Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Ватан сакчысы” дигән һөнәр бар

23.02: “Ватан сакчысы” дигән һөнәр бар

“Ватан сакчысы” дигән һөнәр барЛатвиянең Ауце шәһәрендәге Елгавас урамының төньяк ягында, Бривибас урамы белән шәһәр чите арасында хәрбиләрнең туганнар каберлеге бар. Анда 1941-1945 елларда һәлак булган 3923 совет солдаты җирләнгән. Гранит ташка Бөек Җиңү өчен башларын салган шушы яугирләрнең фамилияләре, инициаллары язылган. Шушы истәлек плитәләрендә полковник “Шәфыйков Вахит Шәфыйк улы” дигән сүзләр дә бар.

Аның бөтен язмышы сер белән чолганган. Вахит Шәфыйков хакында сакланган мәгълүмат унлаган архивка бик вак, еш кына бер-берсе белән бәйләнмәгән фрагментлар һәм фактлар булып таралган. Әлегә чаклы бу кешенең туганнары һәм якыннары аны “Карпат-Ужгород” һөҗүм операциясе барышында Дунай елгасы аша салынган күпер шартлаганда һәлак булган дип уйлыйлар. Бары 65 елдан соң гына аның тормыш юлыннан бөтенләй башка төрле фактлар ачыклана. Моңа аптырарлык та түгел, чөнки Вахит Шәфыйк улы иң катлаулы һәм хәвефле һөнәр иясе – разведчик була.


Ул 1912 елның 5 дека­б­рендә Уфа губернасы Бәлә­бәй өязенең Абдул­кәрим авылында (әле Ярмәкәй районына карый) дөньяга килә. Әтисе Шәфыйк Төхвәтуллин Бунин хуторы янындагы урманнарда десятник булып эшли, 4 ул һәм 2 кыз тәр­бияли.

Вахит 6 яшьтән 12 яшь­кәчә авыл мәдрәсәсендә укый, ә буш вакытында, елга буйлап яланаяк йөгерә-йөгерә, күрше Писмән авылына урыс теле укытучысы Анатолий Швай янына бара, чөнки белем алу теләге бик көчле була.

1923 елда авылда крестьян яшьләренең башлангыч мәктәбе ачылгач, бик шатлана ул. Бераздан Ярмәкәй авылындагы җидееллык мәктәптә укуын дәвам итә, ә 1930 елда Бәләбәй педагогия техникумына керә, авыл баласы өчен бу зур казаныш була. Вахит 1932 елда үз теләге белән Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә языла.

Тырыш, сәләтле егет 1933 елның ноябренә кадәр Пенза шәһәренең полк мәктәбендә башта курсант, аннан соң отделение командиры була, аннары 1936 елның ноябренә чаклы Казан пехота училищесында укый.

“РККА лейтенанты” званиесе бирелгәч, Пугачёв шәһәрендәге 5387 санлы частьта рота командиры урынбасары, батальон штабы начальнигы булып хезмәт итә. 1939 елның декабренә чаклы ул — Генераль штаб­ның Хәрби академиясе тыңлаучысы. Аны тәмам­лагач, Кызыл Армия Генераль штабының Баш идарәсе карамагына күчерелә.

Фашизм белән сугыш аның өчен 1941 елның 22 июненнән шактый иртә башлана. Советлар Союзының иң яхшы танкистлары һәм подводниклары, артил­ле­рист­лары, очучылары, разведчиклары Европа һәм Азиянең “кайнар” нокталарында сугыша һәм башларын сала. Вахит Шәфыйков та шун­дыйларның берсе була.

1941 елның 25 маенда аны Кытайга командировкага җибәрәләр. Бу вакытта ул гарәп, инглиз, немец теллә­рен камил белә, кытай телен дә үзләштерә. 1941 елның июнендә Вахит Шәфыйк улы хатыны Александра Петровна һәм улы Альберт белән туган авылына кайта.

Бу зур вакыйгага әверелә. Вахит авылдашлары алдында чыгыш ясый, ә кичтән авыл клубында, туган ягына бу кайтуы соңгысы булуын сизенгәндәй, хатыны белән озаклап вальс әйләнә. Икенче көнне, авылда гаиләсен калдырып, кабат Мәскәүгә юллана. Ә берничә көннән сугыш башлана.

Вахит артыннан ук фронтка туганнары Закир, Нәфыйк, Жәмил дә китә.

Баш разведка идарәсе карамагында булган капитан Шәфыйковны Урта Азия хәрби округы штабы бүле­генең оператив разведка пункты начальнигы яр­дәм­чесе итеп тәгаенлиләр. Аннары ул Керки оператив пункты (Керки шәһәре Төрк­мәнстандагы Чарджоу шәһә­реннән — 213, Әфганстан чигеннән 57 чакрымда урнашкан) начальнигы ярдәм­чесе итеп билгеләнә. М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмам­лагач, 1943 елның 11 октяб­рендә Шәфыйков разведка бүлеге начальнигы, Югары Башкомандующий Ставкасы резервында торган 98нче укчылар корпусы штабы начальнигы итеп үрләтелә.

