Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Чү! Имтиханнар бара!

08.06: Чү! Имтиханнар бара!

Чү! Имтиханнар бара!Быел республика мәктәпләре базасында 100 БДИ тапшыру пункты ачылды.

Ямьле җәй җитте, димәк, мәктәпне тәмамлаучылар өчен иң җаваплы көннәр башланды. Ярый әле көннәр салкынча, туктаусыз яңгыр коя, имтиханга әзерләнүче кызлар һәм малайларның теңкәсенә тиюче кояш та болыт астына качкан. Быел Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 29 майдан 1 июльгә кадәр барачак. География һәм информатика фәннәреннән сынау тотучы 2800 чыгарылыш сыйныф укучысы беренчеләрдән булып чыныгу алса, 31 майда 11енчеләрнең барысы да математиканың база дәрәҗәсен тапшырды. Тәҗрибә күрсәтүенчә, математиканың база дәрәҗәсеннән имтихан тапшыру һәр укучы өчен бик мөһим. Бу аттестатлы булу өчен кирәк. Ә 2 июньдә узган профильле математиканы быел 13 221 кеше сайлаган булып чыкты. Болар — югары уку йортына кергәндә математика фәне төп имтихан булып саналган белгечлек буенча баручылар.


Агымдагы елда БДИдан физика, химия, биология фәннәрен сай­лаучылар өчен яңалык бар. Әлеге фәннәр буенча биремнәрнең тест өлеше төшеп кала.
Әйтергә кирәк, быел республикада 20 408 укучы дәүләт имтиханы тапшырачак, бу узган ел белән чагыштырганда, 600 кешегә кимрәк. Укучыларның күпчелеге җәмгыять белемен сайлаган. Шулай ук, химия, физика фәннәрен сайлаучылар саны да бераз арткан.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов билгеләвенчә, агымдагы елда дәүләт имтиханын үткәрү тәртибендә җитди технологик үзгәрешләр юк, шулай да, БДИ процедурасын камилләштерү процессы белән бәйле үзенчәлекләр бар. Мөһим яңалыкларның берсе — имтихан тапшыру пунктларында материалларны бастыру һәм сканер аша чыгарып, электрон рәвештә эшкәртергә җибәрелә торган яңа технологияләргә күчү. Яңа технологияләр әлегә 50 БДИ тапшыру пунктында кулланыла. Принтер һәм югары тизлектәге сканерлар алу өчен 30 миллион сум күләмендә федераль субсидия алынган. Бу эшләр өчен республика тагын 13 миллион сум акча бүлгән.
Быел республика мәктәпләре базасында 100 БДИ тапшыру пункты ачылды. Тик берничә районның чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны үзләрендә түгел, башка район яки шәһәр мәктәбенә барып тапшырырга мәҗбүр. Мәсәлән, быел Кыйгы, Благовар, Краснокама, Куергазы һәм Стәрлетамак районнары укучылары Дуван, Чишмә районнарына, Нефтекама, Күмертау, Стәрлетамак шәһәрләренә барып сынау тота. Әлбәттә, бу укучылар өчен чит урынга барып имтихан тапшыру шактый кыенлыклар тудыра. Ара ерак булу сәбәпле, төпкел авыллардан хәтта район үзәгенә бару да имтихан тапшыручы балалар өчен нагрузка булса, башка районга яки шәһәргә бару өчен иртәнге сәгать дүрттән-биштән торырга кирәк булачак. Ә бит психологлар, педагоглар имтихан көнне баланы йокысын туйдырып, иртән ботка ашатып, тынычландырып җибәрергә куша. Иртәнге дүрттә уянган баланың ботка ашап утырганын күз алдына китерәсезме? Сәгатьләр буена юлда бару, таныш булмаган шартларда сынау тоту стрессны көчәйтми калмыйдыр, мөгаен. Өстәвенә, укучыларга көнозыны ачлы-туклы йөрергә дә туры килә. Әлбәттә, шәһәр укучы­ларына бу җәһәттән күпкә җиңелрәк. Шартларның тигез түгеллеге БДИ нәтиҗәләрендә чагылмый калмый­дыр. Мәсәлән, бер мисал. Ярмәкәй районы укучылары, БДИ пунктларын оптимальләштерү нәтиҗәсендә, узган елны сынауны Бәләбәй шәһәренә барып тапшыр­ды. Бу хәл имтихан нәтиҗәләренә йогынты ясамый калмады, билгеле. Рейтинг буенча, 2015 елда Ярмәкәй БДИ нәтиҗәләре буенча 73 район арасында 23-25 урыннарда булса, узган елда барлык фәннәр буенча балларның төшүе күзәтелә. БДИны чит шәһәргә барып тапшыру укучыларның күпләп 9нчы сый­ныфтан соң мәктәптән китүенә дә сәбәпче булган. Шунысы куанычлы, быел ярмәкәйлеләр БДИны янә үзләрендә тапшыра. Әлеге хәл укучыларның эшләрендә уңай чагылыш табар дип ышанасы килә.
Бу җәһәттән, республика Башлыгы төбәктә БДИны үткәрүгә әзерлек барышы турындагы киңәшмәдә имтихан тапшыручы балаларга шартлар тудыруга җитди карарга кушты. Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, ерак районда яшәүче мәктәп укучыларын имтиханга бер көн кала кабул итү, аларны урнаштыру мөмкинлеген булдырыр­га кирәк. Мондый тәҗрибә узган ел Зилаер һәм Зианчура район­нарында үткәрелгән дә инде.
БДИ — баланың киләчәген билгели торган бик җаваплы сынау. Шуңа да аны тиешенчә оештыру, укучыларга уңайлы психологик мохит, яхшы шартлар тудыру бик мөһим. Оптимальләштерү җилләре шушы мәсьәләгә булса да кагылмасын иде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



35 укучыда — 100 балл!
21-06-2017 :: Мәгариф
35 укучыда — 100 балл!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»