Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Данлы тарихында — милләт мәгърифәтчеләре

30.07: Данлы тарихында — милләт мәгърифәтчеләре

Данлы тарихында — милләт мәгърифәтчеләреСуфыйчылык юнәлешендәге мөгаллимнәр Стәрлебаш мәдрәсәсе үсешенә зур өлеш керткән.

Суфыйчылык юнәлеше тарихта әһәмиятле урын алып торган һәм XVIII-XIX гасырларда татар һәм башкорт халыкларының тормыш-көнкүрешенә сизелерлек йогынты ясаган. Аңа төрле дини мәктәп вәкилләре кергән. XIX гасырда Урал ягы төбәкләрендә суфыйчылыкның бер юнәләше — ишанлык таралган булган.


Ул чорда Стәрлебаш, Каргалы мәдрәсәләрендә дә суфыйчылык киң үсеш ала. Моның сәбәбе тирәнгә барып тоташа. XVIII-XIX гасырларда Стәр­лебаш халкы икътисади һәм сәяси яктан шактый гына каршылыкларга очрый. Суфыйчылык вәкилләре, дөньяви авырлыклар һәм мәшәкать­ләрдән читләшеп, бу сынауларны Аллаһ Тәгалә ярдәме белән үтеп чыгарга өндәгән. Алар шәригать кануннарын үтәү, мөритчелек, акыл белән түгел, ә йөрәк белән аңлау, хакыйкатькә ирешү кебек таләпләрне үтәргә тиеш булган. Имамнардан З. Рәсүлев һәм аның мөритләре Г. Рәсүлев, Г. Баруди Стәрлебаш шәкерт­ләренә һәм мөгал­лимнәренә киң билгеле була. Ырынбур Мөсел­ман дини мәҗлесе мөфтие Габдессәлам бине Габдерәхим (1766-1840) Стәр­лебаш мәдрә­сәсенә еш килеп йөргән. Аның 1849 елда Зәй-Каратай мәдрә­сәсеннән (Зәй-Каратай авылы, Бөгелмә өязе) Стәрлебаш мәдрәсәсе имамы Тукаевларга барганлыгы билгеле. Тирә-яктагы дин әһелләре Нигъ­мә­тул­ла бине Биктимер, Хәбибу­лла бине Харис-Әл Эстәрле, Харис бине Нигъмәтулла әл Эстәрле, имамнарга имтихан тапшырып, ишанлыкка таныклык алган. Нигъ­мәтулла Тукаев шәкертләренә Ислам диненең иң хак дин булуын, бөтен эш-гамәлләрдә инануга тугрылык тәрбияләвен аңлаткан. Ислам дине мө­селманнар холкындагы кешелеклелек сыйфатларын беренче урынга куйган. Дин үзең­нең гаиләң, туган-тумачаларың, фәкыйрьләр, кимсетелгәннәр турында кайгыртуны да фарыз гамәлләрдән икәнлеген раслаган.

Татар әдәбиятында киң танылу алган М. Болгарый, М. Колый, Т. Ялчыгол-әл Башкорди, А. Каргалый, Һ. Салихов, Г. Чокрый, Ш. Зәки суфыйчылык юнә­лешендә иҗат иткәннәр. Шулар арасыннан Гали Чокрый (1826-1889) Шәмсетдин Зәки, Әбел­мәних Каргалый (1784-1824), Һибәтулла Салихов (1794-1867) иҗаты һәм дини хезмәт­ләре бүгенге көнгә кадәр кызыксыну тудыра. Стәр­лебаш мәдрә­сәсендә укыган, эшләгән шагыйрь, галим Хөснетдин Жданов та гадел­сезлеккә, җәмгыятьнең җитеш­сезлекләренә каршы иҗаты белән көрәшкән. Ул шә­керт­ләренә Көнбатыш шигър­иятенең серләрен ачкан, дини фанатлыкка каршы барып, ризасызлык белдергән. Хөснетдин Жданов гомеренең 60 елын Стәрлебаш һәм Балыклыкүл мәдрәсәләрендә укытуга багышлаган. Иске карашлы мәдрәсә тәртипләренә, кадимче дин әһелләренә каршы чыгучы шәкер­тләр күп булган бу чорда. Стәрлебаш мәдрәсәсендә бер вакытта хезмәт күрсәткән Мифтахетдин Акмулла (1831-1895), Шәмсетдин Зәки (1825-1865), Гали Чокрыйны (1826-1889) иҗади якынлык, үз фикерен сәнгать югарылыгында әйтеп бирү сыйфатлары берләш­тергән. Шагыйрьләр кичәләрдә аралашкан, дустанә эчтәлекле хатлар язышкан, шигъри юллар белән бер-берсен котлаган, тормыш-көнкүреш мәшә­катьләре турында сөйләшкән. Мифтахетдин Акмулла үзенең шигырьләрендә милләттәшләрен гыйлемгә өндәгән, үз фикереңне әйтеп бирә белү кешене бизи, дип әйткән. Ул Шәмсетдин Зәкидән шигърияткә сөю кебек сыйфатны алган. Шәмсетдин Зәки шә­кертләренә, мөселман кешесе мәгърифәтле һәм зыялы булырга тиеш, дип сөйли торган булган. Ул шигырьләрен гарәпчә һәм фарсыча язган. Сукыр булуына карамастан, шагыйрь башкалардан үткен телле, җитез, рухи яктан көчле булуы белән аерылып торган. Мөхәм­мәтшакир Тукаев, аның шәкерте Габделвахит Монасыйпов, китапханәче Мәҗит Монасыйпов үз сөйләмнәрендә “сукыр шагыйрь” атамасын еш куллана торган булганнар. Бүген Ш. Зәкинең табылган кулъязма шигырьләре байтак. Үкенечкә каршы, аның әсәрләре дә Стәр­лебаш мәдрәсә китапханәсе фонды юкка чыгарылган чорда кайсы-кая таралган.

