Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Уңышлы буласың килсә, аны үзең якынайт!

28.06: Уңышлы буласың килсә, аны үзең якынайт!

Уңышлы буласың килсә,  аны үзең якынайт!Краснокама районында 15 укучы мәктәпне алтын медальгә тәмамлады.

Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Краснокама районы укучыларының барысы да аны уңышлы тапшырды. Ә 15 укучы мәктәпне алтын медальгә тәмамлый!
Район хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин, район Советы рәисе Хәмит Ситдыйков егетләргә һәм кызларга тантаналы рәвештә медальләр һәм аттестатлар тапшырды.


Узган ел укучыларының 14 проценты мәктәпне медальгә тәмамласа, быел алар 18 процент тәшкил итә.
— Сез уңышка таба зур адым ясадыгыз, хәзер инде алдыгызда һөнәр сайлау бурычы тора. Мин сезнең яхшы белгечләр булырыгызга ышанам, шулай ук туган районыбызга кайтырсыз һәм аның чәчәк атуы өчен бар тырышлыгыгызны салырсыз, дип ышанам, — диде Рәзиф Гыйль­муллин.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Юлия Соломенникова укучыларның елдан-ел аттестацияне уңышлы үтү­лә­рен, район укучыларының иле­безнең һәм республиканың югары уку йортларының бюджет урыннарына укырга керүен билгеләде.

— Уңышка ирешәсең килсә, аңа омтылырга, аны якынайтырга кирәк. Сез 11 ел буена моны яхшы аңладыгыз. Моннан соң да тырыш студентлар булырсыз, сездән бары тик яхшы хәбәрләр генә ишетелеп торсын! — дип теләде ул.

Укучыларны укытучылар исеменнән Яңа Кабан мәктәбе директоры Гүзәлия Башарова тәбрикләде.

Укучыларның планнары зур. Салават Сафиуллин, мәсәлән, юрист булам, ди, бу һөнәргә ул балачагыннан гашыйк. Рәдис Закиров хәрби һөнәрен сайлаган. Айгөл Хәби­пова медицинаны сайлый, табибә булмакчы. Ә Айсылу Гыйлемҗанова уку еллары дәвамында төрле олимпиадаларда, ярышларда күрсәткән уңышлары өчен УДАТУга имтиханнарсыз укырга кабул ителгән.

Яшьләрнең алларында әле дистәләрчә юллар, шуның иң дөресен сайлап, үзләре теләгән белгечлек буенча укуларын телибез. Ак юл сезгә, егетләр һәм кызлар!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



35 укучыда — 100 балл!
21-06-2017 :: Мәгариф
35 укучыда — 100 балл!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»