Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

20.04: Җиңү җиңел яуланмады

 Җиңү җиңел яуланмадыТыныч тормышның, Туган илнең кадерен белеп яшәсәк иде.

1961 ел. Сыйныфыбызга яңа укытучы килеп керде. Ир кеше... Мөлаем йөзле, төз гәүдәле, әмма күп нужа күргәнлеге маңгаена бихисап сырлар белән язылган.


— Мин Терегулов Исмәгыйль Кәлимулла улы булам, — дип таныштырды үзе белән. — Сезгә урыс теле һәм әдәбияты дәреслә­рен укытачакмын.
Исмәгыйль Кәлимулла улы 1903 елның 25 ноябрендә Благовар районының Каргалы авылында туган. Гражданнар сугышы елларында 25нче Чапаев укчылар дивизиясе составында Совет власте өчен көрәшә. Аннары Мәскәүдәге артиллерия училищесын тәмам­лый. 1933 елда Башкортстан дәү­ләт китап нәшриятында Г. Әминев белән берлектә кызылармеецлар, допризывниклар өчен “Артиллерия” исемле китап язып бастыра. 303нче дивизиянең артиллерия начальнигы вазыйфасында Мол­давиягә ил чиген сакларга җибәре­лә. Бөек Ватан сугышын Кишинев шәһәрендә каршылый. Ветеран менә ничек хәтерли сугыш башланган мәлне:
— Мин бу вакытта полк белән командалык итә идем. Дошман безнең чиккә килеп, Прут елгасын чыгарга уйлады. Әмма безнең дивизия үзенең танклары, артиллериясе белән дошманга күперләр салырга ирек бирмичә, 13 июльгә кадәр фашист гаскәрләрен кырды. Өч дошман полкын тар-мар иттек, күп солдатларын пленга алдык, трофей техника, коралга баедык.
Янә дә Дубоссар авылы янында дошманның механикалашкан полкын юкка чыгардык. Фашистлар урындагы халыкны үтереп, талап, аларның мөлкәтен җыйган. Бер бронялы автомашинада немец илбасарлары талаган бик күп хатын-кыз киемнәре таптык. Бу күренеш сугышчыларга ачу өс­тенә ачу өстәде. Нәфрәт йөзеннән үч итеп ничек тә СС дивизиясенең штаб начальнигын урларга карар кылдык. Тиздән разведчикларыбыз аны кулга төшерде. Бу батырлыгы өчен старшина Аникеенкога Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә кече лейтенант Кабашный Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде. Нәтиҗәдә, дивизиябез, дошманның план-максатларын белеп алып, СС дивизиясен аз югалтулар белән тар-мар итте.
Кызганычка каршы, тиздән аның часте башка полклар белән бергә камалышта кала һәм тар-мар ителә, исән-калганнар, шулар арасында И. Терегулов та әсир­лек­кә төшә. Бик күп фашист лагерьларын кичә каһарман. Иң соңгысы һәм иң хәтәре 1938 елда төзелгән. Маутхаузен үлем концлагере була. Немецлар аны “Лагерь-ана” дип атый. Биредә Исмә-гыйль Кәлимулла улы генерал Дмитрий Карбышев белән таныша. Аны “үлем блогы” дип аталган авырулар һәм үлемгә дучар ител­гәннәр өчен тәгаенләнгән 20нче блокта тоталар. Патриот-генерал барча әсирләргә фашистлар алдында тез чүкмәскә, җиңүгә ышанырга, солдат намусына тугрылык саклап, ничек тә исән калырга өнди.
1945 елның 16 февралендә тетрәндергеч вакыйга була. Барча әсирләрне плацка куып чыгаралар да, тезеп бастыралар һәм үлем тамашасы күрсәтәләр. Ул шуннан гыйбарәт: коточкыч салкында фашистлар генерал Д. Карбышев һәм янә дә 200 әсир өстенә брандспойттан су сиптереп, тере килеш туңдырып, боз саркофагтан һәйкәл коялар.
— Бөек Германиягә хезмәт итәр­­гә теләмәсәгез, барыгызны да шушындый үлем язмышы көтә! — дип куркыта СС офицеры.
Җавап йөзеннән әсирләрнең йөрәгендә — фашистларга карата нәфрәт үче, ә үлемне куркусыз ка­бул иткән иптәшләре өчен горурлык хисе арта.
Каменоломняларда, штольняларда иза чиккәндә, Исмәгыйль Кәлимулла улы һәр адымда фашистлар кылган җинаятьләргә юлыга һәм җәбер күрә — әсир­ләрне ачтан үтерәләр, “мунча кертеп”, тончыктыргыч газ белән агулыйлар, фашист юморы кулланып, кылган вәхшәтләреннән кызык табалар. Әйтик, каменоломня стенасын “парашютчылар стенасы” дип атыйлар һәм әсирләрне тотып, түбәнгә — таш өстенә очыралар.
Үлем баскычының 186 басмасы ветеранның аеруча исендә калган. Тоткын авыр таш күтәреп шул баскыч буйлап менәргә тиеш булган. Үти алмаганнарны үлем җәзасы көтә. Җәзага дучар ителгәннәрне, махсус арбага утыртып, музыка астында дар агачы янына алып килгәннәр. Дарга арестантларның үзләреннән астырганнар. Моның өчен аскан әсиргә 3 сигарет бирелгән. Асарга теләмәсә, үзен асканнар.
