Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

06.05: Онытылган cугыш

Онытылган cугыш

Суомиссами өчен алыш
Көнчыгыш Финляндиядә 163нче совет дивизиясе, ике колоннага бүленеп, Суомиссами авылына илткән тар урман юлы белән хәрәкәт итә. Калын кар хәрәкәтне кыенлаштыра. Кырык градуслы суыклар тиешенчә киендерелмәгән кешеләрнең үзәгенә үтә. Ак халатлар кигән чаңгылы фин гражданнар гвардиясе совет гаскәрләренең флангына ияреп килә һәм обоз транспортларына, кыр кухнясына ата. Совет колонналары авыл янында кушыла, шуннан алышларны башлар алдыннан разведка ярдәме белән дошманның кайда урнашуын, көчен билгеләү, урын үзен­чәлекләрен тикшерү үткәрергә туктыйлар. 9нчы фин дивизия­сенең кавалерия часте 11 декабрьдә аларга һөҗүм итә. Урыслар авылда нык тора, әмма аларның ике тәэминат маршруты да блокадаланган, засадалар белән томаланган булу сәбәпле, ярдәмсез кала. 44нче моторлаштырылган совет дивизиясе 163нче дивизиягә ярдәмгә килеп карый, ләкин үзләре ополченецлар тарафыннан туктатыла һәм Суомиссами авылыннан 5 миль ераклыкта ныгынып, оборонага күчә. Раштуа алдыннан ике дивизия дә камаудан чыгарга маташып карый.
Артыннан ярдәмгә артиллериясе килеп җит­кән 9нчы фин дивизиясе 27-30 декабрьдә 163нче совет дивизиясенә яхшы планлаштырылган һөҗүм ясый һәм аны юк итә. Аннан соң 1-8 гыйнварда финнар советларның 4нче дивизиясенә каршы китә, аны вак төркемнәргә таркаталар, нәтиҗәдә, барысын да берәм-бе­­рәм юк итәләр. Советларның 27 мең 500 кешесе һәлак була, яки туңып үлә. Ике диви­зия­нең 50 танкы, артиллериясе һәм кирәк-яраклары белән бергә 1300 яугире әсир алына. Фин­нар нибары 900 кешесен югалта, 770е яралана.
1940 елның 1 гыйнвары-1 феврале
Совет гаскәрләре составын үзгәртеп корып карыйлар. Гарьлекле җиңелүләр шуны таләп итә. Көнчыгыш чикләрнең 6 өлкәсендә совет авангарды коточкыч югалтулар кичерә — бер дивизияне һәм танк бригадасын финнар кулга төшерә, алардан тыш, тагын 3 дивизия тар-мар ителә. Югалтуларга карамастан, Советлар фин гаскәрләре иң күп тупланган Маннергейм линиясен штурмлауга әзерләнә. Шушы мәлдә Франция белән Англия Финлян­диягә ярдәмгә куәтле көчләр җибәрергә җыена, тик нейтраль илләр булган­га, Норвегия белән Швеция аларны үз җирләре аша үткәрмиләр.
Маннергейм линиясен штурмлау
Җирдә артиллерия уты, һавадан авиация ярдәмендә 54 дивизиядән торган 7нче һәм 13нче армияләр Маннергейм линиясенә атакалар башлый. Һөҗүм итүчеләр дулкын-дулкын булып оборона тотучыларның рәхимсез уты астына ташлана. Ниһаять, 13 февральдә Суммы янында оборона сызыгын өзүгә ирешелә. 1 мартта финнарның уң канаты һәм үзәк өлеше Випурига таба чигенә.
1940 елның 12 марты
Финляндия баш сала. Аның барлык хәрби көчләре сарыф ителгән, чит илләрдән ярдәмгә өмете юк. Советларның солых шарты гамәлдә элекккечә кала. Сталин бәлки үз интервенция­сенең агрессиягә әйләнеп китүен теләмәгәндер. Ә фин урманнарында фин партизаннары бе­лән көрәшне дәвам итәргә бөтенләй теләге булмый. Бу сугышта финнарның 25 мең кешесе һәлак була, 43 меңе яралана. Советларның югалтуы беркайчан да хәбәр ителмәде. Әмма якынча күзаллаулар буенча да 200 меңләп кеше һәлак булган, 400 меңләбе яраланган дип исәпләргә мөмкин.
