Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Синдә үтте гомеремнең иң гүзәл чагы

05.07: Синдә үтте гомеремнең иң гүзәл чагы

Синдә үтте гомеремнең иң гүзәл чагыКраснокама районы Яңа Кабан интернат-мәктәбе 90 еллык юбилеена төрле еллардагы укучыларын җыйды


Синдә үтте гомеремнең иң гүзәл чагы
Мәктәп укучылар саны түгел, аларның абруй-дәрәҗәсе белән дан тота, диләр. Үзенең 90 еллыгын билгеләүче Краснокама районының Яңа Кабан интернат-мәктәбе шушы вакыт эчендә 2 меңнән артык кешене олы тормыш юлына озаткан. Зур юбилейга илебез һәм республика төбәкләреннән кайткан элекке укучыларын кочак җәеп каршы алды ул.

Синдә үтте гомеремнең иң гүзәл чагы


Президиум кунаклары – төрле елларда шушы мәктәпне тәмамлаган “Кама” агрофирмасы” хуҗалыгы рәисе Альфред Хаҗиев, Агыйдел шәһәре хакимияте башлыгы Фәнис Гыйльванов, Яңа Кабан белән Саузбаш авыл биләмәләре башлыклары Илшат Бәшәров һәм Эльза Хәйретдинова туган җиргә һәм халыкка тугры хезмәт итәләр.

Кичәнең октябрятлар, быргы кычкыртып, барабан кагып, кызыл галстуклы һәм бүгенге пионерлар, комсомоллар, яшь гвардиячеләр чыгу белән башлануы илебез тормышындагы төрле чорларын җанландыру булды. Үткәне данлы булган мәктәпнең бүгенгесе дә горурлык уята. Укытучылар коллективы – абруйлы, мәктәптә гаилә династияләре булу да шатландыра. Аларның күпчелегенең педагогик стажы 100 елдан артып китә. Укучылар да тырыш, зирәк һәм сәләтле.

Синдә үтте гомеремнең иң гүзәл чагы


Быел уку елын 106 бала тәмамлаган. Аларга 15 кеше белем һәм тәрбия бирә. Унберенчеләр педагоглар коллективын да, ата-аналарны да шатландырган: 5 укучының 4есе алтын медальгә лаек булган. Узган ел да 6 чыгарылыш сыйныф укучысының 3есенә медаль тапшырылган. Аларның барысы да югары уку йортында белем ала. Аннан алдагы елларда да укучылар уңышлары белән укытучыларын гел сөендереп кенә торган.

-- Башлангыч сыйныфлардан ук укучыларыбыз көчле. Ярышып укыйлар. Һәркайсының мавыгулары да күпьяклы, -- ди интернат-мәктәп директоры Гүзәлия Бәшәрова. – Коллективыбыз, ата-аналарның бер юнәлештә уртак эшчәнлеге, район һәм урындагы җитәкчеләр ярдәме нәтиҗәсе бу.

Синдә үтте гомеремнең иң гүзәл чагы


Төрле фәннәрдән олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар буенча уку йорты районда, укучылар саны күпкә артыграк булган Николо-Березовка һәм Куян мәктәпләреннән кала, өченче урында бара. Соңгы 15 елда Яңа Кабан укучылары “Хәвефсез тәгәрмәч” республика бәйгесендә район исеменнән чыгыш ясый.

Соңгы елларда Яңа Кабан мәктәбе спорт казанышлары белән дә горурлана ала. Ике ел рәттән интернат-мәктәпләр укучылары арасында республика спартакиадасы призеры була. Шушы уңышларны күреп алган Башкортстанның физик тәрбия бирү һәм Олимпия резервы әзерләү идарәсе начальнигы Рәшит Кәримов уку йортын Авыл җирендәге спорт корылмаларын капиталь ремонтлау буенча бөтенрусия программасына кертүгә булышлык итә. Нәтиҗәдә, биредә заманча спорт залы барлыкка килә. Быел мәктәп укучылар арасындагы Юрий Гагарин исемендәге кубокка Президент ярышларының төбәк этабында призлы урын яулый.

Синдә үтте гомеремнең иң гүзәл чагы


Яңа уку елына спорт залының түбәсен алмаштыру, канализацияне яңарту планлаштырылган. Акча бүленгән инде, эшләр башланачак.

Халык катнашлыгында иң көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүне күз уңында тотучы урындагы башлангычларны хуплау программасы буенча мәктәп тәрәзәләрен алмаштыру турында карар кабул ителүен ишеткәч, бәйрәмгә килгән күпләр бик теләп акчалата ярдәм күрсәтте.

Синдә үтте гомеремнең иң гүзәл чагы


Тантанада район хакимиятенең мәгариф бүлеге мөдире Юлия Соломенникова, ветеран укытучылар, элекке укучылар җыелучыларны сәламләде. Кунаклар өчен зур концерт әзерләнгән иде. Шушы мәктәпне тәмамлаган Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский белән Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинованың чыгышы концертка тагын да ямь өстәде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Вузны сайладыңмы әле?
20-07-2017 :: Мәгариф
Вузны сайладыңмы әле?
Тимурчылар тик тормый
17-07-2017 :: Мәгариф
Тимурчылар тик тормый








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»