Кызыл таң » Мәгариф » 20-04-2017: Башкортстанда балалар бер сменада гына укыячак

Башкортстанда балалар бер сменада гына укыячак

Башкортстанда балалар бер сменада гына укыячакРеспубликаның мәгариф системасы илдә иң яхшылардан санала. Безнең югары уку йортлары ил күләмендә рейтингларда югары урыннарны били. Ел саен яңа мәктәпләр ачыла. Мондый игътибарга карамастан, хәл итәсе мәсьәләләр дә кала әле.

Премьер-министр Рөстәм Мәрданов фикеренчә, Башкортстанда балаларны бер сменалы укытуга күчерү төп максатларның берсе санала. Былтыр бер сменада укучылар саны арткан һәм 88 процент тәшкил иткән. Бу максатка төбәктә мәктәпләрне төзеп һәм төзекләндереп ирешелгән.
Бүген республикада 1375 гомуми белем бирү учреждениесе исәпләнә. Аларда 444,4 мең бала укый. Быел бер сменада гына белем алучы мәктәпләрне 90 процентка җиткерү күздә тотыла.
Балалар бакчаларына чиратларны киметү, балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне патронат гаиләләргә урнаштыру да төп бурычларның берсе булып калачак.

Кире күчергәБасып чыгарырга