Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Данлы җиңү белән кaйтырмын!..

13.10: Данлы җиңү белән кaйтырмын!..

Данлы җиңү белән кaйтырмын!..Бәдрүш Мокамайның хатыны Клавдия Архиповага хатлары.



Минем кадерлем Клавка!
...14 ай инде явыз дошманга каршы Бөек Ватан сугышы бара. Бүген 1 сентябрь. 2 айдан — Бөек Октябрь ре­во­люциясенең 25 еллыгы. Без бу бөек бәй­рәмне фашизмга каршы көрәшебездә зур уңышлар белән каршы алырга тиешбез. Көньяк фронттагы безнең гас­кәр­ләребез дә дошманга җимергеч удар бирер һәм көнбатышка куар. Гитлер армиясе тиздән, бик тиздән бөтенләй юк ителер.
Бөек Ватаныбыз безгә боерык бирә, без ант итәбез: “Дошманны көн­батышка куабыз һәм аны юк итәбез!”
Безнең өчен хурлык — каушап калу,
Һич хас түгел безгә куркаклык.
Яшәгәнче фашист колы булып,
Герой булып үлү мең артык!
Клава! Нинди күңелле яшәдек без сугышка кадәр! Ирекле, бәхетле һәм шат булдык. Фашизм безнең бу бәхетле тормышны тартып алырга, сине хур итәргә, балаларыбызны, газиз балаларыбызны — Линария белән Эмманы буып үтерергә яки кол итәргә тели. Фашистлар тарафыннан яраланган ирләрне, хатыннарны, үтерелгән балаларны, хур ителгән яшь кызларны үз күзләрем белән күрдем! Нинди кызганыч алар!..
Бер факт: бер авылда партизан йортына ут төртәләр. Өйдә калган 5-6 яшьлек малай ут эченнән яшь баланы алып чыга. Бу кечкенә малай үзенең сеңлесен — кул баласын үлемнән коткаруына шат. Ләкин юкка гына. Немец офицеры малайны туктата, яшь баланы кулына ала һәм аны дөрләп янган утка ташлый. Бала тик бер генә тапкыр кычкырырга өлгерә...
Мондый фашистлар азмыни? Мин үземнең сөекле балаларым — Лина­рияның, Эмманың шундый үлем белән үлүен теләмим. Шуның өчен, үлемнең күзенә туры карап, дошманга каршы атакага барам!
Клава! Мин сезне бик-бик сагынам. Өч айдан артык синнән хатлар юк. Клавка, ничек яшисең? Балалар исәнме?
Хуш, хат көтәм. Б. Мокамай.
1 сентябрь, 1942 ел.

Клава!
Үзеңә һәм сөекле балаларга — Линария белән Эммага гаять күп сагыну сәламе. Үзем исән-сау һәм сезгә дә шуны телим.
...Посылка җибәрмәвеңә үпкәләмим. Өстә кием җылы. Ашау-эчү яхшы, тартырга бар. Сәламәтлегем яхшы. Бераз көрәйдем дә. Битләр туп-тулы. Тик нервылар гына какшады.
Быелгы яз чәчәкләрен без бергә өзәрбез. Безнең җиңү көннәре якшәм­бедән соң килә торган дүшәмбе кебек якын инде.
Гитлер черегән йомыркага утырган тавык сыман. Йомыркадан чебеш чыкмый, ә тәне чери. Гитлер армиясенең һәм аның “Яңа тәртибе”нең бер аягы җирдә булса, икенчесе гүрдә инде. Ул бетле йолкыш килмешәкләрнең бетәр көне килеп җитте.
Мине сораганнарга сәлам әйт. Хуш. Сине сөюче Бәдрүш Мокамай.
10 декабрь, 1942 ел.

Кадерле Клава!
Синнән хат килсә, бик күңелле була. Билгеле, немецларны куабыз, тукмыйбыз, изге җиребезне бандитлардан тазартабыз. Данлы Кызыл Армия дошманга удар артыннан удар бирә.
Радио һәм гәзитләр совет крестьян­нарының зур патриотик күтәрелеше, тылда үз-үзен аямыйча эшләп, фронтка гаять зур ярдәм итүен сөйли. Кыскасы, бөтен илебез халкы һәм дөньяның бөтен прогрессив халкы фашист юлбасарларына каршы күтәрелә. Фашизмның хурлыклы рәвештә дөмегәчәгенә шик юк.
...Минем белән Дүртөйле районыннан Имай Утар егете Җиһаншин хезмәт итә. Васильевны күргән юк.
Клава, бәхетле тормыш теләп калам. Хуш. Сине мәңге сөюче Бәдрүш Мокамай.

