Кызыл таң » Мәгариф » 12-08-2017: Мөһим сөйләшүдә ата-аналар да катнаша!

Мөһим сөйләшүдә ата-аналар да катнаша!

“Без яңа  уку елына бүгеннән  әзер!” — диләр Благовар районының  Кашкалаша мәктәбе укытучылары Гөлнара Бәхтиярова,  Әлфира  Нугаева һәм быел беренче сыйныфка төшүче  кызлар-малайлар.“Без яңа уку елына бүгеннән әзер!” — диләр Благовар районының Кашкалаша мәктәбе укытучылары Гөлнара Бәхтиярова, Әлфира Нугаева һәм быел беренче сыйныфка төшүче кызлар-малайлар.Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калды. Бу вакытка, гадәттә, мәктәпләрдә уку елына әзерлек эшләре инде тә­мамланган була. Ел саен август аенда мәгариф системасы хезмәткәрләре өчен үтә дә җаваплы чара – август киңәшмәсе үтә.

Республика педагог­ла­рының быелгы август ки­ңәшмәсе 11-12 августта уза. Әлеге зур форумның темасы – “Республикада тәрбия системасын камилләш­терү”. Анда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт универси­тетының социаль психология факультеты деканы Ю. Зинченко, министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары, югары һәм урта белем бирү учреждениеләре җитәк­че­ләре, район һәм шәһәр хакимияте башлыклары, аларның урынбасарлары, мәгариф бүлеге җитәкчеләре катнаша.
– Әгәр дә элек без районнар буйлап йөрсәк, быел педагогик конференцияне башкалада үткәрәбез. Бу хәл киңәшмәдә республикадан гына түгел, Русиядән дә спикерлар катнашуга бәйле. Узган елдагыларыннан аермалы буларак, быел педагоглар киңәшмәсе ике көн дәва­мында бара, – диде мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова әлеге әһәмиятле чара уңаеннан үткәрелгән матбугат конфе­рен­­циясендә.
Министр белдерүенчә, кадрлар мәсьәләсе һәм идарә итү буенча күп кенә сораулар Уфада октябрьдә үтәчәк “Укытучылар съезды”на һәм “Киләчәк мәгарифе” халыкара форумына күчерелде.
Киңәшмәнең беренче кө­нендә дискуссия мәйданчык­ларында, секция­ләрдә һөнәри белем бирү белән кызыксынучылар сөйләшү алып барды. Анда Мәскәүдән Русия Мәгариф академиясе вәкил­ләре дә катнашты. Бүген исә республикадагы тәрбия системасы мәсьәләләре, заманча белем бирү шартларында профилактика системасы органнарының балигъ булмаган балаларны социаль күнектерү буенча эшчәнлеге, белем бирү сыйфатын бәя­ләүнең милли-төбәк системасы, һөнәри белем бирү учреждениеләрендә тәрбия эше мәсьәләләре каралачак. Әлеге әһәмиятле киңәшмә барышында республикада тәр­бия бирү системасының матди-техник базасын камил­ләштерүгә багышланган төр­ле күргәзмәләр үтүе дә кө­телә.
Быелгы август киңәшмәсе ата-аналарның катнашуы белән дә үзенчәлекле.
– Без беренче тапкыр киңәшмәдә ата-аналар өчен мәйданчык булдырабыз. Анда 1 июньдә үткән Республика ата-аналар форумында катнашкан кешеләр җыелачак. Алар “Башкортстан Республи­касының алдынгы карашлы ата-аналары” җәмәгать оешмасын төзү идеясе белән яна. Без ата-аналар белән хез­мәттәшлек итәргә, анык эш планын, юл картасын төзергә әзер, — диде Гөлназ Шә­фыйкова.

Кире күчергәБасып чыгарырга