Майор Шәфыйков дош­манның көчен һәм мөмкин­лекләрен дөрес бәяләү өчен разведка планнары төзи. 1943 елның 31 декабрендә иптәш Шәфыйков дошманны эзәрлекләү нияте белән төн­ге разведка оештыра. Аның нәти­җәсендә кулга ике “тел” алына. Алардан фа­шист­ларның 58нче дивизиясе коман­дованиесенең ният­ләре һәм планнары турында яшерен хәрби документлар кулга төшерелә.

Шәфыйковның разведчиклар белән оста җитәкче­лек итүе нәтиҗәсендә корпус 33 чакрымга алга китә, 143 авыл һәм шәһәрне, 2 тимер юл разъездын азат итә.

1944 елның 22 сентяб­рендә Вахит Шәфыйк улы 11нче укчы дивизиянең 219 укчы полкы командиры урынбасары итеп раслана.

Дивизия бу вакытта Балтыйк буендагы һөҗүм опе­рациясендә катнаша.

Риганы азат иткәч, безнең гаскәрләрнең көче нык кими. Кешеләр, туктаусыз маршлардан арып, хәлдән тая. Әмма һөҗүмне туктатырга ярамый, дошманны диңг­езгә таба эзәрлекләү бурычы куела.

Югары Башкомандующий Ставкасы 2нче Балтыйк буе фронтына 1нче Балтыйк буе фронты белән берлектә немецларны Курляндиядә тармар итү бурычын йөкләтә. Бу ярымутрауда сугышның өч елында тотрыклылыгы белән билгеле “Төньяк” армиясе төркеменең төп көчләре камап алынган була. 16 октябрьдә подполковник Шәфыйков дошман гаскәр­ләренең Курляндия группировкасын юк итүдә катнаша.

Аерым кеше өчен сугыш – зур һәм кечкенә, бәхетле яисә фаҗигале очраклылыклар чылбыры. Фронт юлларында туганнар да бер-берсе белән очраша.

Салдуска һөжүм итү операциясе барышында Вахит окопта якташы Гакый Кашаповны очрата. Алар якын туганнардай кочаклаша, шат­лык­ларының чиге булмый. Сөйләшкәндә Вахит болай ди: “Без каты алышка керә­без, белмим, ул ни белән бетәр. Исән калсак, һичшик­сез, күрешербез, туйганчы гәпләшеп утырырбыз...” Гакый Вахитны исән килеш күргән соңгы авылдаш була.

1944 елның 27 октябрен-дә Латвиянең Куги авылы тирәсендә Шәфыйков полк­ның укчы подразде­ление­ләрен һөҗүмгә өнди. Нәти­җәдә, дошманның көчле миномёт һәм артиллерия уты астында аның оборонасы өзелә. Дошман чигенә. Һө­җүм вакытында Вахит Шә­фыйков гел алгы сызыкта була. Аның җитәкчелеге астында укчы подразде­ле­ниеләр бик күп фашистларны юк итә, әсирлеккә ала. Күр­сәткән батырлыклары өчен 1944 елның 28 октябрендә 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Аяусыз бәрелешләрнең бер­сендә, 1944 елның 23 нояб­рендә, 31 генә яшен тутырган полковник Шәфыйков батырларча һәлак була...

1945 елның февралендә туганнары Вахитның үлү хәбәрен, шәхси әйберләрен, орден-медальләрен ала. Агач чемоданда хәрби киеме, итекләре, эш дәфтәрләре, китаплары, будильнигы, авыз гармуны ята, бер почмакта орден-медальләре салынган була.

Хәрби офицер Вахит Шә­фыйков бөтен көчен, сәлә­тен, тырышлыгын һәм осталыгын, солдат маһир­лыгын, бөртекләп туплаган сугышчан тәҗрибәсен һәм гомерен Ватанны саклауга бирде.

Энҗе Шәфыйкова,
Башкортстанның атказанган укытучысы,
Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлеге әгъзасы.
(Фото Рәшит Шәфый­ков­ның гаилә архивыннан алынды).


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Һәйкәл янында
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Һәйкәл янында
Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салынды
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салынды
Әтиләребез –  Җиңү  солдатлары!
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әтиләребез – Җиңү солдатлары!
“Күкләребез  аяз булсын иде...”
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
“Күкләребез аяз булсын иде...”
Яугир рухы тыныч
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Яугир рухы тыныч
Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?
25-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
20-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
17-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»