Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Туган телләрне сакларга, өйрәнергә кирәк!

08.08: Туган телләрне сакларга, өйрәнергә кирәк!

Туган телләрне сакларга, өйрәнергә кирәк!Республика Башлыгы янә бер тапкыр моның мөһимлеген ассызыклады.

Хәбәр итүебезчә, 3 августта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов башкаланың Дим районында алып барылучы 161нче мәктәп-лицей төзелеше белән танышты. Аның барышында ул журналистларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирде. Аерым алганда, сорауларның берсе республика мәктәпләрендә туган телләрне укыту мәсьәләсенә кагылды.


– Ике атна элек Йошкар-Олада Русия Президенты Владимир Путин Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышын үткәрде. Аның билгеләвенчә, туган телләр – ил халкының байлыгы, аларны сакларга кирәк, Русия Конституциясе һәм законнары туган телләрне чикләүләрсез тулы күләмдә өйрәнү хокукы бирә. Шул ук вакытта, республикаларның төп телләре туган теле булмаган укучыларны аларның теләгенә каршы, көчләп өйрәтергә ярамый.
Башкортстан Мәгариф министрлыгы республикада туган телләрне өйрәнүгә бәйле хәлне тагын бер тапкыр тикшерде һәм 8-9нчы сыйныфларның башкорт телен дәүләт теле буларак мотлак өйрәнүгә кагылышлы төп белем бирү планнарына үзгәрешләр кертү кирәклеген белдерде. Шулай ук, федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм туган телләрне өйрәнү алымнары өлешендә Башкортстан һәм Русия законнарын яраштыру буенча алып барылучы эшкә бәйле дә кертеләчәк әлеге үзгәрешләр.
Мәгариф министрлыгы тиешле боерыклар чыгарачак. Бу башкорт, татар, чуваш һәм башка туган телләрне өйрәнү җәһәтеннән хәлне берничек тә үзгәртмәячәк. Сәгатьләрне киметү ягыннан да бернинди дә куркыныч юк.
Республикада башкорт телен саклап калу өчен барысын да эшләргә кирәклеген аңлау мөһим. Бу телдә бүген 1 миллионнан артык кеше сөйләшә.
Аерым алганда, мәктәпләрдә туган телне тирәнтен өйрәнергә теләүчеләр өчен өстәмә, факультатив дәресләр булдырылырга тиеш. Электрон укыту төрләре кертеләчәк. Бүген Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты башкорт телен электрон укыту программасын әзерли. Моннан тыш, теләүчеләр өчен кичке укыту төрен оештыру мөмкинлеген карарга кирәк.
Кыскасы, безгә үзенең туган телен өйрәнергә теләүчеләр өчен башкорт, татар, чуваш, мари һәм башка телләрне өйрәнү мөмкинлеген киңәйтергә кирәк. Бүген барлык уку йортларында да туган телләрне өйрәнү өчен шартлар булдырылган, бернинди чикләүләр юк.
Баланың туган телне өйрәнүе, беренче чиратта, ата-аналарга бәйле. Мин республикада башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнү яклы. Ата-аналар да моның белән килешер, дип уйлыйм.
Туган телләрне өйрәнү мәсьәләсен сәясәт белән бәйләргә, алар тирәсендә конфликт тудырырга кирәкми. Телне, милли гореф-гадәтләрне көчләп укытып булмый. Бу җәмгыятьнең таркалуына китерәчәк.
Әлеге мәсьәләләрне акыл белән һәм дөрес хәл итү зарур. Мәктәпләрдә туган телләрне өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Беркем дә алардан мәхрүм ителергә тиеш түгел. Бала хокуклары Конституция белән якланган.
Мәктәп директорларына мө­рәҗәгать итеп, шуны билгеләп үтәм: беренчедән, әлеге тема буенча спекуляциягә юл куймаска кирәк. Икенчедән, укытучылар бер­ләшмәсен, аеруча башкорт теле укытучыларын борчылырга мәҗбүр итәргә ярамый. Коллективларны саклап калу зарур, чөнки сәгатьләр саны киметелми.
8-9нчы сыйныфларга килгәндә, аларда өстәмә факультативлар кертеләчәк. Бу да укытучылар өчен йөкләнеш. Туган телләрен өйрәнергә теләмәүчеләр төр­кемнәрен ресурслар һәм укытучылар белән тәэмин итү өчен финанслау таләп ителгән очракта, без аны табачакбыз.
Башкорт теле булган, бар һәм булачак. Аны өйрәнү күбесенчә ата-аналар карарына бәйле. Шул ук вакытта, республикада башкорт телен саклап калырга кирәк. Бу бар яклап та мөһим, – диде Рөстәм Хәмитов.

Гөлназ ШӘФЫЙКОВА, мәгариф министры:

Туган телләрне сакларга, өйрәнергә кирәк!– Балалар яңа стандартлар буенча 7нче сыйныфтан шөгыльләнә. Ата-аналар кайсы туган телне сайлаулары турында гариза яза, шуннан чыгып, сыйныфта теге яисә бу тел – башкорт, татар, мари һәм тагын 11 тел өйрәнелә. Балалар башкорт телен туган тел буларак өйрәнүне сайламаган очракта, ул аларга факультатив буларак тәкъдим ителә.

Бүген башкорт телен мәктәп укучылары арасында гына түгел, башка теләүчеләр өчен дә өйрәнү мөмкинлеге тикшерелә. Студентлар, эшләүче кешеләр, пенсионерлар аны өйрәнү теләген белдерде. Алар өчен мөмкинлекләр киңәйтеләчәк, дистанцион, электрон төрдә өйрәнү шартлары тудырылачак. Моның өчен башкорт теле буенча яңа уку кулланмалары, анимация, нәфис фильмнар булдырылачак.

Бу – яңа белем бирү программасы, башкорт теле туган теле булмаганнар өчен аны өйрәнү буенча методика булачак. Быел һәм киләсе елда программа эшләнәчәк. Киләсе уку елы башыннан сынау төрендә аны файдаланып карап, арытаба куллануга тәкъдим итәрбез, дип уйлыйм.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Туган телне белү мөһим!
19-08-2017 :: Мәгариф
Туган телне белү мөһим!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»