Кадерле Клава!
Үзеңә һәм сөекле балаларга гаять күп сагыну сәламе...
Күптән түгел “Башгосиздат”тан: “Сезнең 700-800 юл шигырегезне “Фронт истәлекләре” исемендә 1943 елның беренче кварталында басарга планга керттек. Кулъязмагызны көтеп калабыз”, — дигән хат алдым. Шигырьләрне күчереп җибәрәм. Май аена кадәр басылып чыгырга тиеш. Казан да шигырьләр сорый. Ләкин вакыт та, кәгазь дә юк. Пьесаны кайткач язармын, дип торам...
Сәлам белән сине сөюче Б. Мокамай.
6 гыйнвар, 1943 ел.

Клавдия!
Үзеңә һәм сөекле балаларга – Линарияга һәм Эммага йөрәгемнең иң тирән төбеннән сәлам.
Мин утлар, сулар, дары төтеннәре аша үтеп алга, Көнбатышка барам. Бик күп нәрсәләр күрдем. Менә бер вакыйга: көзге салкын көн иде. Без бер авылга кердек. Немецлар бу авылны ташлап качты. Авыл яна иде. Немецлар аңа ут төрткән. Салкын яңгыр ява. Урамда өшеп беткән 6-7 яшьлек бер баланы күреп алдык. Ул яланаяк, яланөс. Дер-дер килеп калтырый, тешләре тешкә тия. Үзе: “Безнекеләр, әнкәем, безнеке­ләр килә!” – дип кычкыра. Авылга азат итүче Кызыл Армия керүен ул да аңлый. Без аны үзебез белән җылы өйгә алып кердек. Күмәч ашаттык, сөт һәм җылы чәй эчердек. Бу баланың әтисен немецлар үтергән, әнисен офицерлар өчен фәхешханәгә озатканнар.
Клава! Күптән түгел без баланың әнисен коллык газабыннан коткардык. Безнең боецлар искиткеч батырлык белән сугыша.
Клава! Немецларны кара канына батырып куабыз. Безнең җиңү көннәре якынайганнан-якыная.
Мине сораучыларга һәммәсенә дә сәлам. Хәзергә хуш.
Сине мәңге сөюче Бәдрүш Мокамай.
19 гыйнвар, 1943 ел.

Минем кадерле Клава!
Линарияга һәм Эммага бик күп сәлам.
...Әйе, Клава, Агыйделнең өстен дулкынландырып, дөбердәп Дүртөйле пристанена ак һәм аксыл буяуга буялган пароходлар килеп туктарлар. Пароходтан чыгучы пассажирлар арасында син мине күреп шатланырсың. Мин бөтен­ләй әүвәлгечә. Әйе, мин элекке Мокамай. Ләкин, әүвәлгегә караганда, гуманлылык – кешене, чын кешене сөю артты, дошманга нәфрәт уты көчәйде. Сугыш мине чыныктырды. Дөньяны аңлау киңәйде. Сиңа булган мәхәббәт – таулардан биек, океаннардан тирән, июль киче кебек җылы. Бу – безнең киләчәктә Агыйдел буендагы язгы таң кебек матур тормыш төзүгә ярдәм итәр.
Клава, миңа 34 яшь. Бик күп җирләр кичтем, күпне күрдем. Ләкин Агый­дел буе һәм Дим буе кебек матур табигатьне очрата алмадым. Әкият сыман бит ул безнең Агыйдел буе!
Клава, миңа 34 яшь. Ләкин мин бөтенләй карт түгел әле. Минем тамырларым буенча яшьлек каны ага. Мин һәр авыруны тыныч рәвеш­тә, салкын канлылык белән үткәрә беләм. Хә­зер мин үпкә авыруын тәмам җиңдем инде...
Фашизмны җиңеребезгә сугышның беренче көннәреннән үк ышанган идем. Сиңа шуны әйтергә тиешмен: Идел һәм Дон буенда Гитлер капканга эләкте. Гитлерның муенына элмәк эленде, ул тиздән эт үлеме белән дөмегер!
Немец генералы фон Габленц хатынына болай дип яза: “Кадерле Кита! Һәрвакыттагыча, мин уйланам, барысыннан да бигрәк, сине хәтергә төше­рәм. Без монда зур кризис кичерәбез, һәм, һәрвакыттагыча, моның нәрсә белән бетәчәге билгеле түгел”. Немец генералы эшнең нәрсә белән бетәрен белми, ә без беләбез: эш аның дөмегүе белән бетәчәк!
Клава! Мин бүген кич безнең частьтагы татар-башкортлар өчен туган телдә доклад сөйләячәкмен. Безнең һәртөрле телдә гәзит чыга һәм төрле телдә докладлар, лекцияләр оештырыла. Артистлар алдынгы позициягә килеп концерт куя. Окопта радио, шахмат, гәзит, китаплар...
Сине мәңге сөюче Бәдрүш Мокамай.
20 гыйнвар, 1943 ел.