Табиб-эсэсовчылар тоткыннарда ач тору тәҗрибәсе үткәргәннәр, игәү белән тешләрен койганнар. Укытучыбыз да бу сынауга дучар ителә һәм физик ныклыгы нәти­җәсендә генә исән кала. Тәҗри-бәгә юлыккан 370 кешедән 116сы үлә.
— Бер француз әсиренең аркасына матур роза чәчкәсе татуи­ровкалап ясалган иде, — дип хәтерли ветеран. — Көннәрдән бер көнне француз югалды. Баксаң, аның тиресен салдырып, лагерь коменданты өстәл лампасына абажур эшләткән.
1945 елның 4 маенда штурмлаучы союзникларның гаскәрлә­реннән куркып, 9000 эсэсовчы лагерьны ташлап кача. Калган бер­ничә йөз сакчыны коралсызландырып, әсирләр складларны ачып, кораллана.
5 май көнне америкалылар лагерьга керә. Алар хәрби әсирләр арасында СССРга кайтмагыз, ан­да сезне үлем хөкеме, яисә концлагерь көтә, Көнбатышта калыгыз, дип агитация үткәрә. Шулай итеп, кайберәүләр, американнарга бирелеп, туган илгә әйләнеп кайтканчы урау юллар үтә. Чынлап та, туган ил, аның өчен кан-җан коеп, тәмуг газаплары күреп, әсирлектән кайткан балаларын кочак җәеп каршы алмый. Үлемне җиңеп, яшәргә атлыгып кайткан Исмә­гыйль Кәлимулла улы да, меңләгән башка әсирләр шикелле, мыскыллы допросларга дучар ителә. “Гаебе юк”, — дигән таныклык алганчы сугыш җимергән Беломорканалны төзекләндерүдә катнаша.
— Мондагы эш һәм яшәү шартлары фашистларның “Веноклы каберләр” каменоломнясы шикелле коточкыч иде, — дип искә төшерә ветеран.
1946 елның февралендә генә туган якка кайтып төшә үлем мәхшәрендә дә көр күңеллелеген, яшәү дәртен саклаган ветеран. Сугышка кадәр ул Башкорт­стан­ның халык комиссары Гыймаз Яһү­­динның бертуган сеңлесе Зәйнәп Җиһангир кызына өйләнә. Сугыш башлану белән гаиләсен Кишинев шәһәреннән тылга озата. Безнең Тузлыкуш чибәре Зәйнәп апа белән ике ул — Ринат һәм Ра­вилне тәрбияләп үстерәләр.
Исмәгыйль Кәлимулла улы сугыштан соң тәүдә — укытучылар институтын, аннары читтән торып пединститутны тәмамлый һәм пенсиягә чыкканчы Тузлыкуш урта мәктәбендә балалар укыта. Гоме­ре буе гәзит-журналларга языша. Хаклы ялга чыккач та алар белән тыгыз элемтәдә яши. Гаиләсе бе­лән Уфага күчкәч, “Совет Башкор­тостаны” гәзите хәбәрчесе буларак, республиканың төрле район­нарына командировкаларга юллана. 1976 елда дөнья куя.
Ике дәрәҗә Дан ордены, бик күп хәрби медальләр кавалеры Исмәгыйль Терегулов кебек көчле рухлы батыр яугирләребез әнә шулай иңнәрендә күтәрде каһәрле сугыш авырлыкларын.
Тузлыкуш авыл Советыннан гына да 17 яугир әсирлеккә төшә. Аларның унысы концлагерьда һәлак ителә, 7 кеше, Гулагларны үтеп, тән һәм күңел яралары бе­лән кайтып керә. Менә алар: Баһа­манов Закир, Терегулов Исмә­гыйль, Хәбибрахманов Мияссәр, Усманов Миргарифан, Шакиров Гәрдән, Сөләйманов Мөбарәк, Җиһангиров Әмирҗан.
— Җиңү җиңел яуланмады, туганнар. Шуны истән чыгармагыз. Тыныч тормышның, туган илкә­е­безнең кадерен белегез! — ди тор­ган иде безгә ветеран укыту­чыларыбыз.
Истә тотабыз сезне, батыр яугирләр!

Камил Фазлетдинов.
Тузлыкуш авылы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уфага Җиңү поезды килә
23-04-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Уфага Җиңү поезды килә
“Ватан сакчысы” дигән һөнәр бар
23-02-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
“Ватан сакчысы” дигән һөнәр бар
Яралардан һаман  җан сыкрый
16-02-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Яралардан һаман җан сыкрый
Фронт сызыгы — һәркемнең йөрәгендә
26-01-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Фронт сызыгы — һәркемнең йөрәгендә
Данлы җиңү белән кaйтырмын!..
13-10-2016 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Данлы җиңү белән кaйтырмын!..
Данлы җиңү белән кайтырмын!..
6-10-2016 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Данлы җиңү белән кайтырмын!..
Биредә ватанпәрвәрләр тәрбиялиләр
13-08-2016 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Биредә ватанпәрвәрләр тәрбиялиләр
Кайгылы чаклар онытылмый
4-08-2016 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Кайгылы чаклар онытылмый








Новости русской версии сайта


sendmail

Яңа номер

48 (25052)

от 25 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»