Кызыл таң » Мәгариф » 17-07-2017: Уфада II Евразия гуманитар форумы үтте

Уфада II Евразия гуманитар форумы үтте

Уфада II Евразия гуманитар форумы үтте
Уфада Евразия гуманитар форумын үткәрү традициягә әверелеп бара. Быел ул республика башкаласында икенче тапкыр оештырылды, беренчесе узган елның маенда үткән иде.


Уфа - Русиядә ЮНЕСКО мәктәпләренең глобаль челтәре әгъзасы булып торучы беренче шәһәр. Бүген Башкортстанда 83 мәктәп “ЮНЕСКОның ассоциацияле мәктәбе” статусын йөртә. Быелгы Евразия гуманитар форумы һөнәри белем бирү проблемаларына, шул исәптән, алдынгы технологияләр өчен эшче кадрлар әзерләү буенча көнүзәк бурычларга багышланды.

Кире күчергәБасып чыгарырга