Клава бәгърем!
...Мин бер төрле сүзләрне берничә хатка язам, чөнки берсе бармаса, икенчесе барыр, дип уйлыйм.
Минем өчен зур шатлык (һәм ул синең өчен дә шатлык булырга тиеш) – Уфада “Фронт истәлекләре” дигән китапны басалар. Теге сугышка кадәр язган зур китапны (“Язгы таң”) сугыштан соң бастырырмын. Әле “Линарияга хатлар” дигән исемдә хикәяләр язам. 8 хикәя (хат) язылды инде. “Кан өчен кан” пьесасының бер пәрдәсен язып бетердем. Калган ике пәрдәсенең киңәйтелгән планын яздым. Кайткач очлармын. Тагы 5-6 дәфтәр җибәрсәң, башка сорамас идем инде. Казан хикәяләр, очерклар сораган иде. Күчереп җибәрергә кәгазь булмады. Бер шигырь язу өчен дә күпме кәгазь кирәк икәнен үзең беләсең. Чөнки әллә ничә мәртәбә төзәтергә, әллә ничә мәртәбә күчерергә туры килә.
...Боекма, театрларга, киноларга бар. Күбрәк халык арасында бул һәм күңелеңне ач.
Яз көне бәрәңге утыртырга тырыш. Аннан соң, культмагка фото әйберләре кайтса, алмый калма. Боларны акчаң булса гына ал.
...Балалар үсеп беткәндер инде. Син аларны әтиегез тегене, яки моны алып кайта, дип алдама. Бернәрсә дә алып кайтып булмас. Мин сезгә бик зур һәм кайнар сөюемне, тирән дуслыкны алып кайтырмын. Бу барыннан да кыйммәт­рәк!
Хәзергә хуш. Сине мәңге сөюче Бәдрүш Мокамай.
5 февраль, 1943 ел.
Кадерле Клава!
...Бүген 10 февраль. 10 гыйнвардан бирле синнән хатлар юк. Ни өчен? Белмим.
Һәр урыны матур Ватанымның,
Һәр урыны җанга ягымлы.
Ә шулай да үзем туып үскән,
Агыйделкәй буен сагындым.
Сәлам белән сине мәңге сөюче Бәдрүш Мокамай.
10 февраль, 1943 ел.

Клава, бәгърем!
...Бүген “Башгосиздат”тан хат алдым. “Җыентыгыгызны басып чыгарабыз, рецензияне Сәйфи Кудаш язды һәм үзе редакторлык итә”, дип язганнар.
Мин дә сине төн саен төшемдә күрәм. Әлбәттә, бик тә сагынам! Ләкин без авырлыкны җиңә белергә тиеш! Ил зур җиңүгә табан — зур тантанага табан атлый. Җиңү — бу сүз йөрәкләрне шатлык белән тутыра, күңелне күтәрә.
Полнит музыкой наши сердца
Долгожданное слово Победа! —
дип яза шагыйрь Алексей Сурков. Һәм ул тагы да болай ди:
В этом слове —
солдатская честь,
Радость встреч
после долгой разлуки.
В этом слове совершенная месть
За обиды, за слезы и муки.
Бу бик дөрес! Җиңү — ул солдатның намусы һәм озак сагынулардан соң күрешү шатлыгы! Җиңү — бу сүздә җә­берләүләр, күз яшьләре һәм авырлыклар өчен үч алуның тормышка ашуы!
Сине мәңге сөюче Бәдрүш Мокамай.
13 февраль, 1943 ел.