Комментарийлар
Фин оборонасын табигать шартларын, урынны яхшы белгән, шуңа яраклы тактиканы оста файдаланган, тәртип­ле, яхшы оештырылган солдатлар тота. Урындагы табигать шартларын һәм башка фактларны исәпкә алмыйча, дилетантларча планлаштырылган Совет һөҗүме Совет хөкүмә­тенең, бернинди дә югалтуларга карамый, кеше массаларын пушка ите итеп куллануы аркасында гына уңышка иреште. Советларның тупас хаталарын барлап, Гитлер һәм аның генераллары киләчәктә Советлар Союзы немец хәрби машинасы өчен җиңел табыш икәнлеген аңладылар. Бу фикерне башка күп хәрби күзәтүчеләр уртаклашты.
Сугыш эчендә... сугыш
1941 елның кыш башы. Ленинград күптән инде дошман блокадасында...
Декабрь урталарында полковник Бариновны Ленинград фронты штабына чакыртып алалар һәм аның алдына Фин култыгында Со­ветлар Союзына караган соңгы утраудан утыз биш чакрым көнбатыштарак яткан фин территориясен — Гогланд утравын басып алу бурычы куялар.
Полковник каушап төшә: ә ничек алырга аны? Акылга сыярлык түгел! Ленинград кыл өстендә. Фронт сызыгын үтеп, ниндидер Гог­ланд утравына бару түгел, шәһәр читендә ир­кенләп йөрерлек түгел. Фашистларның яше­ренгән корректорлаучылары бөтен хәрә­кәт­не күзәтеп утыра. Чак кына шикле нәрсә күренү белән еракка атучы артил­ле­рияләре тетмәңне тетәргә тотына. Күп тә үтми, авиациясе килеп җитеп, тәмуг уты куптарып, бомбага тотарга керешә. Җан көйдереп, снайперлары тынгы бирми. Шундый мәлдә, фронт сызыгы аша үтеп, немецлар белән түгел, финнар белән алышырга кирәк! Үз утрауларында тыныч кына яткан финнар белән. Ә нишләп? Кем белсен... Ленинградны немецлар басып алгач, фин гаскәрләре дә шәһәргә һөҗүм итә­чәк дигән хәбәрләр йөрде, әле дә йөри. Тик хәзергә финнар күренгәне юк. Немецларга көч-хәл белән каршы торган бер мәлдә финнарның ачуына тияргәме? Күтә­релеп немецлар белән бергә һөҗүм итә башласалар, ниләр булып китәр?
Ә ул Гогландка ничек барып җитәргә? “Ни арба, ни чана” дигән кебек, диңгезнең бер өлеше туңган, икенче өлеше туңмаган. Көймә­ләрдә дә, җәяүләп тә барырлык түгел. Кыйрал­ган Балтыйк флоты калдыклары, Крондштадт белән Ленинградка сыенып, хәрәкәтсез тора. Корабларның һәммәсе диярлек ватык та сынык. Яр читендә күренгә­ләгән фашистларга палуба артиллериясеннән ара-тирә аталар да янә тынып калалар. Фашистларның разведка самолетлары көне буе диңгез өстен күзә­тә.
Штабта диңгез туңганны көтәргә карар итәләр. Ә анысы, үч иткәндәй, туңмый да туң­­мый. Ниһаять, декабрь азакларына су өсте ке­шене күтәрерлек калынлыкта туңа. 29 де­кабрьдә, караңгы төшкәч, яхшы коралланган, азык-төлек белән тәэмин ителгән, маскхалатлар кигән 120 егет юлга чыга. Сак хәрәкәт итеп, алар таң алдыннан кирәкле утрауга килеп җитә. Утрауның буе – 10-12, иңе 3-4 чакрым тирәсе, анда финнар яшәгән өч авыл бар.
