Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Мәгълүмат күп, әмма аралашуга мохтаҗбыз

27.08: Мәгълүмат күп, әмма аралашуга мохтаҗбыз

Мәгълүмат күп, әмма  аралашуга мохтаҗбызСтәрлетамакта укытучыларның өч көн дәвамында барган шәһәр форумында 3 меңгә якын кеше катнашты.

22-24 августта Стәрлетамакта “Мәгариф муниципаль системасының актуаль проблемалары: фән, практика, үсеш перспективалары” дигән шәһәр мәгариф форумы үтте. Аны үткәрү максатларының берсен Стәрлетамак шәһәре хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Ольга Шитикова болай дип билгеләде: “Бүген мәгълүмат шулкадәр күп, ә менә җанлы аралашуга мохтаҗлык бар. Укытучыларның квалификациясен күтәрүдә мондый чараларның әһәмияте зур: педагоглар җыела, алдынгы тәҗрибә белән таныша, үз тәҗрибәсен бүтәннәр белән уртаклаша. Алар, элек даими үткәрелеп килсә дә, соңгы елларда тукталып калган иде. Быелгы форумны Стәрлетамак шәһәренең 250 еллык юбилеена багышладык”.


Өч көн дәвамында һөнәри мәйданчыклар, күргәзмәләр, “түгәрәк өстәл”, квест, экскур­сия­ләр һәм башка чараларда 3 меңгә якын кеше катнашты. Төп чаралар шәһәрнең 1нче, 17нче һәм 31нче мәктәплә­рендә, 5нче гимназиясендә үтте. 17нче мәктәп, 5нче гимназия алдындагы мәйданчыкта искиткеч зур күргәзмә оештырылган иде. Аларда шәһәр мәктәпләренең иҗади түгәрәк­ләре, өстәмә белем бирү үзәк­ләре үзләренең осталыгын күрсәтте. Ниләр генә юк иде биредә: киездән эшләнгән уен­чыклар, кечкенә ыргак белән бәйләнгән кулчатыр (зонт), чигелгән сөлгеләр, агач “тегү машиналары”, само­летлар, кораблар. Хәтта кеч­кенә кадакларны тезеп, алар­ның “эшлә­пә”ләрен җеп­ләр, сәйләннәр белән бизәп, картина тудырырга мөмкин икән. Балалар­ның һәм остазла­ры­ның фантазиясе чиксез, ә алар тудырган матурлыктан күзләр камаша, дөнья ямьлерәк тоела.
Форум шәһәр күләмендә үткәрелсә дә, киңколачлы­лык­ка дәгъва итте: кунаклар илнең төрле төбәкләреннән җыелды, Мәскәүдән, Түбән Новгород, Дондагы Ростов, Самара, Уфадан килүчеләр бар иде.

Кунакларның иң кадерлесе – былтыр Русиянең “Ел укытучысы” исемен яулаган Сергей Кочережко иде, мөгаен. Аңа 25 яшь, ул Самара шәһә­ренең 1нче гимназиясендә тарих укыта. Җиңү гадел яулангандыр дип уйларга ышаныч бар: Сергей Сергеевич сорауларга профессорлардан ким җавап бирми: аңардан тирән белем, демократик караш, үз-үзенә һәм аудиториягә их­тирам “аң­кып тора”. Аның фи­керенчә, укы­тучы, тәү чи­рат­та, укучыны үзаллы фи­кер­ләр­гә өйрә­тергә бурычлы. Бүген­ге шартларда белем чыганаклары искиткеч күп. Ә менә шул мәгълүмат диңге­зеннән үзеңә кирәген һәм файдалысын эзләп табып, сайлап ала белү аерым осталык таләп итә. Бу осталык укытучыга да кирәк. Шулчакта гына белем диңге­зендә адашмый йөзәргә һәм укучыларны артыңнан ияртер­гә мөмкин.

Үткән елда Башкортстан­ның “Ел укытучысы” исемен яулаган Римма Ронжина да катнашты форумда. Ул Уфа шә­һәренең 58нче лицеенда математика укыта. Римма Равил кызы әйтүенчә, мәктәптә белем бирү БДИга әзерләнүгә кайтып калырга тиеш түгел. Тирән белем алган баланың БДИны уңышлы бирүе бәхәс­сез.