Клава!
... Кайгырма, мин исән кайтачагыма бик нык ышанам. Утлар-сулар кичтем, үлемгә туры карап бардым. Ләкин немец пулясы ала алмады мине һәм киләчәктә дә ала алмас!
...Дошман кара канга манчылып чигенә. Мин немецларның меңәрләп-меңәрләп үлгән гәүдәләрен күрдем, ләкин кызганмадым. Чөнки алар безне үте­рергә, безнең туганнарыбызны, балаларыбызны үтерергә килде. Менә хәзер алар безнең җиребездә үзләренә кабер тапты.
...Әйе, бетле килмешәкләр чигенә. Кызыл Армия дулкын булып ургылып алга бара. Кызыл Армия үз иңендә ирек, бәхет алып бара. Кичә генә гитлерчылар кулында ыңгырашкан авыллар, шәһәрләр азат ителә, иркен сулыш ала. Һәркайда шатлык. “Безнекеләр, безнекеләр!..” — диләр, тәбрик итәләр, шатланалар. Менә бер төркем кызылармеецлар әсирләрне алып килә. Алар шундый шөкәтсез. Кайберләре колакларын иске чүпрәк яки яулык белән бәйләгән, кайберләренең бер аягында — итек, икенчесендә — пима. Пычраклар, бетлеләр. Менә шулай бәйрәм без­нең урамга күчте. Бу шатлыкны аңлату өчен сүзләр җитми. Ләкин без масаймыйбыз. Алда тагы да зур көрәш булачагын беләбез һәм җиңәчәгебезгә бик нык ышанабыз. Әйе, без тиздән, бик тиздән җиребезне шул бетле килмешәк­ләрдән тазартырбыз. Гитлерның дәү­ләтен, армиясен, Европадагы “яңа тәр­тип”не юк итәрбез.
Клава! Мин бу сүзләрне шатлыгымны аңлату өчен язам. Күрешү көннәре якын булуын аңлату өчен язам.
Хәзергә хуш. Сәлам белән сине – Клавны, Линарияны, Эмманы сөюче Бәдрүш Мокамай.
21 февраль, 1943 ел.

Клава!
Сорауларыңа җавап:
1. Безнең чәчкә аткан бөек илебезгә гаять мәкерле, явыз һәм көчле дошман һөҗүм итте. Бу соры чуманың котырып һәм үлем агуы чәчеп, ажгырып килүен фәкать Кызыл Армия генә туктата алды. Ул аны туктатты һәм Көнба­тышка куа башлады. Быел кыш көне Кызыл Армия искиткеч зур уңышларга ия булды! Моңа бөтен дөнья таң кала! Уңышлар зур! Ләкин без уңышлар белән масаерга тиеш түгел, хушкүңеллелеккә, тынычлыкка бирелә алмыйбыз. Дошман чигенде һәм чигенә, дошман зур ударлар алды һәм тукмалды һәм үз канына батып хәлсезләнде. Ләкин ул әле хәлсез түгел, алда әле безнең бик зур көрәшләр тора. Бу көрәш зур корбаннар сорый һәм безнең үз-үзебезне аямыйча эшлә­вебезне, көрәшүебезне таләп итә. Син үз хатыңда да бу хакта бик дөрес язгансың. Бу хатыңны укып, мин синең политик яктан гаять дәрәҗәдә үсүең өчен бик шатландым.
2. Шигырь язган кеше ул үсми, дигән сүз ул дөрес түгел. Такташның нинди романы бар? Ә ул нинди бөек шагыйрь!
3. Шигырьне, хикәяне сугыштан соң язарсың, дисең. Эш процессында аңа хас әсәрне тудырырга кирәк. Сугыштан соң башка төрле проблемалар булыр. Ул чакта әдәби әсәрләр дә сугыштан соңгы бурычларны үтәүгә буйсыныр. Дөресме?
4. Мин күп йоклый алмыйм, шигырь­ләр язам. Безнең сәгатьләр тревогалы! Дошманны җиңү өчен аз йокларга, күп эшләргә кирәк. Дөресме?
5. “Линарияга хатлар” китабының уникенче хикәясе-хаты язылды. Тагын да берничә хикәя-хат булыр.
6. Пьесалар язарга мин сәләтле түгел. “Кан өчен кан” яраклы табылса, “Заминировать ителгән кеше” исемле пьеса язарга исәп бар.
7. Кайткач, “Без Уралдан” дигән поэма язарга исәп бар.
8. Мин сугыштан соң берәр ел яки колхозда, яки берәр хуҗалык эшендә эшләячәкмен, бәлки...
Сәлам белән Б. Мокамай.
21 апрель, 1943 ел.

