Кызыл таң » Җәмгыять » 10-08-2017: Их, тотып, кулларын төяргә!

Их, тотып, кулларын төяргә!

Башкаланың Иван Якутов исемендәге паркында кемдер скульптураларга зыян сала.
Их, тотып, кулларын төяргә!


Шәһәрнең иң борынгы паркларының берсендә "Китап укучы кыз" сыны 1950 елларда урнаштырылган иде. Вакыт үтү белән ул таушалгач, сынны алып куйган иделәр. Берничә көн элек бу арт-объект паркның үзәк аллеясендә кабаттан барлыкка килде. Әмма кемнеңдер кулы кычыткан - сынга зыян салганнар. Әгәр бу кеше табылса, аңа 40 мең сум күләмендә штраф салыначак, яки ул башка административ җәза алачак. Ә мин аның кулларын төяр идем. Шунысы ачык: нормаль психикалы кеше эше түгел инде бу...

Кире күчергәБасып чыгарырга