Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Әзерлек яздан ук башланды”

12.08: “Әзерлек яздан ук башланды”

“Әминев” шәхси предприятиесендә хезмәт салучы Айнур Әлмиев белән  Илнур Богданов 1нче мәктәпнең яңа куллануга тапшырылган башлангыч  сыйныфлар бинасында җылылык челтәрен яңарталар.Яңа уку елы башланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Чакмагыш районында яңа уку елына нинди әзерлек белән киләләр? Шушы сорау белән без район мәгариф бүлеге җитәкчесе Мәнзура НӘБИЕВАга мөрәҗәгать иттек.

— Чакмагыш районында барлыгы 50 мәгариф учреждениесе — филиаллары белән бергә 24 мәктәп, 24 балалар бакчасы, 2 өстәмә белем бирү учреждениесе исәпләнә. Яңа уку елына әзерлекне без яздан ук башлап җибәрдек. Башта мәгариф учрежде­ниеләрен яңа уку елына әзерләү буенча махсус план төзедек. Бүген эшебезне шул план нигезендә алып барабыз.
Агымдагы елда иң күләмле ремонт эшләре Рәҗәп мәктәбендә алып барыла. Шушы көннәрдә “Урындагы башлангычларны яклау программасы” нигезендә — мәктәпнең тәрәзәләрен, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында — җылылык системасын, мәк­тәп коллективы һәм ата-аналар көче белән спорт залының идәннәрен алыштыру күзаллана. Бу эшләрне 1 сен­тябрьгә кадәр тәмамлау күздә тотыла.
Бүген, шулай ук, “Авыл мәк­тәпләрендә спортны үстерү” федераль программасы нигезендә 1нче мәктәпнең филиалы булган Яңа Коты мәктәбендә спорт залының түбәсе алыштырыла.
Моңа кадәр район үзәгендәге ике урта мәктәптә дә балалар ике сменада белем ала иде. “Юл картасы” федераль программасы нигезендә мәгариф учреждение­ләре алдына 2025 елга кадәр ике сменада укуны бетерү бурычы куелды. Шуны күз уңында тотып, район хакимияте карары нигезендә элекке Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең буш торган бинасы 1нче мәктәп карамагына тапшырылды. Бүген биредә район хакимияте бүлгән финанс исәбенә күләмле ремонт бара, яңа җи­һазлар алына. Агымдагы уку елында әлеге бинада башлангыч сыйныф­ларның бер өлеше (3нче, 4нче сыйныфлар) белем алачак.
Саннар теле белән
Район мәктәпләренә һәм аларның филиалларына быел 3397 бала укырга барачак. Шуларның 388е мәктәп ишеген быел тәүге тапкыр ачып керәчәк, ә 193е чыгарылыш сыйныфларында укыячак. Балалар бакчаларына исә 1585 бала йөриячәк.

Шунысын аерып әйтергә кирәк: урындагы хуҗалыклар да үз­ләрендәге мәгариф учреждение­ләрен ремонтлауга үз өлешен кертә. Мисалга, агымдагы җәйдә “Базы” хуҗалыгы җитәкчесе Вадим Соколов ярдәме белән Юмаш урта мәктәбе территориясе төзек­ләндерелде: капка-коймалары алыштырылды, машиналар туктый торган урын яңартып эшләнде.
Ремонт мәктәпләрдә генә түгел, балалар бакчаларында да оешкан төстә бара. Рапатта балалар бакчасында — электр үткәргечләре, Имәнлекулда канализация системасы яңартылды. Әле Үрнәк һәм Иске Калмаш балалар бакча­ларының тәрәзәләре алыштырыла, Сыерышбашта яңа ишекләр куела, коляскалар урыны, тамбур яңартып корыла. Бу эшләрнең барысын да 1 сен­тябрьгә кадәр тәмамлау күзаллана. Шулай ук, агымдагы уку елы алдыннан Иске Бәшир балалар бакчасының түбәсен алыштыру да планга кертелгән.
Йомгаклап әйткәндә, бүгенге көнгә мәгариф учреждениеләренең 80 проценты яңа уку елына әзер.
1 сентябрьгә кадәр калганнарында да әзерлек тәмамланыр, балаларны кояш кебек көлеп торган мәктәпләр һәм балалар бакчалары каршы алыр, дип ышанабыз.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Туган телне белү мөһим!
19-08-2017 :: Мәгариф
Туган телне белү мөһим!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»