Кызыл таң » Җәмгыять » 11-08-2017: Аферист-газчылардан сак булыгыз!

Аферист-газчылардан сак булыгыз!

Аферист-газчылардан сак булыгыз!85 яшьлек әбекәйдән 200 мең сум акча урлауда гаепләнүче өч ир тотылган, дип хәбәр итә республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Газ хезмәте хезмәткәрләре дип таныштыручы ирләр плитәне тикшерәбез дип фатирга керә. Шуларның берсе газ плитәсен караучы ролен үтәсә, икенчесе пенсионерны сөйләндереп торган арада, өченчесе әбекәйнең акчасын урлый.

Эзләү оешмалары мәгълүматлары буенча, болар 25-28 яшьлек ир-егетләр, икесенең элек хөкем ителгәнлеге ачыклана.

Аферист-газчыларның, моннан тыш, тагын шундый дүрт эштә катнашканлыгы ачыклана. Аларга карата җинаять эше кузгатылган.

Республика Эчке эшләр министрлыгы таныш булмаган, шикле кешеләргә ишек ачмаска, алар турында тиешле оешмалардан белешмә алырга, сак булырга чакыра.

Кире күчергәБасып чыгарырга