Форумда “Русия мәгарифе вестнигы” журналының баш мөхәррире, Русиянең атказанган укытучысы, Дәүләт думасы Мәгариф комитетының Белем бирү сыйфаты буенча эксперт советы әгъзасы Юрий Глазков та катнашты. Ул җитәк­лә­гән журналда мәгариф өлкә­сенд­ә­ге рәсми документлар, чыгышлар, конкурслар турында мәгълүмат басыла. Юрий Иванович, барлык матбугат басмаларына хас булганча, тираж мәсьәләсендә проблемалар булуын билгелә­де. Шул сәбәпле, алар электрон форматка, сайт эшчән­легенә зур игътибар бирә икән. Русиянең ерак төбәкләре, аеруча, Ерак Көнчыгыш өчен электрон басма аеруча отышлы. Соңгы елларда исә Мәскәүдә, Санкт-Петербургта журналның кәгазь форматы тиражы арткан. Юрий Глазков мәгариф өлкә­сенә кагылышлы фикерләре белән дә уртаклашты.

Форум чикләрендә матбугат конференциясе оештырылып, журналистлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алды. Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы­ның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Тимур Морзагалин шәһәрдә белем бирү системасына игътибар зур булуын билгеләде. Шәһәрнең 250 еллык юбилее уңаеннан бу мәсьәлә аеруча ныклы күзәтү астында булган. Укытучыларга ­­– эшләр өчен, ә балаларга белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Бөтен­русия олимпиадаларында Стәрлетамак укучыларының елдан-ел уңышлырак чыгыш ясавы, призлы урыннар яулавы моны ачык дәлилли. Проблемаларга килгәндә, Ольга Шитикова әйтүенчә, инглиз теле укытучылары җитешмәве күзәтелә. Чит тел факультетларын тәмамлаган яшьләр зуррак шәһәрләрдә, чит илләрдә төпләнергә омтыла икән. Яшь педагогларга бер тапкыр тү­ләнүче пособие, беренче өч ел­да өстәмә түләүләр карал­ган.

Туган тел (башкорт, татар, чуваш) укытучылары “түгәрәк өстәл”дә милли матбугатның туган тел укытудагы роле турында фикер алышты. Алар алдында “Башкортостан укы­тыу­сыһы” журналының баш мөхәррире Салават Кәримов, “Башкортостан” гәзитенең үз хәбәрчесе Рәмил Мансуров, “Тулпар” журналының бүлек мөхәррире Дилбәр Булатова чыгыш ясап, үзләре эшләгән басмаларның тарихы, үзенчә­лекләре хакында сөйләде. Матбугатка язылу проблемаларына да игътибар ителде. Бигрәк тә төпкел авылларда гәзит-журналларның вакытында килмәү, ә журналларның югалу очраклары еш икән.

Матбугат вәкилләре соңрак китапханә хезмәткәрләре алдында да сүз тотты. Шәһәр мәгариф бүлеге методисты, форумны үткәрү өчен күп көч салган Ольга Алиева матбугат басмаларына ярдәм итү өчен барлык мөмкинлекләрне файдалануларын әйтеп үтте.

Шәһәр хакимиятенең мәга­риф бүлеге инспекторы Нәси­мә Касыймова һәм Мәгълү­мати-методик үзәге методистлары Зөлфирә Усманова һәм Зөбәрҗәт Хафизова әйтүенчә, шәһәр мәктәплә­рендә туган телләрне, аерым алганда, татар теле укыту тиешле дәрәҗәдә алып барыла. Уку программасы федераль дәүләт мәгариф стандартлары таләбенә нигезләнгән, дәрес­лек­ләргә, методик әсбапларга кытлык юк. Республика “Ел укытучысы” конкурсында җиң­гән татар теле укытучылары сафына быел Стәрлетамак шәһәреннән Гөлшат Мансу­рованың да өстәлүе – шәһәр өчен зур горурлык.

Форумның өченче көнендә укытучылар алдында Башкортстан дәүләт университетының Стәр­летамак филиалы укытучылары, галимнәр чыгыш ясады. Татар һәм башкорт тел­ләренә кагылышлы мәсьә­ләләр буенча вуз вәкилләре Илсур Мансуров, Нәсимә Мөкыймова, Ләйлә Хөсәе­нова, Фәүрия Аккужина сүз тотты.

Гомум алганда, форум югары оешканлык белән һәм югары дәрәҗәдә үтте. Шәһәр укытучыларының яңа уку елы һәм август конференциясе алдыннан җыелып, киңәшләшеп, фикер алышуы аларны яңа­дан-яңа уңышларга илһам­ландырыр.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



"Акчарлак"та күңелле!
Вчера, 11:00 :: Мәгариф
"Акчарлак"та күңелле!
Лагерьда - сабантуй!
26-06-2017 :: Мәгариф
Лагерьда - сабантуй!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»