Кызыл таң » Мәгариф » 16-05-2018: Соңгы кыңгырау көнне эчү тыела!

Соңгы кыңгырау көнне эчү тыела!

Соңгы кыңгырау көнне эчү тыела!“Соңгы кыңгырау” көнендә спиртлы эчемлекләр сату тыела.

Республикада 2017 елдан чыгарылыш сыйныф укучыларының бәйрәмендә алкоголь сату тыела. Закон бозучыларга штраф каралган. Кибет хуҗалары өчен - 20 мең сумнан 40 мең сумга, юридик берәмлекләр өчен 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына. Шулай ук продукциянең конфискацияләнүе дә мөмкин.

Башкортстан Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова аңлатуынча, Соңгы кыңгырау көнендә алкоголь продукциясе сатуны тыю профилактик һәм тәрбияви максаттан чыгып эшләнә.

“Беренче чиратта бу чара үсеп килүче буын арасында сәламәт тормыш алып баруны пропагандалауга юнәлтелә”, — ди Гүзәл Наил кызы.

Кире күчергәБасып чыгарырга