Кызыл таң » Мәгариф » 16-04-2018: "Елның иң яхшы преподавателе" билгеле булды!

"Елның иң яхшы преподавателе" билгеле булды!

"Елның иң яхшы преподавателе" билгеле булды!Башкалада 10-12 апрельдә Уфа дәүләт технология һәм дизайн колледжында “Елның иң яхшы преподавателе-2018” республикасы конкурсы узды.

Бәйгенең сайлап алу этаплары һөнәри белем бирү оешмаларында һәм алты төбәк буенча үткән иде. Һөнәри осталыкларын һәм иҗади карашка ия булуларын күрсәтә алган җиде педагог финалга чыкты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеле булды. “Елның иң яхшы преподавателе” исеменә Стәрлетамак күппрофильле һөнәри колледж педагогы Гүзәл Әхмәтова лаек булды.
Беренче урынга - Самара дәүләт тимер юл университеты филиалы — Уфа тимер юл институтының Тимер юл транспорты техникумы преподавателе Оксана Ганцгорн, икенче урынга - Мәләвез күппрофильле һөнәри колледж педагогы Нина Дятлова, өченче урынга Уфа сәнгать-сәнәгать колледжы педагогы Лена Латыйпова чыктылар.
Җиңүчеләргә һәм призерларга Мәгариф министрлыгының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Кире күчергәБасып чыгарырга