Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Һөнәрне дөрес сайла!

31.03: Һөнәрне дөрес сайла!

Һөнәрне дөрес сайла!Бүген хезмәт базарында пешекчеләр, штукатурлар, эретеп ябыштыручылар, бетончылар, монтажчылар кирәк.

Һөнәр сайлау — кеше тормышындагы иң җаваплы адымнарның берсе. Һөнәрне дөрес сайлаганда гына тормышта үз урыныңны табарга мөмкин. Бу эшнең авырлыгын мәктәп укучылары югары сыйныфларга җиткәндә аңлый башлый. БДИ тапшыру өчен өстәмә имтиханнар сайлаганда укучы алдында беренче тапкыр: “Кайсы уку йортына барырга? Нинди һөнәр алырга?” — дигән җитди сораулар туа. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында кем булырга теләвен төгәл белмичә, дусты белән бер үк уку йортына керергә уйлаучылар да, һөнәрне абруйлы, хезмәт хакы күп түләнә торган булган өчен яисә әти-әнисе теләге буенча сайлаучылар да бар. Ничек кенә булмасын, мәктәп тәмамлаучының нинди юнәлеш буенча китүе — үзен генә түгел, аның әти-әнисен дә “утка-суга” салган җитди мәсьәләләрнең берсе.

Баланың үзенә ошаган юнәлеш сайлый алмавының сәбәбе, мәктәп­тә укыганда ук һөнәри даи­рәгә эләгәлмичә, югалып калуындадыр, мөгаен. Төп дәү­ләт имтиханы тапшыручы 9нчы сыйныфларның, мәҗбү­ри булган урыс теле белән математикадан тыш, тагын нинди фәннәр сайларга белми аптырап йөрүе дә моңа ачык мисал. Профильле классларга бүлен­гәндә исә, фәннәр буенча юнә­леш сайлау, укучы­ларның үз­ләре өчен генә түгел, әти-әни­се өчен дә чишә алмастай мәсьәләгә әйләнә. Кайсы уку йортына барырга, нинди һөнәр сайларга белмәгән үс­мер, я бергә укыган дусларына ияреп, я әти-әнисе киңәшен тотып, киләчәген хәл итәчәк фән­нәрне тирәнтен өйрәнә башлый. Югары сыйныфка җиткәнче үк булачак һөнәрең­нең нечкәлек­лә­рен аңлап, үзеңне шуңа әзер­ләгән очракта гына ике­ләнмичә дөрес юлны сайларга мөмкин. Тик әлегә күп­ләрнең сәләте вакытында ачылмыйча кала, кемнәрдер кайбер һөнәр ияләренең ни белән шөгыль­ләнүе турында бөтенләй белми, ә кайберәү­ләр сайлаган һө­нәренең үзенә бөтенләй туры килмәвен соңрак аңлый.

Әлбәттә, хәзер укучыларга төрле һөнәрләр белән танышу мөмкинлеге бар, Интернет аша күп мәгълүмат алырга була. Шунысы кызыклы, яшьләрнең күпчелеге хезмәт базарында кирәкле һөнәрне үзләштерү өчен махсус уку йортына ке­рер­гә уйлап та карамый, абруйлы һәм акчалы белгечлек­ләр әзерләүче югары уку йортларына эләгергә тырыша. Балалар һәм үсмерләрнең күңе­ленә ошаган һөнәр турында хыя­лын исәпкә алганда, 10-15 елдан Русия халкының җитәк­че, бизнесмен һәм депутатлар­дан гына торуы да бик мөм-кин.

Соңгы елларда Русия хез­мәт базарындагы иң абруйлы һөнәрләргә игътибар итсәк, бүген яшьләрнең күңеле кая тартылуы бик ачык күренә. Мә­сәлән, юрист һөнәре соңгы 15 ел дәвамында популярлыгын югалтмый. Бу белгечлекне алырга теләүчеләр саны вузлардагы урыннарга караганда күбрәк. Әлбәттә, юрист дипломына ия булучылар абруйлы фирмага эшкә урнаша алса, зур хезмәт хакы алып эшләя­чәгенә шик юк. Тик статистика киресен күрсәтә, юрист яки адвокат белгечлеге буенча эшкә урнашучылар саны елдан-ел кими бара. “Иң күп хезмәт хакы алучы һөнәрләр” исемлегендә адвокатлар белән программистлар бер дәрәҗәдә санала. Компьютер эш урынында хуҗа булып утырганнан башлап, заманча технологияләр белән эш итү абруйлы да, кирәкле дә. Яшьләр арасында аеруча модада булган эшкә эләгергә теләүчеләр саны елдан-ел арта бара.

Модельер, менеджер, банк хезмәткәре, хисапчы, маркетолог кебек һөнәрләр дә яшь­ләр арасында абруйлы санала. Беренчедән, һәркемне югары хезмәт хакы җәлеп итсә, икен­чедән, яхшы эш шартлары, карьера үсеше кызыксындыра. Тик санап үтелгән һөнәрләрдә тәҗрибәле хезмәткәрләргә генә ихтыяҗ зур һәм югары эш хакы түләнә.

Русиядә психолог һәм реклама өлкәсендәге белгечләр дә бик кирәкле һәм популяр һөнәр санала. Тик бездә бу белгечлекләр буенча югары уку йортларына керүчеләр үзләренең кайда эшләячәген күз алдына китерә алмый.

Абруйлы һөнәрләр исемле­генә кергән табиб һөнәрен сайлаучылар саны да артканнан-арта бара. Шуңа карамастан, аларга ихтыяҗ зур, бигрәк тә район җирендә бу һөнәр ияләрен көтеп алалар, аларга барлык мөмкинлекләр ачыла.