Татарларда киң билгеле “алтын казучы шагыйрь” Дәрдмәнд (1859-1921) Мифтахетдин Ак­мул­ланың якты дөньядан китүен авыр кичер­гән. Бүгенге Стәрле­баш мәче­те имамы Нил Рә­миев төзегән шәҗәрә буенча, М. Акмулла һәм Дәрдмәнд икетуган булып чыгалар. Дәрдмәнд Стәр­ле­баш мәдрә­сәсенең бай китап­ханәсендә китап укып, үзенә күңел ризыгы таба. Мәд­рәсә мөгал­лимнәренең мәкалә­ләре дә алтын приискалар хуҗа­ла­ры Мөхәммәт­шакир һәм Мө­хәммәтзакир (Дәрдмәнд) Рәмие­в­­лар ярдәмендә “Шура” журналында еш нәшер ител­гән. Дәрд­мәнд Стәрле­баш мәдрә­сәсендә ике кыш кына укытса да, Ризаэддин Фәхред­дин әйтүенчә, байлар арасында да, га­лимнәр арасында да аңа тиңнәр сирәк булган.

Зәки Зәйнуллинның әтисе Лотфулла Зәйнуллин сөйлә­венчә, Мөхәммәтзакир Рәмиев (Дәрд­мәнд) Стәрлебашта үз исәбенә төзеткән өенә килеп яшәп китә торган булган. Дәрд­мәнд һәм Мөхәмәтшакир Тукаев бер-берсе белән ихлас аралашкан. Аларның озак елларга сузылган дуслыгы Санкт-Петербургтагы депутатлык хезмәт­тәшлеге белән дә ныклы бәй­лә­н­гән булган.

Гали Чокрый “Нигъмәтулла ишан” мәрсиясендә мәдрәсә ишаны Нигъмәтулла Биктимеровны искә ала. Авылга су үткәрү турында сокланып яза.

Шагыйрь Утыз Имәни дә Стәрлебаш мәдрәсәсендә укыт­кан. Халыкта яшәгән риваят­ьләр буенча, хәтта Салават Юлаев та Утыз Имәнинең шәкертләре арасында булган, әмма бу әлегә дәлилләнмәгән. У. Имәни таҗик, үзбәк, төрек телләрен яхшы белгән, гарәпчә һәм фарсыча язган. Мөгаллим мәдрәсәдә тәрҗемәче буларак та билгеле.

Һ. Салихов, Соль-Илецкида өч ел сөргендә булып кайткач, Стәрлебаш мәдрәсәсендә укыта. Ул әхлак, дин кануннарын сакларга чакыра, кешел­әрнең күңел дөньясына карата бик сизгер, сак булырга кирәк­леге турында да искәртә.

Шулай итеп, Стәрлебаш мәдрәсәсендә төрле елларда укыткан мөгаллимнәр уку-укыту эшендә үз хезмәтләрен күрсәт­кән, шәкертләрнең рухи дөнь­ясын баеткан, аларда өмет һәм ышаныч тәрбияләгән.

Гөлсинә БАСЫЙРОВА,
Стәрлебаш 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.





Басып чыгарырга



Зур тормышта да сынатмагыз!
Сегодня, 00:00 :: Мәгариф
Зур тормышта да сынатмагыз!
25 укучыда — 100 балл!
Вчера, 11:43 :: Мәгариф
25 укучыда — 100 балл!
Сынаулар дәвам итә
20-06-2018 :: Мәгариф
Сынаулар дәвам итә
Бүген БДИның соңгы көне
20-06-2018 :: Мәгариф
Бүген БДИның соңгы көне
100 баллылар янә 12гә артты
19-06-2018 :: Мәгариф
100 баллылар янә 12гә артты
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»