Кызыл таң » Мәгариф » 15-05-2018: Республика Башлыгы стипендиясен аласың киләме?

Республика Башлыгы стипендиясен аласың киләме?

Республика Башлыгы стипендиясен аласың киләме?2018-19 уку елында республика Башлыгы стипендиясен алу өчен конкурс игълан ителә.

Бәйгедә югары уку йортларының магистрантлары, студентлары һәм бакалаврлары укуның — өченче , аспирантлар укуның икенче елыннан башлап катнаша ала.

Башкортстан дәүләт университетының филология юнәлешендәге факультетларында көндезге бүлектә белем алучы 3-5нче курс студентлары һәм магистрантлар Мостай Кәрим исемендәге стипендия алу өчен игълан ителгән конкурста катнаша ала.

Шулай ук, югары уку йортларының көндезге бүлекләрендә укучы 3-5нче курс студентлары, бакалаврлары һәм магистрантлары Мифтахетдин Акмулла исемендәге стипендия алу өчен игълан ителгән конкурста катнаша ала.

Кире күчергәБасып чыгарырга