Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Ата-аналар! Cез «чын бриллиант кашлар» тәрбияләргә әзерме?

05.07: Ата-аналар! Cез «чын бриллиант кашлар» тәрбияләргә әзерме?

Ата-аналар! Cез «чын бриллиант кашлар» тәрбияләргә әзерме?Сәлам «Кызыл таң»чыларга!
Исәнмесез, саумысыз,
«Кызыл таң»га хатлар килгән,
Тизрәк чыгып алыгыз!
Сезгә хат языйм әле дип,
Кулыма алдым каләм.
«Кызыл таң» журналистларына
Уңышлар теләп калам!


Туган телләрне ата-аналар рөхсәте белән генә укыту сәясәте башлангач, «Кызыл таң» гәзитендә дә татар теленең язмышы турында мәкаләләр күренгәли башлады. Юлия Төхбәтуллинаның «Татар гимназиясе ышанычлы кулларда» дигән мәкаләсен укыгач, миндә шундый сораулар туды:
- Татар гимназияләре Уфада ничәү икән?
-Ул гимназияләрдә татар теле атнага ничә сәгать укытыла?

Татар гимназиясенең Әнфисә Галимҗанова кебек сәләтле кешеләр кулында булуы куанычлы хәл, әлбәттә. Туган телләрне саклау һәм өйрәнүне кануни рәвештә җайга салуны югарыда утыручы түрәләр дә кайгыртса, тагы да яхшырак булыр иде. Менә мәсәлән, минем Уфадагы оныкларымны башлангыч, урта мәктәпләрдә атнасына бер сәгатьтә татарча укытмыйлар.

Кайберәүләр, татар теле гаиләдә сакланырга тиеш, диләр. Алай гына телебезне саклап булыр микән? Мәктәптә укыту бетсә, тел төрле диалектларга таркалып, бозылып бетмәсме? Хәзер шәһәрдәге татар балалары өйләрендә ана телендә сөйләшсә дә, урамда русча сөйләшәләр.
Шушы хакта татарның тел белгечләре ни уйлый икән? Алар үзләренең уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен «Кызыл таң» укучыларына да җиткерсә бик рәхмәтле булыр идек.

Яхъя Йосыпов,
Бүздәк районы, Картамак авылы.

Хөрмәтле Яхъя абзый! Без Сезнең Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясе директорына карата әйтелгән җылы сүзләрегезне, шулай ук башкалада яшәүче оныкларыгызның татар телен өйрәнмәүләре өчен борчылуыгызны да Әнфисә Фәрит кызы Галимҗанованың үзенә җиткердек. Ул да Сезгә, гәзитне укып баруыгыз һәм мәгариф мәсьәләләре белән кызыксынуыгыз өчен зур рәхмәтләрен әйтергә кушты.
Оныкларыгыз файдасына түбәндәгеләрне сөйләде:

Ата-аналар! Cез «чын бриллиант кашлар» тәрбияләргә әзерме?- Әгәр дә оныкларыгыз мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнсен дисәгез, аларның әти-әниләре, димәк, Сезнең балалар, алар укыган мәктәп дирекциясенә татар теле һәм әдәбиятын туган тел буларак укытуны сорап гариза язырга тиеш. Теләк белдергән җиде бала җыелса, сыйныф оештырыла һәм туган тел өйрәнелә. Әгәр дә алай килеп чыкмаса, Уфада 65нче һәм 84нче татар гимназияләре җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Безнең 65нче гимназия Сезнең оныкларны укытырга алырга әзер. Шулай ук Уфада берничә якшәмбе татар мәктәпбе дә бар. Ата-аналарның теләге булганда, Уфада туган тел буларак татар телен өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Әнфисә Фәрит кызына өстәп шуны да әйтергә кирәк, Федераль дәүләт стандартларына ярашлы, туган телләр мәктәптә атнасына өч сәгать укытылырга тиеш.

Соравыгызның икенче өлешенә килгәндә, бу хактагы фикерләре белән уртаклашыр өчен сүзне М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Сәхиятулла улы Насыйповка бирәбез:

Ата-аналар! Cез «чын бриллиант кашлар» тәрбияләргә әзерме?

-Туган телгә, үз халкыңа, милләтеңә мөнәсәбәт гаиләдән башлана. Бала туу белән ана телен үз әти-әнисеннән ишетә, шул телдә аңы формалаша. Милли гореф-гадәтләр, әхлаки сыйфатлар белән дә гаиләдә таныша. Әгәр дә гаиләдә ана теленә ихтирам, хөрмәт юк икән – үз милләтенә дә баланың шундый ук мөнәсәбәт дигән сүз. Мәктәп ул бары тик шул булган уңай мөнәсәбәтне төрлечә ныгыта, үстерә, ана теленең, милли әдәбиятның, мәдәниятның нечкәлекләренә төшендерә. Бүгенге килеп туган хәлне төптәнрәк уйлагыз әле, хөкүмәт ата-аналар ризалыгы белән туган телләрне берсүзсез өйрәтәбез ди, ә ата-аналар бердәм булып, туган тел буларак татар телен өйрәнүгә ризалыгын биреп бармый. Шәһәр шартларында тәрбияләнеп үскән ата-аналар үзләренең татар милли мохитеннән, халкыбыз гореф-гадәтләреннән, телебездән, милләтебездән аерылу аянычын аңлап, үз балаларын да шундый фаҗигагә этәрмәсеннәр иде. Балаларын татар сыйныфларында укытып, бөек Габдулла Тукайча әйткәндә, милләтнең «бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары» итсеннәр иде. Менә шуның өчен дә туган телгә, милләтеңә булган уңай карашны гаиләдә тәрбияләргә кирәк.





Басып чыгарырга



Абитуриентлар нәрсә белергә тиеш?
Сегодня, 10:04 :: Мәгариф
Абитуриентлар нәрсә белергә тиеш?
100 балл җыючыга-100 мең сум!
13-07-2018 :: Мәгариф
100 балл җыючыга-100 мең сум!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»