Минем дөньядагы иң якын иптәшем, иң якын дустым Клава!
Сиңа һәм балаларым Линария белән Эммага халыкара пролетариатның бөек бәйрәме – 1 май көнендә ялкынлы сәлам җибәрәм. Үземнең исән икәнемне белдерәм һәм сезгә дә исәнлек, минем шатлыгым өчен озын-озын гомер яшәвегезне телим.
Бөек Совет халкы һәм Кызыл Армия 1 Май бәйрәмен фронтта һәм тылда зур җиңүләр белән каршылый. Дошман безнең тарафтан каты ударлар алды. Тиздән башкисәр фашистик банда­ларның бөтенләйгә бетәр көне, безнең данлы җиңү көннәре килеп җитәр. Мин сине һәм иптәшләреңне фронт өчен тагы да зуррак энергия белән эшләргә чакырам. Без үзебезгә төшкән бурычны намус белән үтибез. Тиздән фашистик башкисәрләрне җир йөзеннән себереп түгәрбез. Без бу көрәштә ялгыз түгел. Безнең куәтле союзникларыбыз бар. Безнең коалициябез киңәя һәм ныгый. Безнең коалициягә кергән илләрнең көче санап бетергесез. Германиянең һәм аның союзникларының көче көннән-көн кими. Шик юк, җиңү безнең якта булыр. Яшәсен безне җиңүләрдән җиңүләргә алып баручы бөек юлбашчыбыз.
Бәдрүш Мокамай.
1 май, 1943 ел.

Минем дөньядагы иң якын иптәшем, иң якын дустым, җанкисәгем Клач!
Сиңа һәм кадерле балаларга күптән-күп, чук-чук сәлам. Менә бер атнадан артык инде синнән хатлар килми. Са­гынуның чиге юк. Аны монда язып та, сөйләп тә аңлатырлык түгел. Фашизмны тар-мар итеп, кырып бетергәч, кайтырмын һәм кулдан килгән кадәр аңла­тырмын. Фашизмның бетәр көне ерак түгел инде.
Минем өчен кайгырма. Үзеңнең сәла­мәтлегеңне сакла. Миннән хатлар килми торса, син мине үлгәндер, дип уйлама. Кайчакта хат язарга мөмкинлек булмый тора. Ни әйтсәң дә, мин бит фронтта.
...Әлбәттә, сугыш бераз борчыды, но мин һәрвакытта да күтәренке күңел­ле. Авырлыклар очраганда, мин аларны сабырлык белән күтәрәм.
Сине мәңге сөюче Бәдрүш Мокамай.
2 май, 1943 ел.

Клава бәгърем!
...Кичә синнән берюлы 6 хат алдым һәм җавап яздым. Бүген тагы да сиңа хат язарга карар кылдым.
Май азагы, көн бик ямьле. Менә тиздән минем армиягә алынуыма 2 ел тула. 2 ел вакыт бик кечкенә түгел, сагындырды. Урамда очраган һәр кыз баланы Линарияга һәм Эммага охшатып сөям. Синең рәсем минем кесәмдә. Мин анда:
“Тузанлы юллар
буйлап поход йөрим,
Үтеп чыктым утлар, ялкыннар.
Рәсемеңне саклыйм түш кесәмдә,
Һәм уйлыймын синең хакыңда”, дип шигырь язып куйдым.
Клавдия, исән кайтсам, сугыштан соң кайда эшләү мәсьәләсендә өч төрле планым бар:
1. Мәскәүдә калу.
2. Уфада эшләү.
3. Дүртөйледә эшләү (яки берәр башка районда).
Сугыштан соң Мәскәүдә калу авыр түгел. Син үзеңнең фикереңне яз.
Сине мәңге сөюче Бәдрүш Мокамай.
30 май, 1943 ел.

