Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Безнең эш җәза бирү түгел, закон бозуга юл куймау”

21.02: “Безнең эш җәза бирү түгел, закон бозуга юл куймау”

“Безнең эш җәза бирү түгел, закон бозуга юл куймау”Башкортстанның Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча идарәсе елга йомгак ясады.

Күптән түгел Конгресс-холлда Башкортстанның Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча идарәнең узган елгы эш йомгакларына һәм алда торган бурычларга багышланган киңәйтелгән утырышы узды. Анда республика Башлыгы Хакимияте, Хөкүмәт Аппараты, министрлыклар һәм ведомстволар, күзәтчелек органнары вәкилләре, шәһәр һәм район мәгариф бүлеге, һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.


Коллегиянең беренче өле­шендә өч секция эше барышында гомуми, мәктәпкәчә, өстәмә һәм һөнәри белем бирүгә, дәүләт карамагында булмаган оешмаларга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Киңәйтелгән утырышның икенче өлешендә узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалып, агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча идарә җитәкчесе Айбулат Хаҗин белдерүенчә, Хөкүмәтнең башкарма органы буларак, алар мәгариф өлкәсендә җәза бирү белән шөгыльләнми, ә белем бирүнең сыйфатын күтәрү, закон бозу очракларын булдырмау өстендә эшли. Узган ел күзәт­челек органы тарафыннан 1409 тикшерү үткәрелгән. Аларның 690ы планга ярашлы, ә 718 планнан тыш оештырылган. Тикшерү вакытында ачыкланган закон бозу очраклары, 2015 ел белән чагыштырганда, 35 процентка кимегән. Шулай ук белем бирү оешмаларына кабул итүне тыю очракларының соңгы ике елда 21дән 11гә кимүе күзәтелә. Былтыр мәгариф өлкәсендәге закон бозулар өчен 3 миллион сумга якын административ штраф салынган. Бу күрсәткеч тә, башка еллар белән чагыштырганда, тупас закон бозуларның кимүгә баруын белдерә.

Белем бирү учреждение­ләренең дәүләт аккредитациясен үтү процедуралары да кимегән. Бу хәл мәгариф оешмаларының дәүләт аккредитациясен озайлы вакытка үтүе белән дә аңлатыла.

“Безнең эш җәза бирү түгел, закон бозуга юл куймау”


Киңәшмәдә билгеләнүенчә, мониторинг нәтиҗәләре буенча, чит илгә китүчеләр саны арта бара. Ел буена бирелгән гаризалардан күренүенчә, Русия гражданнарының 38,5 проценты чит илгә белем алу өчен юлланса, 34 проценты анда яшәргә күчә. Эшкә урнашу теләге белән чит илгә чыгып китүчеләр саны 27,1 процент тәшкил итә. Гаилә корып, анда калучылар нибары — 0,4 процент.

Русиялеләр башлыча, Германия, Италия, Америка, Канада, Испания, Австрия кебек илләрне сайлый. Белгечләр арасыннан, бигрәк тә, табиб­ларның һәм инженерларның күпләп китүе күзәтелә.

Айбулат Хаҗин әйтүенчә, бүген мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча идарә тарафыннан дәүләт хез­мәтен электрон төрдә күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган. Хәзер Бердәм һәм төбәк дәүләт хезмәте порталы аша онлайн режимында барлык эшләрне дә башкарырга мөмкин. Электрон хезмәт аеруча отышлы һәм күп чыгымнар да таләп итми. Тик әлегә мәгариф учрежде­ниеләренең бу яңалыкка пассив булуына басым ясалды.

Коллегиядә былтыр республикада БДИ барышын тикшерүгә аерым тукталдылар. Узган елда Мәгариф өлкә­сендә контроль һәм күзәтчелек буенча идарә белгечләре тарафыннан БДИ барышында административ закон бозу турында 28 протокол төзелгән. Имтихан вакытында 15 шундый очрак теркәлсә, соңыннан видеотасмаларны караганнан соң, янә 13кә арткан. Мондый хилафлыкларның күпчелеге Благовар районында — 20 очрак, Зианчура районында — 4 очрак, Архангель районында — 3 очрак, Уфаның Киров районында — 1 очрак теркәл­гән. Шунысы мәгълүм булды, быел Благовар укучылары БДИны Чишмә районында тапшырачак.

Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча идарә каршында оештырыл­ган БДИ барышын күзәтү үзә­ге дә зур эш башкарган. Анда онлайн күзәтүче буларак 7 хезмәткәр эшләгән. Алар БДИ пунктларында килеп туган хәлне шундук контрольгә алып, мәгариф хезмәткәрләре, комиссия әгъзалары белән берлектә мәсьәләне чишкән. Узган елда республикада онлайн күзәтүчеләр 97 очрак турында җиткергән (укучылар­ның үзара сөйләшүе, кесә телефоны һәм башка аралашу чаралары алып керү), алар­ның 26сы гына расланган.

Әлбәттә, коллегия утырышында БДИга кагылышлы бик күп сораулар арасында репетиторлык мәсьәләсенә тукталуны да ишетәсе килгән иде. Ни өчен дигәндә, бүген ул уку­чылар һәм ата-аналар өчен бик җитди проблема булып тора. Укучы белән укытучы арасындагы акчага корылган мөнәсәбәт инде күптән конт­роль­гә алуны сорый түгел­мени?

Айбулат Хаҗин билгеләп үтүенчә, күзәтчелек органы ярдәме белән республикада өстәмә белем бирү оешмалары ассоциациясе булдырылган. Бу өлкәдә хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү, эш бирү­че­ләр һәм аларның берләшмә­ләре, һөнәри оешмалар белән үзара элемтәне, чит илдәге бе­­лем бирү оешмалары белән халыкара хезмәт­тәшлекне ныгыту ассоциа­циянең төп бурычлары булып тора.

Чишмә районының мәга­риф идарәсе җитәкчесе Сө­ләй­мән Ваһапов үз чыгышында мәгариф учреж­дение­лә­ренең эшчәнлеге белән таныштырды. Шунысы игътибарга лаек, Чишмәдә 9 ел элек мәктәп укучыларын тукландыру комбинаты оештырылган һәм ул уңышлы эшләп килә. Шулай ук, районның мәктәп автобусларын ремонтлау өчен үз мастерское бар. Аларда бердәм җылыту системасы булдырылуы да мәк­тәп директорларын хуҗ­а­лык мәшәкать­ләреннән арындырган. Җитәкче әйтүенчә, бүген укытучылар лаеклы хезмәт хакы ала.

Киңәйтелгән утырыш ахырында Стәрлетамак, Балакатай һәм Кырмыскалы район­нарының мәгариф өлкәсе вәкилләре яхшы эшчән­лек­ләре өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Укытучылар бәйге тота
3-03-2017 :: Мәгариф
Укытучылар бәйге тота
Хәлең ничек, яшь белгеч?
2-03-2017 :: Мәгариф
Хәлең ничек, яшь белгеч?








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»