Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Тәрбиядән яраладыр тәрбия

29.10: Тәрбиядән яраладыр тәрбия

Тәрбиядән яраладыр тәрбияУфада үткән Бөтенрусия семинар-киңәшмәсендә мәктәптә укыту шушы юнәлештәге эш белән берлектә алып барылырга тиешлеге ассызыкланды.

Уфада мәгариф өлкәсендә көнүзәк булган “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру: этномәдәни һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алып идарә итү аспекты” дип аталган темага багышланган Бөтенрусия семинар-киңәшмәсе үтте. Русиянең төрле төбәкләрендә әлегә кадәр координацион совет буларак үткәрелгән чара, безнең республикада федераль дәрәҗәдә оештырылып, тәҗрибә уртаклашу мәйданына билгеле экспертларны, мәгариф министрлыгы, мәгариф академиясе, алдынгы югары уку йортлары, әйдәп баручы нәшрият вәкилләрен җыйды.


Киңәшмәнең беренче көне Конгресс-холлда Русия экспертлары катнашлыгында пленар утырыш белән башланды. Русия Мәгариф һәм фән министр­лыгының дәүләт сәя­сәте департаменты җитәкчесе урынбасары Алексей Благынин белдерүенчә, федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында укыту буенча башлангыч сый­ныфларның программасы бар, киләсе елда 5-9нчы сыйныфларда программа кабул ителәчәк, ә 2018 елга мәктәпләр тулысынча яңача укытуга күчеп бетәргә тиеш. Эксперт фикеренчә, кем ничек тели, шулай түгел, ә яңа стандартлар белән укытуның үзәге һәм эчтәлеге булырга тиеш.

Республиканың мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда актуаль мәсьәләләргә, бүген семинар-киңәшмәдә катнашучыларны төбәк тәҗрибәсе белән якыннан таныштыру мөмкинлеге булуына тукталды.

— Республиканың мәгариф системасы Русиядә иң зурлардан санала. Бездә 3,5 мең белем бирү оешмасы эшләп килә, аларда 854 меңнән артык бала укый. Төбәкнең үзен­чәлеге — күпмилләтле булуында. Бүген мәктәпләрдә 6 туган тел укытыла, 14 тел предмет буларак өйрәнелә. Укучыларның 67 проценты Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча белем ала. Әлбәттә, бу уңайдан әлегә проблемалар да бар: шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә яңа стандартларга күчү формасын аерым карарга кирәк, — диде Гөлназ Радмил кызы.

Министр белдерүенчә, республикада урыс теле һәм әдәбияты, математика, физика, чит телләр, информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив тех­нология фәннәре укытучы­ларының берләшмәсе эшли. Әлеге мәртәбәле киңәшмәнең бер юнәлеше — физика укытучыларының бөтенрусия бер­ләшмәсен булдыру. Русия Мәгариф һәм фән министр­лыгының яшьләрне һәм балаларны тәрбияләү өлкә­сендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Игорь Михеев үзенең чыгышында бу турыда билгеләп үтте. Эксперт әйтүенчә, бүгенге семинарда тәрбия бирү стандартлары төп тема булып тора һәм һәр эксперт мәйданчыкта сүз шул хакта да барачак. Тәрбия бирүне тормышка ашыру буенча барлык үзенчәлекләрне исәпкә алып, һәр төбәк үз программасын булдырачак. Әл­бәттә, анда хезмәт, патриотик, гаилә тәрбиясе аерым билгеләнергә тиеш.

Тагын бер яңалык: кайчандыр мәктәптә барлык тәрбия эшләрен үз өстенә алган пионервожатыйларны кире кайтармакчылар, тик киләчәктә алар вожатый дип аталачак. Мәктәп һәм балалар лагерьлары өчен вожатыйлар аерым укытылачак. Әлегә программа төзү һәм югары уку йортларында студентлар әзерләү турында сүз бара.