Кадерле Клава!
...Бу арада минем адреслар алмашынып торганга күрә синнән менә ике айга якын инде хат алганым юк. Мин хәзер терелеп киләм инде. Менә хат язганда куллар калтырамый, дияргә ярый.
Мин “Башгосиздат”ка “Линарияга хатлар”ны басмый торырга сорап хат яздым. Төзәтәсе бар. Ә пьесаның язмышы ничек икән? Бик беләсе килә.
Тормышың ничек? Беләм, бик җиңел түгелдер. Тиздән җиңү белән мин кайтырмын. Сезне бик сагындым.
Конверт тышындагы адрес буенча хат язып кара, бәлки алырмын. Ә даими адрес юк. Терелеп чыккач, даими адресны хәбәр итәрмен.
Сине сөюче Бәдрүш Мокамай.
29 июль, 1943 ел.
Минем кадерлем Клава!
Сиңа — минем, дөньяда иң якын иптәшемә, иң кадерле һәм исеме минем йөрәгемдә мәңгегә урын алган Клавама бик тә күп сагыну сәламе.
Бүген синең хатыңны алдым һәм шунда ук хат язарга утырдым. Менә мин бу юлларны язганда Новороссийскины алу уңае белән Мәскәү җиңү­челәрне котлый, салют бирә. Йөрәктә шатлык хисләре ургый, җиңү көннәре, фашизмның бетәр көннәре якыная...
...Ике ай авырдым. Температурам 39,8 һәм аннан да артты. Укол белән генә гомеремне саклап алып калдылар. Мин сиңа “терелеп киләм инде”, дип хат язган көннәрдә түшәктән дә тора алмый идем. Партиянең кешеләр хакында көндәлек хәстәрлек итүе нәти­җәсендә бу коточкыч авырудан котылдым. Хәзер инде менә терелеп киләм дияргә була. Сәламәтлек мактанырлык түгел. Җиңгәннән соң дәваланырбыз әле.
Мин озакламый тагы да фронтка китәчәкмен. Дүртөйле яңалыкларын, үз тормышыңны сөйләп хат яз.
Сәлам белән сине мәңге сөюче Бәдрүш Мокамай.
17 сентябрь, 1943 ел.

Клава!
Бүген Сәйфи абыйдан хат алдым. Син җибәргән пьеса аңа барып юлыкмаган. Ярый, ул ята бирсен әле. “Линарияга хатлар”ның төзәткәнен алсаң, вакытың булганда күчер, ләкин Казанга җибәрмә. Сәйфи Кудашка җибәрерсең. Ул аны альманахка кертергә вәгъдә итә. Күчергәндә “Ил егете” дигән шигырьне төшереп калдыр. “Салкын чишмә янында” шигырьнең беренче куплетын:
“Мин ял иткән чишмә эргәсендә
Утырып шома чуер ташына...
Беләсеңме, кайнар сугыштан соң
Салкын чишмә суы бал сыман...” — дип төзәт.
Калганын һәммәсен дә үзгәртмичә күчер.
Сәлам белән Б. Мокамай.
7 октябрь, 1943 ел.

Минем кадерлем Клава!
Үзеңә һәм сөекле кызларым Линария белән Эммага бик күп сагыну сәламе.
Кичә кич белән “Урал егете” китабын алдым. Басылып чыккан. 9 данәсен сиңа җибәрәчәкләр. Сакла китапны. “Линария”ны “Минария” дип язганнар. Икенче кат бастырганда төзәтермен әле. “Линарияга хатлар”ны күчергәч, Сәйфи Кудашка җибәр. Ашыкма, күчергәндә хаталар җибәрмәскә тырыш. Күчергәч бер кат укып чык. “Ил егете” шигырен төшереп калдыр.
Үземнең сәламәтлек хәзер начар түгел. Сезне бик сагындыра.
Китапның берсен (“Урал егете”) Әминевка бир.
Бу арада әдәби әйберләр язу белән шөгыльләнмим. Кайткач язармын әле.
Хәзергә хуш. Сәлам белән сине сөюче Мокамай.
17 октябрь, 1943 ел.

