Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ә китапларга урын юк...

27.05: Ә китапларга урын юк...

Ә китапларга урын юк...Кая карама кибетләр ачыла, тик аларда рухи азык санга сугылмый.

Соңгы ун елда шәһәрләр генә түгел, район үзәкләре дә танымаслык булып үзгәрде. Һәркайда кибетләр, кафелар, рестораннар, банклар ачылды. Болар халыкның яшәү дәрәҗәсен күрсәтәдер, дип уйлыйм. Сатып алучысы булмаса, кибетләр ябылыр иде, ә алар артканнан-арта.


Чит төбәккә барып төшкәч, мин үзем иң тәүдә китап кибете белән кызыксынам. Бу балачактан калган гадәттер, күрәсең. Мин туып-үскән авылда бердәнбер азык-төлек кибете генә булганлыктан, Яңавыл, Нефтекама, Чернушка, Пермь, Уфа кебек зур шәһәрләргә бару бәхете эләксә, беренче чиратта сумка тутырып китап сатып ала идек. Китап кибете булмаган бер генә район үзәге дә юк иде ул вакытларда, ә шәһәрләрне инде сөйләп торасы да түгел. Хәзер исә хәлләр бөтенләй башкача.
Үзем белгәннәрен генә санап китәм: Аскын, Балтач, Тәтешле, Краснокама, Калтасы, Борай, Илеш, Бакалы, Бүздәк, Кырмыскалы, Мишкә, Кушна­ренко район үзәкләрендә (авылларны телгә алып та тормыйм!), Агыйдел, Дүртөйле шәһәр­ләрендә бер генә махсус китап кибете дә юк. Узган елда Нефтекама шәһәрендә бердән­бер китап кибете ябылды. Биредә укучылар өчен сатылган мәктәп әсбапларын түгел, ә әдәби китапларны күз уңында тотуым. “Всё для школы”, “Офис-класс”, “Канцтовары” кибет­ләрендә ярый әле кечкенәләр өчен шигырь, әкият китаплары са­тыла. Ләкин аларның да ассортименты мактанырлык түгел. Мондый кибетләр, нигездә, дәреслекләр һәм мәктәп кирәк-яраклары сатуга тәгаенләнгән. Ә менә әдәби китаплар сатылучы махсус кибетләр тарихта торып калды.
Чакмагышта китап кибете бетсә дә, “Универмаг” бинасында мәктәп әсбаплары белән бергә әдәби китаплар да сатыла. Сайлап алу мөмкинлеге ул кадәр киң түгел, әлбәттә. Шулай ук Яңавылда уку әсбаплары белән сәүдә итүче кибеттә әдәби китаплар да сыйган. Әмма болар инде әллә кайдан “Китаплар” дигән язуы чакырып торган элекке махсус кибетләр түгел. Сатучылардан сорасаң, китапка хәзер ихтыяҗ юк бит, үтемле товар түгел, диләр. Кызганыч...
Башкалар ничектер, әмма 136 мең кеше яшәүче Нефтекамада озак еллар эшләгән китап кибете ябылуын мин бик авыр кичердем. Аның ябылуы китап уку, китапка сөю дигән зур бер төшенчәнең юкка чыгуы кебек тоелды. Җәмгыятьтә, сәүдә киштәләрендә Достоевский, Лермонтов, Пушкин, Цветаева, М. Кәрим, Әпсәләмов, Айтматов, Дюма, Экзюперига урын кал­мавы күңелне кыра. Шөкер, әлегә китапханәләр бар һәм алар һәр җирдә бик яхшы эшли. Әмма адым саен ачылган кибет­ләр арасында китап кибетләрен дә күрәсе килә.
Элек безнең ил иң күп китап укучы буларак танылу алган иде. Хәзер исә, бу урыннан шактый түбән тәгәрәдек, кырыгынчы урынга төштек. Статис­тика күрсәтүенчә, урта белем алган укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләүче шкала буенча безнең ил Чили белән бер рәттә тора, бөтенләй китап укымаучыларның саны соңгы егерме елда 50 процентка җиткән. Әлбәттә, моны күпләр­нең гадәти китаплардан баш тартып, Интернет аша, электрон китаплар укый башлавына сылтарга булыр иде. Әмма шул ук статистика Интернет кул­ланучыларның 83 процентының китаплар укымавын күрсәтә. Моннан тыш, Интернеттан алган әдәбиятның сыйфатына карата да сорау туа. Элек китаплардан тыш, миллионлаган тиражлар белән басылучы гәзит-журналлар да бар иде, аларны һәр гаиләдә күпләп алдыралар иде. Гәзит алдырмаган гаилә бөтенләй булмагандыр.
Хәзер күпләр, аеруча яшь буын, вакыт җитмәүгә, мәктәп программаларының катлаулы булуына зарлана. Укудан тыш, берәр түгәрәккә дә йөрсәң, дәрес әзерләргә вакыт чак җитә, диләр. Икенчеләр китапларның бик кыйммәт булуын сәбәп итеп куя. Бу сүзләрнең барысында да хак­лык бардыр. Әмма яшь буын­ның китап укымавы, өлкән­нәр­нең дә укудан читләшүе күңелне кыра. Шунысы да уйландыра: мин югарыда телгә алып киткән хәтсез район һәм шәһәрләрдә китап кибетләре булмау халык­ның укымавы нәтиҗә­семе? Әллә, киресенчә, халыкның китап укымавы китап кибетләре булмавыннанмы? Сез, хөрмәтле укучылар, ничек уйлыйсыз?


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Узган елгы июнь кабатланмасын
Сегодня, 00:00 :: Мәгариф
Узган елгы июнь кабатланмасын
Яшьлеккә кайткандай булдык
Сегодня, 00:00 :: Мәгариф
Яшьлеккә кайткандай булдык
35 укучыда — 100 балл!
Вчера, 10:30 :: Мәгариф
35 укучыда — 100 балл!
Тукмап укыту тыела!
19-06-2017 :: Мәгариф
Тукмап укыту тыела!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

72 (25076)

от 22 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»