Кызыл таң » Җәмгыять » 15-07-2017: Үзәктә – Алданган дольщиклар мәсьәләсе

Үзәктә – Алданган дольщиклар мәсьәләсе

Үзәктә – Алданган дольщиклар мәсьәләсеХөкүмәт йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәктә хокукый тәртипне тәэмин итү буенча даими нигездә эшләүче Координацион советның киңәйтелгән утырышын үткәрде. Ул алданган дольщикларны яклау һәм аларның хокукларын тергезү буенча кабул ителүче чараларга багышланды.

Анда Хөкүмәт әгъзалары, әлеге юнәлеш буенча эшләүче министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, хокук саклау органнары, муниципалитет башлыклары һәм йорт төзүче компанияләр вәкилләре катнашты.
– Мәгълүм булуынча, алданган дольщиклар мәсьәләсе биш ел элек хәл ителгән иде, – диде Рөстәм Хәмитов. – Зыян күргән өч меңнән артык гражданга ярдәм иттек. Кызганычка каршы, бүген дә бу хәл кабатлана. Халык власть, хокук саклау органнарыннан анык гамәлләр көтә.
Республика җитәкчесе билгеләвенчә, барлык төбәк башлыкларына да Русия Президенты Владимир Путинның намуссыз төзүче компанияләрдән зыян күргән гражданнар проблемаларын хәл итү буенча план-графикны гамәлгә ашыруны тәэмин итү, 1 октябрьгә кадәр квартал саен башкарылган эш турында отчет тапшыру бурычы куелды.
– Бүген бездә проблемалы 29 объект бар, – диде Рөстәм Хәмитов. – Аларның һәркайсын җентекле тикшерергә, план-графигын булдырырга кирәк.
Төбәк җитәкчесе Башкортстанның Төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисенә атнасына ике тапкыр проблемалы объектлардагы хәл турында мәгълүмат тапшыруны, Хөкүмәткә һәм муниципалитетларга алданган дольщиклар мәсьәләсен хәл итүгә системалы контроль булдыруны йөкләтте.

Кире күчергәБасып чыгарырга