Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Безгә – терәк, укучыларга үрнәк ул

30.05: Безгә – терәк, укучыларга үрнәк ул

Безгә – терәк, укучыларга  үрнәк улУфа шәһәре 84нче татар гимназиясенең математика укытучысы Фатыйма Имаева һөнәренә 30 елдан артык тугры.

Һәрвакыт ачык йөзле, якты күңелле гүзәл затның утыз елдан артык хезмәт стажы барлыгына ышанырлык та түгел. Аның һаман да көч-кодрәте, энергиясе ташып тора. Аскын кызы Фатыйма Имаеваның күңеленә бу һөнәргә сөю тойгысы башлангыч сыйныфларда белем алганда ук салына. Хыялына тугры калып, кыз урта мәктәптән соң Бөре дәүләт педагогия институтына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, районда эшли, соңрак Уфага күчә. Бүген Фатыйма Фазылбәк кызы – 84нче татар гимназиясенең югары категорияле математика укытучысы.


Иҗади эшләүче педагог предметны һәм аны өйрәтү алымнарын, балаларның психологиясен яхшы белүе белән ихтирам казана. Укытучының дәресләре төгәллеге, гыйльми-гамәли дәрәҗә­се, күргәзмә мәгълүматка бай булуы белән аерылып тора. Фатыйма Фазылбәк кызы, белем бирү һәм тәрбия өлкәсендә электән килгән алымнарны файдаланудан тыш, балалар күңеленә заманча “ачкычларны” да ярата белә.
— Дәрестә чебен очкан тавыш та ишетелү — яхшы дәрес билгесе түгел, — ди коллегам, фикерләре белән уртаклашып. — Бала дәрестә шым гына утырмаса, киресенчә, актив булса, фикерләре белән уртаклашса яхшырак. Шул чакта укучының теманы аңлаганын, аны нинди мәсьә­ләләр борчыганын ачык белергә мөмкин.
Фатыйма Фазылбәк кызының укучылары төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда даими уңышка ирешә, гыйльми-гамәли конференция­ләрдә алдынгы урыннар яулый. Уфа шәһәре Октябрь районының математика укытучыла­рының методик берләшмә җитәкчесе буларак, Фатыйма Имаева яшь педагогларга һәрьяклап ярдәм күрсәтә, сыйныфтан тыш чаралар, “осталык дәресләре” үткәрә. Олимпиада, имтихан эшләрен тикшерү комис­сияләренең дә әгъзасы ул.
Фатыйма Фазылбәк кызы — мәктәптә иң яхшы сыйныф җитәкчеләренең берсе. Яшь буынны берләштерүгә, сәләтләрен үстерүгә ул күп көч сала. Укучылары мәктәп тәмамлагач та остазлары янына килеп йөрүе, хәл белүе, киңәшләр соравы шул хакта сөйли. Без, бердәм коллектив, арабызда шундый педагог эшләвенә чиксез шатбыз.

Мәвзилә ҮТӘЕВА,
84нче татар гимназиясенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



БДИ кайчан бетәчәк?
Вчера, 00:00 :: Мәгариф
БДИ кайчан бетәчәк?
Иң матур тел – туган тел
25-05-2017 :: Мәгариф
Иң матур тел – туган тел
Сәләтлеләр – “Сәләт”тә
23-05-2017 :: Мәгариф
Сәләтлеләр – “Сәләт”тә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»