Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Авыл мәктәбе яңалыкка әзерме?

Авыл мәктәбе яңалыкка әзерме? Күптән түгел Уфада узган “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру: этномәдәни һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алып идарә итү аспекты” Бөтенрусия семинар-киңәшмәсендә тәрбия бирү стандартлары төп темаларның берсе булып, һәр эксперт мәйданчыкта бу мөһим мәсьәлә каралды. Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының Яшьләрне һәм балаларны тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Игорь Михеев белдерүенчә, тәрбия бирүне тормышка ашыру буенча барлык үзенчәлекләрне исәпкә алып, һәр төбәк үз программасын булдырачак.

Бу уңайдан, семинарда төбәк тәҗрибәсе белән таныштыру башкаланың алдынгы уку йортларында да үтте. Уфаның 39нчы гимназиясендәге фикер алышу “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен тормышка ашыруда тәрбия сыйфатлы белем бирүнең аерылмас өлеше” темасына багышланды. Биредә милли авыл мәктәбендә тәрбия эшләрен оештыру тәҗрибәсе белән Салават районының Лагыр мәктәбе директоры Ринат Ситдыйков уртаклашты. Әлбәттә, шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә

10.11.2016 (№ 129 (24983)): Мәгариф

Мәгълүмат күп, әмма аралашуга мохтаҗбыз

Мәгълүмат күп, әмма  аралашуга мохтаҗбыз Стәрлетамакта укытучыларның өч көн дәвамында барган шәһәр форумында 3 меңгә якын кеше катнашты.

22-24 августта Стәрлетамакта “Мәгариф муниципаль системасының актуаль проблемалары: фән, практика, үсеш перспективалары” дигән шәһәр мәгариф форумы үтте. Аны үткәрү максатларының берсен Стәрлетамак шәһәре хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Ольга Шитикова болай дип билгеләде: “Бүген мәгълүмат шулкадәр күп, ә менә җанлы аралашуга мохтаҗлык бар. Укытучыларның квалификациясен күтәрүдә мондый чараларның әһәмияте зур: педагоглар җыела, алдынгы тәҗрибә белән таныша, үз тәҗрибәсен бүтәннәр белән уртаклаша. Алар, элек даими үткәрелеп килсә дә, соңгы елларда тукталып калган иде. Быелгы форумны Стәрлетамак шәһәренең 250 еллык юбилеена багышладык”.

27.08.2016 (№ 99 (24953)): Мәгариф

Шартлар — уңай, таләп катгый булачак!

Шартлар — уңай,  таләп катгый булачак! Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов мәгариф тармагын яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгару буенча җитди бурычлар билгеләде.

Узган атна республикада, тәү чиратта, мәгариф атнасы буларак билгеләнде. 8-12 августта, беренче тапкыр биш көн дәвамында Башкортстанның мәгариф хезмәткәрләре Уфада тармакны үстерү, укыту сыйфатын һәм нәтиҗәлелекне арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аерым алганда, әлеге юнәлешләрдә алдынгы тәҗрибә тупланган башкаланың тәгаен мәгариф учреждениеләрендә 8 августта — “Гомуми белем бирү”, 9 августта — “Тәрбия эше һәм инклюзив белем бирү”, 10 августта — “Өстәмә һәм мәктәпкәчә белем бирү” мәсьәләләре тикшерелде. 11 августта 2015-16 уку елы йомгаклары буенча мәгариф идарәләре начальниклары катнашлыгында киңәшмә үтте. 12 августта исә Конгресс-холлда “Мәгариф системасы — шәхеснең социальләшү үзәге” дигән темага пленар утырыш булды.

16.08.2016 (№ 94 (24948)): Мәгариф









Новости русской версии сайта

Яңа номер

21 (25025)

от 21 февраля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»
Gos-advokat - Мошенничество в Москве