Кадерле Клава!
...Мин хәзер Мәскәүдә түгел инде, Мәскәү калды. Мин Көнбатышка табан карап киттем. Тиздән дошманны бө­тенләй бетереп, данлы Уралыма, ямьле Агыйдел буена кайтырмын. Бу көннәрне зур түземсезлек белән көтәм. Гитлер лагеренда таркалу башланды. Безнең — Англия-Совет-Америка коалициясе ныгыды. Мин быел кыш дошман бөтен­ләйгә бетәр, дип уйлыйм
“Линарияга хатлар”ны Сәйфи абыйга җибәрдеңме? Пьесаны, вакытың булса күчереп, үзебезнең артистларга күрсә­теп карарга кирәк иде.
Хәзергә хуш. Сәлам белән сине мәңге сөюче Бәдрүш Мокамай.
Адрес: полевая почта 36513-Е, Мухамедзянову Б. М.
11 ноябрь, 1943 ел.

Минем кадерлем Клава!
...Ярцево шәһәрендә булдым. Ике-өч кенә төзек йорт калган. Һәммә йорт немецлар тарафыннан яндырылган һәм шартлатылган. Безнең йөрәктә үч алу хисләре яна. Ул сәгать сукты инде.
Сезне бик сагынам. Мин ишектән чыгып киткән чакта синең: “Исән-сау йөреп кайт”, дип әйтүеңне бер дә онытмыйм.
Хәзергә хуш, сине мәңге сөюче Бәдрүш Мокамай.
29 ноябрь, 1943 ел.

Кадерле Клава!
...Үткен авылы кешесе Дәүли Нәҗ­миев минем хәлләр турында сөйләгән икән. Дөрес, бу бит сугыш. Фашизмны тар-мар итү өчен барган Бөек Ватан сугышы, әлбәттә, җиңел түгел. Ләкин без, большевиклар, җиңүләр белән масаймаган кебек үк, авырлыклар килгәндә дә сыкрамыйбыз.
“Линарияга хатлар”ны Казанга җибәрми тор әле. Пьесаны җибәреп карасаң ярар иде.
Мин фронтка киттем, әле барып җитмәдем. Барып җиткәч тә яңа адресны язармын. Хәзергә хат язмый тор.
Мин 1 Май бәйрәменә өйдә булырмын дип торам.
Хәзергә хуш! Сине мәңге сөюче Бәдрүш Мокамай.
7 декабрь, 1943 ел.

Клавдия!
Бүген, сиңа хат язганнан соң, кызыклы һәм гаять сирәк очрый торган бер вакыйга булды. Көндезге сәгать 12ләрдә иптәшем Әсәдуллин Шәмси ашыгып кайтып керде.
— Әйдә әле чыгыйк, — ди.
— Нәрсә булды? – дим.
— Суфияновны беләсеңме? Ул Дүртөйледә редактор булып эшләде, — ди.
— Беләм, — димен.
— Белсәң, әнә шулар биредә...
— Кайда?
— Квартирда. Сәгать 4тә Мәскәүгә китәләр.
Без икәүләп алар төшкән фатирга киттек. Барсам, ни күзем белән күрим: Суфияновның хатыны Тамара һәм аның әтисе Мөхәммәт утыралар. Вакыт бик тар иде. 40-45 минут чамасы сөйләшеп утырдык. Суфиянов 1941 елда фронтта һәлак булган.
Сәлам белән сине мәңге сөюче
Б. Мокамай.
11 декабрь, 1943 ел.

Минем кадерлем Клава!
...Яңадан фронтка килдем һәм менә 20 көннән артык инде окопларда, землянкаларда. Көн саен һөҗүм итәбез һәм алга барабыз.
Әгәр дә исән кайта алсам, көндә­лекләрдән торган бер китап язар идем.
Дошманны тиздән җиңәрбез. Синең көтә белеп көтүең һәм мәхәббәтең саклап йөртә бугай мине. Хуш, хат яз. Бәдрүш.
Минем кадерлем Клава!
...Менә бер айга якын инде яңадан фронтта. Гомумән, синнән аерылганга һәм Бөек Ватан сугышына киткәнгә өченче ел. Бик сагындым. Сине һәм балаларны күрәсем, сөйләшәсем килә. Шушы өч елда авыр һәм җиңүле юллар үттем. Син дә зур авырлыклар кичердең.
...Быел безнең җиңү елыбыз булыр. Җиңү син көткәнчә булмас, ул тиз һәм көтелмәгәнчә булыр.
Биредә кыш бик җылы, бик салкын дигәндә 8-10 градус. Хуш!
Сине сөюче Бәдрүш Мокамай.
19 гыйнвар, 1944 ел.

