Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Мәгариф системасын бергәләп тикшерергә кирәк

18.04: Мәгариф системасын бергәләп тикшерергә кирәк

Мәгариф системасын бергәләп тикшерергә кирәкБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика йортында илнең белем бирү өлкәсенең әйдәүче белгечләре – Русия Мәгариф академиясенең беренче вице-президенты Владимир Лаптев, академиянең Коррекцион педагогика институты директоры Николай Малофеев, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының социаль психология кафедрасы профессоры Александр Донцов һәм “Педагогика” журналының баш мөхәррире Руслан Бозиев белән очрашты. Анда, шулай ук, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин да катнашты.

Башкортстанның мәгариф системасын үстерү һәм камилләштерү мәсьәләләре, республика һәм Русия Мәгариф академиясе хезмәттәшлеге перспективалары тикшерелде.
– Әле хәл ителәсе мәсьәләләр бар, – диде Рөстәм Хәмитов. – Мин кичә гражданнар белән “туры бәйләнеш” үткәрдем. Сорауларның күбесе мәгариф системасына кагылды: мәктәпләрне оптимальләштерү, дәреслекләр эчтәлеге, белем бирү сыйфаты, социаль челтәрләрнең яшьләр аңына йогынтысы. Академия белән килешү төзелгән, ул гамәлдәге эшләр белән тулыландырыла.
Тикшерелүче темаларның берсе – төбәк компонентын Русия тарихы буенча федераль дәреслекләргә кертү. Республика җитәкчесе фикеренчә, ил халкы тарихына, аның Ватанны үстерүгә керткән өлешенә җиңел карарга ярамый. Мәсәлән, ул тарих китапларында тәкъдим ителгән Башкортстанның Русия дәүләте составына керү аңлатмасы һәм сәбәпләренең дөрес булмавына, бу тарихи вакыйга турында кыска гына мәгълүмат китерелүенә басым ясады.
Республика Башлыгы, шулай ук, өлкән сыйныф укучылары өчен “Бюджет белемлелеге” курсы программасына тест үткәрү буенча Башкортстан Русиянең өч төбәге исәбенә керүен ассызыклады. Арытаба биредә халыкның финанс белемлелеген үстерү буенча методик үзәк булдырылачак.
Очрашуда гамәлдә булган хезмәттәшлек турында килешү кысаларында узган елда оештырылган академиянең Башкортстан фәнни үзәге эшчәнлеге мәсьәләләре каралды. Аның төп максаты – фәнни куәтне берләштерү, илнең һәм төбәкнең әйдәүче вузлары белән педагогика, психология һәм мәгариф турында башка фәннәр өлкәсендә уртак фундаменталь, фәнни тикшеренүләрне гамәлгә ашыру.
Моннан тыш, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты нигезендә академиянең Коррекцион педагогика институты филиалын ачу планлаштырыла. Ул, заманча белем бирү ысулларын файдаланып, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән эшләргә сәләтле белгечләрне әзерләү белән шөгыльләнәчәк.
Республика Башлыгы академия вәкилләренә аутизм белән авыручы балаларны дәвалаучы хәйрия фондлары белән актив хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте. Ул, шулай ук, төбәкнең мәгариф системасына аудит үткәрү мәсьәләсен күтәрде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Смарт-тау” таулар күчерер
Вчера, 11:24 :: Мәгариф
“Смарт-тау” таулар күчерер
Министрга соравым бар
24-04-2017 :: Мәгариф
Министрга соравым бар








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»