Баринов отрядын өч өлешкә бүлә. Беренче төркем – төньяк очтагы, икенчесе көньяк авылны атакаларга тиеш.
Көн яктырыр-яктырмастан егетләр авылларга һөҗүм итә. Финнарның азсанлы чик буен саклау отряды югалтулар белән континентка качып котыла. Совет солдатлары утрауны контрольгә ала. Полковник рация аша Крондштадтка операциянең уңышлы үтүе хакында хәбәр итә, кичектергесез ярдәм сорый. Кронштадт аларга утрауда ныгынырга, чигенмәскә, арытаба күрсәтмәләр көтәргә куша, ярдәм булачагына ышандыра.
Яңа 1942 елның 10 гыйнварында финнар безнең солдатларны утраудан бәреп чыгарырга тырышып карый, тик булдыра алмый.
Кышкы салкыннар көчәйгән бер мәлдә полковник Бариновка Кронштадттан 200 кешелек җәяүле отряд ярдәмгә чыга. Алар арасында гидролог та, дөрес юнәлеш билгеләүче бел­гечләр дә булмый. Отряд ориентирсыз боз һәм кар арасында адаша, Гогланд утравын таба алмый, туңып һәлак була.
Март азакларында, боз эремәстән, финнар утрауны кире кайтарырга ашыга. Мең ярым кешелек көч белән алар Баринов отрядын бәреп чыгара. Крондштадт бе­лән элемтә югала. Ул күп михнәтләр чигеп, отрядының калдыклары белән Кронштадтка кайтып җитә. Баринов юлда чакта, утрауны фин­нар кире алганын белмичә, Кронштадт ярдәмгә дип Гогландка парашютчылар десантын ташлый. Парашютчылар һәммәсе дә финнар кулына эләгә.
1944 ел дәвамында Кызыл Армия бөтен фронт буенча дошманны куа. Шушы елның язында Финляндия сугыштан чыгарга карар итә. 1 сентябрьдә тынычлык килешүе төзү тәкъ­диме белән Мәскәүгә фин делегациясе килә. Делегацияне И. Сталин, К. Ворошилов һәм М. Калинин кабул итәләр. Сөйләшү кыска һәм кырыс үтә. Совет җитәкчелегенең солых шарты каты була: Финляндия 1939 елның декабрь дәгъ­валарын үтәргә тиеш, юкса фин халкын сугыш тәмам­ланганчы каршы сугышкан ил тарафыннан кул астына алу көтә.
Германиянең СССРга басып керүе, Ленинградны камауга алуы нәтиҗәсендә СССР 1939-40 еллар сугышында яулап алган фин җирләрен югалткан иде. 1941 ел азагында фин­нар Выборг өлкәсен, Карелия муентыгын, 1917 елның декабре килешүе буенча Русия йолкып алып калган Карелияне азат иттеләр. Ә менә Ленинград камалышына тыгылмадылар. Шәһәрне обороналаучыларга финнар да килеп кушылса, Ле­нинградның харап булуы котылгысыз иде...
Мәскәүгә килгән фин делегациясенә Советлар таләпләрен үтәүдән башка чара калмаган иде. Өстәвенә, алар төньяк диңгез­ләренә чыгу юлын югалтты. Икенче Бөтен­дөнья сугышына кадәр һәм сугыштан соңгы карталарны чагыштырып караганда, Финлян­диянең территориаль югалтулары болай да аңлашылып тора.
Хәмит Иргалин,
Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
20-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
17-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
Данлыклы разведчик истәлегенә
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Данлыклы разведчик истәлегенә
Күз яшьләре тик шатлыктан булсын!
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Күз яшьләре тик шатлыктан булсын!
Ул хәбәрсез югалмаган!
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Ул хәбәрсез югалмаган!
Бабамның рухы сынмаган
11-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Бабамның рухы сынмаган
Oнытылган сугыш
11-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Oнытылган сугыш








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»