Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Сезгә рәхәт тормыш теләп калам...”

02.05: “Сезгә рәхәт тормыш теләп калам...”

“Сезгә  рәхәт тормыш  теләп калам...”Өпочмаклы солдат хатлары шулай тәмамлана.

Алдымда Бөек Ватан сугышы елларында Фәхертдинов Әхмәтнә­гыймнең һәм Фәтхетдинов Сәлихҗан­ның (бертуган булсалар да фами­лияләре ике төрле) тылдагы ата-ана­лары, эне-сеңелләре зарыгып көтеп алган хәбәр-хатлары. Сәлих­җан – 1916, Әхмәтнәгыйм 1921 елда Илеш районының Иштерәк авылында туганнар. Кечкенә генә әлеге кәгазь кисәкләре аларның исән икәнлеген белгертеп, шушы хатларны укучыларга шатлык китергән. Сандык төбендә 75 ел сакланып таушалган, саргайган хатлар. Латин графикасы белән дә, кириллица белән дә язылганнар. Аларда — фронто­вик­ларның уйлары, якты өмет­ләре, изге теләкләре, шатлык һәм борчылулары.
Аналарны сагыну, сөю белән
Сугарылган солдат хатлары.
Шул хатларда, гүя,
чагыла кебек
Илгә биргән изге антлары,
Әхмәтнәгыйм, авыл мәктә­бен тәмамлагач, Бәләбәй педагогия техникумында белем ала. Шуннан соң эшкә тәгаен­ләнә, Манчар мәктәбен­дә балалар укыта. 1940 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Авылга язган хатларыннан шул мәгълүм: ул Житомир өлкәсенең Овруч шәһә­рендә хезмәт итә, Бөек Ватан сугы­шының тәүге көненнән үк хәрә­кәттәге армиядә. Тыныч тормышта иң изге һөнәрләрнең берсен сайлап, балаларга аң-белем бирергә ниятләгән Әхмәтнәгыйм нибары 21 яшендә, 1942 елның октяб­рен­дә хәбәрсез югалган. Иштерәк авылыннан ил азатлыгы өчен башын салган 122 каһарманның берсе ул.
...Фронт хатларын әнкәлә­ре Нә­гыймә апа кадерле ядкарь итеп саклаган. Сагыну-юксынулары күңе­ленә сыешмаганда сагышлы ана шул хатларны кулына алыр булгандыр. Гомере буена догалар укый-укый “улым Әхмәт­нәгыйм исәндер, менә кайтыр, менә кайтыр...” дип көткәндер. Нәгыймә апаның күңеле үзе бу дөнья белән хушлашканчы улының һәлак булуына ышанмаган...
Ә аналар, нечкә күңеллеләр,
Көн дә хатлар көтә улыннан.
Хәер-догаларын укып көтә,
Күзен алмый киткән юлыннан...
...Ут эченнән чыккан сугыш хатларының бик сирәкләре генә килеп җиткән. Әйтергә кирәк, халыкта хат саклау гадәте булмаган. Өлкән буын хатирәләреннән шуны да беләбез: хат килгән көн шатлыклы көн була, хат укыганда тирә-юнь күршеләр бергә җыелган. Үзләренең газизләре турында берәр кәлимә сүз ишетелмәсме дигән өмет бергә җыя торган булган аларны. “Батырларча һәлак булды...” дигән, күз яшьләре түгәргә мәҗбүр иткән кайгылы хәбәр килсә, авыл халкы югалтуны да бергә кичергән. Күпчелек өйләрдә әлеге “кара кәгазьләр” дә сакланмаган. Халыкта, мондый хатлар өстәмә кайгы китерә, дигән ышану яшәгән.
Әхмәтнәгыймнең укытучы икәнлеге аның язган һәрбер сүзеннән күренә. Туган җире­нә, гаиләсенә бул­ган җылы хисләре таушалмаган да, саргаймаган да. “...Менә нәрсә, безнең хат килмә­гәнгә күз яше түк­мәгез, безнең өйгә генә килгән кайгы түгел, бөтен ил кан түгә, исән булсак, бер кайтырбыз... Ашлыкларны чәчә алдыгызмы, ач түгелсезме? Барысы турында да языгыз, хат көтәм.Сезгә рәхәт тормыш теләп калучы Әхмәт. Яздым: 21/ V – 42 елны, көчле яңгыр соңында кояшлы ямьле көнне”, дип язган ул соңгы хат­ларының бер­сендә.
... Фәтхетдин бабайның тәүге хатыны җиде баласын калдырып вафат була. Шуннан соң ул 1915 елда Нә­гыймә апага өйләнә. Алар хәлле тормыш белән яшәгән. Ихатада ике йорт, төзек кура-каралты тулы мал-туар булган. Моңа маңгай тирен сыпыра-сыпыра көч түгеп кенә ирешел­гән, әлбәттә. Ишле балалар кул арасына керә башлау белән басуда эшләгән. Алар кырдан иртәрәк кайта калса, Фәтхет­дин бабай: “Кояш баерга дил­бегә озынлык вакыт бар әле,” дип кабат эшкә җибәрә торган булган. Янә җиде балалары туган. Шулардан бүген Нәзһәбикә белән Фәнүзә апалар исән-сау.
Нәгыймә апа мәрхүмә булгач, өчпочмаклы фронт хатла­ры аның оныгы, Зәлифә апа­да (Сәлихҗан абзыйның кызы) кадерләп саклана. Зә­ли­фә апада, шулай ук, ата­сының да фронт хатлары бар. Сәлих­җан абзый төз гәүдәле, ихлас аралашучан кеше иде. Колхозда төрле эштә эшләде, урта звено җитәкче вазыйфаларны башкарды. Ул, әткәсе буенча бертуган агалары Хи­ра­җетдин, Хөснулла, Габдулла, Лотфулла, Мөхәррәм, энесе Әхмәтнәгыйм кебек үк, сугыш башлангач ук фронтка китә (1941 елның 28 июнендә). Аллаһка шәкер, Хираҗетдин, Хөснулла, Габдулла, Мөхәр­рәм, Сәлихҗан абзыйлар, Гитлер Германиясен һәм милитаристик Японияне тар-мар итеп исән-сау әйләнеп кайталар. Барысын да авылдашлары ихтирам итте. Фронтовиклар матур итеп дөнья көтте, балаларын аякка бастырды. Әмма, ни аяныч, Лотфулла (Мәскәү­дә яшәгән, заводта эшләгән, шәһәрне бомбага тотканда һәлак була) белән Әхмәтнәгыймгә туган җиргә кайту насыйп булмый.
Авыл халкы әле дә хәтерли: Сә­лихҗан абзый, армиядән демоби­ли­зацияләнгәнгә кадәр, авылга сугылып, ата-анасын юатып китү юлын таба.
...1945 елның июне. Сугыш елларында тәмам хәлсезләнеп, көч-хәл белән Җиңү таңын аттырган, әле тыныч тормышка күңелләре ышанмаган авылдашларны шаккатырган вакыйга була. Ямьле җәй кичендә Иштерәккә әрҗәсенә баштан-­аяк коралланган хәрбиләр утырган автомашина килеп керә. Артыннан тузан туздырып үткән машинага өлкәннәр хәвефләнеп карап калса, бала-чага аның артыннан йөгерә.
Ниһаять, Кәкре урамда Фәтхетдин бабайлар турына килеп туктый машина. Шофер янәшәсендә утырган таза гәүдәле өлкән сержант кабинадан сикереп төшә. “Әстәгъфирулла, Сәлихҗан бит бу!” ди кулларын каш өстенә куеп карап торган күршеләр. Баксаң, Сәлих­җан агаларның эшелонга төялгән часте, көнбатыштан көнчыгышка – Япониягә каршы сугышка китеп барганда, Туймазы тимер юл станциясендә туктала. Тәүлектән артык торасы булганга, Сәлихҗан ага командованиедән туган авылына кайтып килергә рөхсәт алган була.