Аналитикларның Урал федераль округы төбәкләре арасында үткәрелгән тикшерүләре буенча, соңгы вакытта күпләр­не дәүләт идарәсе өлкәсе кызыксындыра икән. Мәсәлән, Уфада барлык һөнәри өлкәләр­дә дә бер вакансиягә уртача 7,3 кеше дәгъва итсә, дәүләт хезмәте буенча 24,3 резюме туры килә. Уфалыларны, шулай ук, бухгалтер эше (бер урынга 17,3 кеше), чимал табу (16,2) һәм югары менеджмент (11,3) кызыксындыра. Студентлар һәм хезмәт юлын яңа гына баш­лаучылар арасында көн­дәш­лек зур — барлык һөнәри өлкәләр буенча да уртача күрсәткеч 15,9 тәшкил итә.

Билгеле булуынча, республика хезмәт базарында эшче һөнәрләр иң кирәклеләр рә­тен­дә һәм эш белән тәэмин итү­че­ләр дә бар. Гади генә әйт­кәндә, безгә пешекче, штукатур, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, бетончы, монтажчылар кирәк. Эшче һөнә­ренә укыту буенча да соңгы елларда зур мөмкинлекләр ачыла. Мәгариф министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, урта махсус белем бирүне модернизацияләүгә 145 миллион сум акча кертелгән. Алты күпфункцияле үзәк, сигез компетенция үзәге, автоматлаштырылган системалар булдырылган. Һөнәри белем бирү­че махсус уку йортларына укучыларны җәлеп итәр өчен мөмкинлекләр ачылган.
Март ахырында Уфада узган “Киләчәк мәгарифе” беренче республика форумы да мәктәп укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары өчен һөнәри даирә киң­лекләрен ачыклау буенча тулы мәгълүмат алу мәйдан­чыгы булып торды. Конгресс-холлга җыелган яшьләр төбәк­тәге ур­та һөнәри һәм югары уку йортлары һәм андагы яңа белгеч­лекләр, бездәге уку йортла­ры­ның башка илләр белән бәйләнеше, республика пред­приятиеләренә кирәкле бел­гечлекләр, хезмәт базары торышы белән танышты. Уку­чы­ларга һәм студентларга төр­ле уку йортлары, предприятие җитәкчеләре һәм белгеч­ләре теге яки бу һөнәрнең үзенчә­леге турында аңлатты, чарада осталык дәресләре, бәхәс мәй­данчыклары, вакансия ярмин­кәләре эшләде.

— Безнең үзәк форумдагы вакансия ярминкәләрен оеш­ты­­ру­чы­ларының берсе булып тора. Бүгенге чара яшьләргә күңелгә ошаган эш табарга зур мөмкинлекләр ача. Үзәкнең төп максаты — яшь кешегә эш табарга ярдәм итү. Безгә кил­гән студентлар һәм яшьләр төрле өлкәдәге вакансияләр белән таныша ала, аларга, һө­нәри диагностика үтеп, үзләрен тикшерү мөмкинлеге дә бире­лә. Шулай ук студентларга вакытлыча эшкә урнашу буенча да ярдәм күрсәтәбез, аның өчен аерым вакансияләр бар. Мәктәп укучылары белән очрашып, һөнәр сайлау буенча киңәшләр бирәбез, тренинглар, осталык дәресләре үткәрәбез. Әлбәттә, эш сайлаганда яшь­ләрне, беренче чиратта, хез-мәт хаклары, эш шартлары кы­зыксындыра, — ди Уфа шә­һә­ре Яшьләрне эш белән тәэ­мин итүгә булышлык итү үзәгенең бүлек җитәкчесе Әлфия Бибарсова.

— Эш бирүчеләр кичәге студентны эшкә алырга ашыгып бармый, яшь булуына, стаж юклыкка басым ясап, еш кына баш тарта. Бу очракта яшьләр­гә нинди киңәш бирә­сез? — дип кызыксынам.

— Әлбәттә, студентларга уку вакытында ук тәҗрибә тупларга, практика үтәргә киңәш итәбез. Алар шул чагында эш-нең асылына төшенә, үзләрен күрсәтә ала. Күпчелек студентлар, практика үткәннән соң, шунда ук эш таба, — ди белгеч.

Сүз дә юк, мондый эшлекле форумнарда катнашу бәхете тигән яшьләр бүген үзләрен борчыган сорауларга җавап таба, күп мәгълүмат ала. Арада күңеленә ошаган һөнәр буенча укырга керүчеләр һәм эшкә урнашучылар да бар икән, димәк, андыйларга бәхет икеләтә елмая. Тик республикадагы бихисап уку йортларында әлеге форумнарда катнаша алмаган меңләгән укучылар, студентлар да бар. Шуңа да, мәктәпләрдә укыту-җитеш­терү комбинатларын тергезү, укучыларны 7нче сыйныфтан башлап хезмәт базарындагы иң кирәкле һөнәрләр белән таныштырып бару турындагы сүзләрнең дә тормышка ашуына өмет итик.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Җәйне “Сәләт”тә  күңелле үткәрик
Сегодня, 00:00 :: Мәгариф
Җәйне “Сәләт”тә күңелле үткәрик
Министрга соравым бар
24-04-2017 :: Мәгариф
Министрга соравым бар
БДИ, димәк, уяу бул!
22-04-2017 :: Мәгариф
БДИ, димәк, уяу бул!








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»