Кадерле Клава!
Барыгызга да сәлам. Үзем исән. Язган хатларыңның берсен генә алып өлгердем. 21 февральдә яраландым. Аяк-кул эшләми. Пуля җилкәгә эләкте һәм шунда калды. Операция дүрт сәгатькә сузылды, ләкин пуляны алалмадылар. Өченче тапкыр операция ясаячаклар. Курыкма, әлбәттә, тиздән тереләчәкмен.
Клава! Минем бик иске кара портфель булыр. Ул шкафта. Шуны югалтма. Анда кирәкле кәгазьләр.
Хуш. Сине сөюче Бәдрүш Мокамай.
7 март, 1944 ел.

Сөекле Клава!
...Өченче операциядә умыртка астыннан пуляны алдылар. Авыр булды, чөнки наркоз белән түгел иде. Ләкин тавыш чыгармадым. Мактана дисәң дә язам инде. Врачлар минем бу түзүгә гаять гаҗәпләнделәр.
Мин әле һаман дәваланам.
Сәлам белән Бәдрүш Мокамай.
23 апрель, 1944 ел.

Минем кадерлем Клава!.
Озакламый фронтка китәчәкмен. Синең мине сөюең моңа кадәр мине саклады һәм киләчәктә дә саклар, мин исән булырмын.
Сәламәтлек бик яхшыдан түгел. Никадәр түземле булсам да, табигать үзенекен итә — чәчләргә ак керә башлады. Ләкин мин мондый каты сугыш чорында яшәвем һәм кешелекнең бәхете өчен кискен көрәштә турыдан-туры катнашуым белән үземне бәхетле дип саныйм.
Сагыну сәламе белән, бары тик сине генә сөюче Бәдрүш Мокамай.
15 май, 1944 ел.

Кадерле Клава!
Үзеңә һәм сөекле кызларым Линария белән Эммага бик күп сагыну сәламе.
...Менә без көткән 2нче фронт ачылды һәм ул көн саен киң булып җәелә бара. Безнең җиңү көннәре хәзер күренә инде.
Син өч ел минсез яшисең. Авырдыр, беләм. Ләкин мин кайтырга күп калмады инде. Сагынуның чиге юк.
Сәлам белән сине мәңге сөюче Бәдрүш Мокамай.
17 июнь, 1944 ел.

Кадерле Клава!
...Мин үткән хатымда бер ай медработник булырга укыйм, дип язган идем. Анда бер-ике көн укыгач, ярам авырта башлады һәм яңадан госпитальгә кердем. Сезне сагынам. Балаларны бик тә күрәсем килә. Күрешү көннәренең (әгәр дә исән булсам) якын икәнен син үзең дә сизә торгансыңдыр инде?
Мин дәвалана торган җир бик ямьле. Башкортстандагы Чехов исемендәге санаторийны хәтерләтә. Тиздән терелермен.
Клава!
Бик күп йөрдем, бәгърем,
Тын океаннан Карпатка кадәр атладым.
Бик күп кеше күрдем, ләкин йөрәгемә
Синнән якын кеше тапмадым!
Күптән инде синнән хатлар ала алмыйм. Сезнең ничек яшәвегез белән кызыксынам. Бу арада әдәби әсәрләр язганым юк. Сәламәтлек яхшыдан түгел һәм кәгазь дә юк.
Сәлам белән сине мәңгегә сөюче Бәдрүш Мокамай.
1 июль, 1944 ел.


(Ахыры. Башы 116нчы санда).


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



1812 елгы Ватан сугышында башкорт полклары
Вчера, 09:54 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
1812 елгы Ватан сугышында башкорт полклары
“Атландым атның биленә,  киттем Герман җиренә...”
Вчера, 00:00 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
“Атландым атның биленә, киттем Герман җиренә...”
Шәфкатьлелек җимешләре
17-08-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Шәфкатьлелек җимешләре
Бөек сугыш геройлары истәлегенә
8-08-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Бөек сугыш геройлары истәлегенә
“Кызылармияче сәламен күндереп…”
3-08-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
“Кызылармияче сәламен күндереп…”
“Кайгы дивары” – халык мемориалы
31-07-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
“Кайгы дивары” – халык мемориалы
Изге җаннар турында мәңгелек истәлек
15-07-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Изге җаннар турында мәңгелек истәлек
Кайту
8-07-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Кайту








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»