Кызыл таң » Җәмгыять » 11-08-2017: Зиратта - фотосессия...

Зиратта - фотосессия...

Зиратта - фотосессия...Самара өлкәсенең Черкассы районындагы Садгород Кинель авылында үсмерләр кабер ташлары янында төрлечә кыланып фотога төшкән...

13-14 яшьлек ике кыз һәм 18 яшьлек егет зиратта фотосессия оештыра. Аларның кабер ташларына ятып, чукынып һәм тагын әллә ниләр кыланып төшкән фотолары интернет челтәренә килеп "эләгә" һәм зур шау-шу башлана.

Егет үзе кыргый гамәлләрен бәхәс нәтиҗәсендә килеп чыкты дип аңлаткан һәм социаль челтәрләр аша гафу үтенгән.

Фотолардан якыннарының каберләрен танучыларны бу вакыйга аеруча тетрәндерсә дә, алар полициягә мөрәҗәгать итмәскә булганнар.

Кире күчергәБасып чыгарырга