Кызыл таң » Мәгариф » 16-04-2018: Бөтенрусия олимпиадасында безнекеләр сынатмады

Бөтенрусия олимпиадасында безнекеләр сынатмады

Бөтенрусия олимпиадасында безнекеләр сынатмадыУзган елның 7 ноябреннән агымдагы елның 2 мартына кадәр узган “Мин - профессионал” Бөтенрусия олимпиадасында республиканың югары уку йортлары студентлары 4 медаль яулады.

Олимпиадада катнашу өчен Русиянең 84 субъектындагы 828 вуздан 295 мең студент теркәлгән булган. Онлайн-сайлап алу этабында 50 мең кеше катнашкан. Олимпиаданың финалына илнең 78 төбәгендәге 431 вуздан 4824 студент чыккан.
Бөтенрусия олимпиадсының сайлап алу этабында республиканың югары уку йортларында белем алучы 1358 студент катнашты. Алар, төбәкне лаеклы күрсәтеп, Олимпиаданың 4 медален яулады. Менә алар — Уфа дәүләт нефть техник университеты студентлары Руслан Терегуловта һәм Ләйсән Мөхәммәтшинада - алтын, Башкортстан дәүләт медицина университеты студенты Әлфия Юмагуловада — көмеш, Уфа дәүләт авиация техник университеты студенты Илнур Мәкъсүтовта бакыр медаль. Шулай ук, шул ук вузларда белем алучы башка студентлар да призлы урыннарга лаек булды.
20 апрельдә Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары белән мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова очрашачак.

Кире күчергәБасып чыгарырга