Кызыл таң » Җәмгыять » 15-07-2017: Тырыш хезмәт хөрмәтле

Тырыш хезмәт хөрмәтле

Бүләкләнүчеләр Вәзилә Сәетгәрәева, Рамил Хәсәнов, Эльвира Халикова.Бүләкләнүчеләр Вәзилә Сәетгәрәева, Рамил Хәсәнов, Эльвира Халикова.Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов бер төркем хезмәт алдынгыларына Русиянең һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Сәнәгать, транспорт, сәнгать, авыл хуҗалыгы, кунакханә индустриясе, дәүләт хезмәте, мәгариф һәм башка өлкәләрдәге 54 хезмәткәр орденнар, югары исемнәр, Мактау грамоталарына лаек булды.

– Республика үсеш юлында, – диде Башкортстан Башлыгы. – Бу сәнәгать җитештерүенең артуына, инвестицияләр, керемнәрнең артуына бәйле. Әлеге шартларда алдынгылар тәҗрибәсе хезмәт коллективларын ничек туплау, барлык юнәлешләр буенча да әһәмиятле уңышларга ирешү үрнәген күрсәтә. Республика файдасына фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!

Кире күчергәБасып чыгарырга