Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Максатларга кыю атлагыз, унберенчеләр!

07.06: Максатларга кыю атлагыз, унберенчеләр!

Максатларга кыю  атлагыз, унберенчеләр!Республикада 20 меңнән артык БДИ тапшы­ручыларның 18396сы — быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Былтыр унберенчеләр 306 кешегә күбрәк булган. Бу хакта мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иткән иде.

Быел республиканың барлык имтихан тапшыру пунктлары да техноло­гияләштерелгән. БДИ барган барлык аудиторияләрдә дә икешәр камера һәм контроль-үлчәү материалларын чыгарып алу өчен принтерлар урнаштырылган. Контроль-үлчәү материаллары пунктка дискта китерелә, имтихан башланыр алдыннан гына махсус электрон-цифрлы код ярдәмендә ачыла. Имтихан эшләре шул ук көнне пунктта сканер аша чыгарыла һәм аерым сакланылучы канал буенча төбәкнең мәгълүмат эш­кәртү үзәгенә җибәрелә.
— Техник тоткарлыклар булмаска тиеш. Имтиханда катнашучы барлык хезмәт­кәрләр дә әзерлек үтте. Җиһазлар тикшерелгән, — диде министр.
Башкортстанның Мәга­риф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек идарәсе җитәк­чесе Айбулат Хаҗин белде­рүенчә, БДИ пункт­ларында мәгълүмати хә­вефсезлек чараларын кө­чәйтүгә быел да зур игътибар бүленә. Видео­күзәтү системасы 1430 ауди­то­риягә куелган. Моның өчен республика бюджетыннан 32 миллион сум акча бүлен­гән. Җитәкче ассызыклавынча, туры трансляция аккредитация үткән күзәтүчеләр-гә имтихан барышын онлайн режимында күзәтү һәм тәр­тип бозуларны оператив рәвештә кисәтү мөмкинлеге бирә.
Яңа таләпләр буенча, видеоязмалар киләсе ел­ның 1 мартына кадәр сакланырга тиеш. Бу датага кадәр видеоязма материаллары Мә­гариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек идарә­се һәм Русия Федерациясе субъект­­­ларының башкарма власть органнары тарафыннан имтихан вакытында тәртип бозуларны ачыклау максатында кулланыла ала. Тәртип бозу очрагы ачыкланса, Дәүләт имтиханы комиссиясе рәисе шул фән буенча нәтиҗә­ләрне юкка чыгару турында карар кабул итә.
Быел БДИның төп этабы 28 майда ук башланды. Унберенчеләр география һәм информатика фәннә­реннән сынау тотты. Республикада 4 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы беренчеләрдән булып чирканчык алды. Русиянең Фән һәм мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов белән күптән түгел үткән видеоэ­лемтә барышында мәгариф министры Гөлназ Шәфый­кова республикада информатика һәм география буенча тәүге имтиханнарның кимчелек-ләрсез үтүен белдерде.
— Төбәктә җәмәгать­че­лек күзәтүчеләре һәм ике федераль инспектор эшли. Дүрт ситуация-мәгълүмат үзәгендә, узган елдагы бе-лән чагыштырганда, компьютерлар саны 20дән 90га кадәр артты. Алар барысы да аудиторияләрдәге имтихан барышын трансляцияли. Беренче ике имтихан нәти-җәләре буенча онлайн-күзәтүчеләр 15 очрак билге­ләде, ләкин аларның берсе дә расланмады, — диде Гөлназ Шәфыйкова.
Контроль һәм күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Айбулат Хаҗин әлеге видеоэлемтә вакытында имтихан тапшыру пунктларына төбәк ве­дом­ствосының 30дан артык хезмәткәре чыгуын билге­ләде. БДИ барышында ида­рә хезмәткәрләрен­нән торган команда, имтихан тапшыру пунктларына чыгып, мәсьә­ләләрне оператив рә­вештә хәл итә. Тәртип бозу очрагы ачыкланса, БДИ тапшыручыга яисә җаваплы ке­шегә карата административ протокол төзелә. Узган ел-да шундый 55 очрак булган. Аларның 15е — имтихан тапшыручыларга, ә 40ы җаваплы кешеләргә карата төзелгән.
Математика буенча БДИ 2015 елда база һәм профильле дәрәҗәләргә бү­ленгән иде. Аның база дә­рәҗәсен укучылар быел 30 майда, профильле математиканы 1 июньдә тапшырды. Республикада мате-мати­каның база өле­шен 17,5 мең укучы язды. Алар өчен барлыгы 112 имтихан тапшыру пункты эшләде. Пунктларда имтихан барышын 15 — федераль, 51 — төбәк, 286 муниципаль җәмәгать күзәтү­челәре һәм, шулай ук, Мәга­риф өлкә­сендә контроль һәм күзәтчелек буенча идарәдән 29 вәкил күзәтеп торды.
Билгеле булуынча, 11­нче сыйныф укучылары ике мәҗбүри имтихан тапшырырга тиеш. Урыс теленнән һәм математиканың база дәрәҗәсеннән минималь балларны җыючылар аттестатлы булачак. 4 июньдә укучылар химия, тарих фән­нәреннән, ә 6 июньдә урыс теле буенча БДИ тапшырды. Алда аларны тагын да сынаулар көтә әле. Максатларга кыю атлагыз, унбе­ренчеләр!

9, 13 июнь – инлиз, немец, француз, испан телләре ( “Сөйләм” бүлеге),
14 июнь – җәмгыять белеме,
18 июнь – биология, инглиз, немец, француз, испан телләре (“Сөйләм” бүлегеннән тыш),
20 июнь – физика, әдәбият.
Резерв көннәр:
22 июнь – информатика, география,
25 июнь – математика (база һәм профильле),
26 июнь – урыс теле,
27 июнь – химия, биология, тарих, инглиз, немец, француз, испан телләре,
28 июнь – физика, җәмгыять белеме, әдәбият,
29 июнь – инглиз, немец, француз, испан телләре (“Сөйләм” бүлеге),
2 июль – барлык фәннәр.


Зөлфия Фәтхетдинова.





Басып чыгарырга



Ялган диплом белән белем биргән
Сегодня, 12:02 :: Мәгариф
Ялган диплом белән белем биргән
Башкортстанга яшь экологлар җыела
Сегодня, 11:29 :: Мәгариф
Башкортстанга яшь экологлар җыела
Йолдызлар янына, биеккә!
14-06-2018 :: Мәгариф
Йолдызлар янына, биеккә!
11 укучыда — 100 балл!
13-06-2018 :: Мәгариф
11 укучыда — 100 балл!
Якташыбыз – җиңүче!
10-06-2018 :: Мәгариф
Якташыбыз – җиңүче!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»