Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Татар теле” белгечлеге буенча бердәнбер һөнәри бәйге

02.03: “Татар теле” белгечлеге буенча бердәнбер һөнәри бәйге

“Татар теле” белгечлеге буенча бердәнбер һөнәри бәйге Бүген Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында IX Бөтенрусия “Ана теле” конкурсы башланды. Анда, акмуллалылардан тыш, Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Башкортстан дәүләт университеты, аның Стәрлетамак һәм Бөре филиаллары студентлары катнаша.

Бу – югары уку йортларының татар бүлекләре студентлары арасында һөнәри осталык буенча Русиядәге бердәнбер конкурс. Ул 2009 елдан башлап уздырыла. Бәйге берничә өлештән тора.


Беренче өлештә югары уку йортларының татар бүлеге студентлары, үз факультетларында дәрес үрнәкләре белән сынау тотып, бәйгедә катнашырга лаек булуларын раслый. Аннан соң читтән торып сайлап алу уздырыла. Калган сынауларда студентлар үзләре укыган уку йортын тәкъдим итү, этномәдәни, ягъни бию, җырлау, нәфис сүз буенча бәйгедә катнаша.

Иң соңгысы – мәктәптә ачык дәресләр уздыру. Бу чара бүген Уфаның 84нче татар гимназиясендә узды. Осталык ярышына йомгак иртәгә ясала.

Бәйгенең бәяләмә төркеме рәисе, Башкортстан педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов әлеге чараның максатын шулай дип билгеләде: “Бәйгенең төп максаты – сәләтле студентларны барлау, ана теле укытучысы һөнәренең кирәклеген һәм мөһимлеген күрсәтү, мәгарифтә укытуның яңа ысулларын, заманча алымнарны җәелдерү. Биредә сайлаган һөнәрләренә тугры, белемле, иң-иң сәләтле студентлар ачыкланачак”.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Укытучылар бәйге тота
3-03-2017 :: Мәгариф
Укытучылар бәйге тота
Хәлең ничек, яшь белгеч?
2-03-2017 :: Мәгариф
Хәлең ничек, яшь белгеч?








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»