Кызыл таң » Мәгариф » 20-05-2017: Эшкә бирсәң чын күңел

Эшкә бирсәң чын күңел

Лилия Абдрахманова укучысы Илсөяр Басариева белән.Лилия Абдрахманова укучысы Илсөяр Басариева белән.Укытучылар коллективы шушы сүзләрне девиз итеп алган.

Иске Күчәрбай авылы мәктәбенең 100 елдан артык тарихында биредә директор вазыйфасында егермедән артык кеше эшли. Алар арасында Благовар төбәгенең данлыклы педагогы Галимҗан Усманов кебек якты эз калдыручылар да булган, әлбәттә. Лилия Абдрахманова биредә җитәкче итеп 2016 елның февралендә билгеләнде. Әлләни күп вакыт үтмәсә дә, бүген шунысы ачык: яңа директор, коллективта тупланган бай тәҗрибәне нигез итеп алып, районның абруйлы уку йортындагы матур традицияләрне дәвам итә.


Лилия Сәнҗәр кызының педагогик эшчәнлеге тулысы белән Иске Күчәрбай мәктәбе белән бәйле. Башкортстан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлаган яшь белгеч юллама буенча 1982 елда бирегә эшкә җибәрелә. Чит телләр укытучысы була, 19 ел дәвамында тәрбия буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара. Бай тәҗрибәле педагог шушы мәктәптә 35 ел дәвамында барлык хезмәт баскыч­ларын да үтә.
Агымдагы уку елында биредә төбәктәге 8 авылдан 172 бала белем ала, коллектив 19 укытучыдан тора. Шунысы игътибарга лаек, ел дәвамында Иске Күчәрбай мәктәбе педагогик эшчәнлектә алдынгы тәҗрибә төбәге исемен тулысынча аклый алган. Уку елы барышында биредә төрле тематик белгечлекләр буенча 5 район семинары үтә. Атап әйткәндә, музыка белгечләре, сыйныф җитәкчеләре, социаль педагоглар, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары Иске Күчәрбай мәктәбендә булып, тәҗрибә уртаклашкан.
Мәктәпнең казанышлары исәбендә укучыларның район, республика чараларында, предмет олипиадаларында, төрле һөнәри конкурсларда актив катнашуын да билгеләү мөһим. Бу юнәлештә яхшы нәтиҗәләр булуы аеруча куанычлы. “Урал батыр” район конкурсында уңышлы чыгыш ясап, 5нче сыйныф укучысы Илсөяр Басариева өченче урынга чыга. Әйткәндәй, сәләтле укучы күптән түгел узган “Саумы, саумы, әкият!” иҗади бәйгесендә дә зур уңышка ирешә — районда җиңүче була. Шуны да билгеләп үтик: ул чарага әзерлекне Лилия Сәнҗәр кызы җитәкчелегендә үткән.
Мәктәптәге педагогия кол­лективының нигезен дә, директор кебек, бай тәҗрибәле укытучылар тәшкил итә. Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Галинаның хезмәт стажы утыз елдан артык. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмилә Әхмәтшина, географиядән белем бирүче Люция Мусина, укытучылар Зөлфия Мәҗитова, Әлфия Габитова коллективта абруйлы белгечләр, укучылар ихтирамын яулаган остазлар санала.
Уку елы ахыры — аеруча мәшәкатьле чор. Алда — имтиханнар, моңа бәйле чаралар күп. Иске Күчәрбай мәктәбендә чираттагы уку елы уңышлы төгәлләнәчәгенә шик юк.

Кире күчергәБасып чыгарырга