“Федераль дәүләт белем бирү стандартлары: укучыларга тәрбия бирүнең төп нигезе”, “Русиядә урыс теле һәм әдәбияты укыту концепциясен тормышка ашыру турында”, “2016-20 елларда мәгарифне үстерү федераль максатлы програм­масы: техноло­гияләр­не модернизацияләү буенча чаралар”, “Укытучы үсешенең комплекслы моделен кертү аша белем бирү сыйфатын күтәрү мәсьәләләре” кебек темаларны үзәккә алган эксперт мәйданчыкларын Русиянең билгеле экспертлары җитәк­ләде, анда төрле төбәкләрдән килгән белгечләр тәҗрибә уртаклашты, яңа стандартларны тормышка ашыру шартларында үзенчәлекләрне билгеләде. Биредә, Мәскәү экспертларын­нан тыш, Санкт-Петербург, Чечен Республикасы, Краснодар, Пермь, Красноярск, Хабаровск крайлары, Воронеж өлкәсе, Мордва Республикасы вәкилләре үзләренең эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Ут күршебез Татарстаннан семинар-киңәшмәгә ике вәкил: министрлыкның милли мәга­риф бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова һәм Татарстан Кү­зәт­челек департаментының укыту сыйфатына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе Римма Сибгатуллина килгән.

— Республикада туган тел­ләр­дә укыту тиешле дәрәҗәдә алып барыла. Укучылар тулысынча дәреслекләр белән тәэмин ителгән. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына ярашлы, 64 дәреслек федераль исемлеккә кертелде. Бүген 20дән артык дәрес­лек әзерләнә. Шулай ук, урыс теле төркемнәрендә укучы 1нче сыйныфлар өчен коммуникатив нигезгә корылган яңа татар теле дәреслеге тиз­дән дөнья күрәчәк. Татарстан туган тел дәреслекләре белән Русиянең төрле төбәк­ләрен­дәге милләттәшләребезгә, шул исәптән, Башкортстанга да зур ярдәм күрсәтә, — ди Алсу Сәмигулла кызы.

Форумның икенче көне тулысынча республика тәҗрибә­сенә багышланды. Экспертлар мәйданчыгы башкаланың алдынгы уку йортларында дәвам итте. Уфаның 39нчы гимна­зия­сендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен тормышка ашыруда тәрбия сыйфатлы белем бирүнең аерылмас өлеше” темасы каралды. Бу заманча уку йорты биш юнәлеш буенча махсуслашкан. Укучылар би­редә 4 чит тел үзләштерә, шул исәптән, кытай теле дә укытыла. Бүгенге көн таләбе — укучының шәхси үсешенә басым ясау, аның интеллектуаль үсеш дәрәҗәсен күтәрү. Ә бу үсеш тәрбиядән башка тулы була алмый. Мәктәптә тәрбия эше укыту белән бергә һәм өзлексез алып барылырга тиеш. Эксперт-белгечләр дә үз чыгышларында моны ассызыклап үтте. Бу уңайдан, әлеге гимназия укучылары үрнәк булырлык. Аларның дәрестән тыш чараларда актив катнашуы, бихисап түгә­рәкләр, секцияләр шул хакта сөйли.

Уфаның 3нче гимназия­сендә эшләгән эксперт мәй­дан­чыгында урыс һәм немец телләрен укыту мәсьәләләре каралды. 45нче мәктәп — математика укыту концепциясе, 83нче лицей — физика, ә Сипайлово бистәсендә урнашкан 159нчы мәктәп электрон белем бирү буенча республика тәҗрибәсе белән бүлеште. Әйтергә кирәк, киңәшмәдә катнашучыларга Уфа мәктәпләре тәҗрибәсендә республикада туган телләрне укытуны оештыру белән танышу мөмкин­леге булды.

Семинарда катнашучылар Мәгарифне үстерү институ­тының эш тәҗрибәсе белән дә якыннан танышты. Биредә федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү һәм тормышка ашыру буенча фәнни-методик мәйданчыклар эшлә­де. Шулай ук, биредә Бөтен­русия киңәшмәсенә йомгак ясалды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Белемне сынар вакыт җитте
Вчера, 12:44 :: Мәгариф
Белемне сынар вакыт җитте
Шәһәр һәм авыл: көчләр тигезме?
Вчера, 00:00 :: Мәгариф
Шәһәр һәм авыл: көчләр тигезме?
Укытучылар бәйге тота
3-03-2017 :: Мәгариф
Укытучылар бәйге тота








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

35 (25039)

от 25 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»