Кызыл таң » Мәгариф » 17-07-2017: Тимурчылар тик тормый

Тимурчылар тик тормый

Бакалы районының Иске Маты авылы мәктәбендә тимурчылар хәрәкәтен җанландырып җибәрделәр. Укучылар 70 яшьтән өлкәнрәк һәм ярдәмгә мохтаҗ авылдашларына ярдәм итә.

Кышын алар кар көри, җәй һәм көз айларында йорт эшләрендә ярдәмләшә. Бәйрәмнәр вакытында да өлкәннәр турында онытмыйлар, күмәкләшеп котларга баралар. “Күңел җылысы”, “Халыкара Хатын-кызлар көне”, ”Җиңү көне” дигән акцияләр зур оешканлык белән үтә. Һәр уку елы ахырында тантаналы линейкада тимурчылар эшләренә дә йомгак ясала.

Кире күчергәБасып чыгарырга