* * *

“Солдат хатлары”н укыганда гыйбрәт тә аласың, бүгенге тыныч тормышка да сөенәсең, ил азатлыгы өчен корбан булган якташлар, туганнар тавышын ишеткәндәй була­сың. “Бик сагындым…” дип башланган ул хатлар туганнар арасындагы якын мөнә­сәбәтләр үрнәге дә. Кызганычка каршы, яуда башын салганнарны, аларның сагынулы һәм сагышлы хатларын Җиңү көннәрендә генә искә төшерәбез. Ә бит фронт хатлары – сугышка киткән солдатны туган җире белән тоташтыручы күзгә күренмәс, кылдай нечкә кү­­пер. Алар – тарих, мәңге үзгәрми торган хакыйкать.
Фронт хатларында язылганнар күңелләрдән җуелмасын иде. Өмет­ләрен өзмичә көткән аналар һәм апа­лар гүр ияләре инде. Алар да, буыннар алмашынган саен, күңел­ләребездән ерагаймасын — ныклык, чыдамлылык символы булып саклансыннар.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
20-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
17-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
Данлыклы разведчик истәлегенә
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Данлыклы разведчик истәлегенә
Күз яшьләре тик шатлыктан булсын!
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Күз яшьләре тик шатлыктан булсын!
Ул хәбәрсез югалмаган!
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Ул хәбәрсез югалмаган!
Бабамның рухы сынмаган
11-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Бабамның рухы сынмаган
Oнытылган сугыш
11-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Oнытылган сугыш








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

59 (25063)

от 23 мая 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»