилә — Юлия һәм Ильяс Туктаровларны, шулай ук Шабановлар гаиләсендә шушы көннәрдә туган сабыйны тәбрикләде.
Яшь артистлар һәм Лариса Гаялова оештырган дәртле уеннар кунакларга яхшы кәеф бүләк итте.
Чагу мизгелләрнең берсе итеп рәсемнәр конкурсын да атап үтәргә кирәк. Наркоманиягә каршы көрәшкә багышланган сурәтләрендә егет һәм кызлар бу яман афәткә үз карашын чагылдырды.
Бәйрәм быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары флешмобы, дискотека һәм, әлбәттә, чагу фейерверк белән тәмамланды.
Менә шундый алар — Тәтешле яшьләре. Без спортны, күңелле уеннарны, җыр-биюне, гаиләне яратабыз һәм өстен куябыз. Ә наркомания кебек яман чирләргә, гадәтләргә безнең арада урын юк.
Эльза ВӘЛИЕВА,
яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы.

Кире күчергәБасып чыгарырга