Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

06.05: Афәт көйдергән балачак

Афәт көйдергән балачак“Күлмәкле булып тудың, балам, бәхетле булырсың. Авырлыклар булса да, Ходай арчалар”, – ди, алтынчы баласы аваз салгач, әнисе Шәмсиямал. Шунда ук кендек әбисе җөпләп утыра. Балага исемне дә “Хәким” дип кушалар. Хәкимнең өч апасы, ике абыйсы бар. Әти-әнисе өчен балаларның берсе дә артык түгел, берсеннән-берсе кадерлерәк. Очын-очка көчкә генә ялгап булса да, мал-туар асрап дөнья көтәләр. Әтисе Биктаһир һәммә эшкә дә маһир, кулыннан килмәгән эш юк: ул өй дә төзи, мич тә чыгара, пимасын да баса, чабатасын да үрә, тире или, эшкәртә. Әнисе, сарык йоныннан җеп эрләп, оекбашлар, биялиләр бәйли.
Авылның чибәрләрдән чибәр кызын, Хәкимнең олы апасы Санияны озын буйлы, шомырт кара күзле күрше авыл егете Фәриткә димлиләр. Алар бер-берсенә беренче күрүдә үк гашыйк була. Озакка сузмый гына никах укытып язылышалар. Фәрит Санияны үзләренә алып та китә. Ул район Советында эшли икән, фатир табып, шунда яши башлыйлар. Ат белән кунакка киләләр. Һәр килүләрендә Санияның сумкасында туганнарының һәрберсенә бүләкләр, уенчыклар, күчтәнәчләр була.


Күпбалалы ата-ана өчен шатлыклы бер вакыйга була. Район үзәгенә чакырып, икешәр мең сум акча бирә-ләр. Авылдагы шундый ата-аналар ул көнне кием-салым, тәмле-тәмле ризыклар, кәнфитләр, прәннек­ләр алып кайта. Өйдә йорт саклап калган балаларга чын-чыннан бәй­рәм була бу!
Хәким дә үсеп җитә, мәктәпкә беренче сыйныфка бара. Апа-абыйларыннан өйрәнеп, ул инде хәреф­ләрне танып, иҗекләрне кушып укый белә, йөзгә чаклы саный да, рәсем дә төшерә. Башка укучылардан сәлә­те белән аерылып тора. Иртә белән бер капкадан биш бала мәктәпкә чыгып китә. Язышырга кара, ручка, каләм, дәфтәр җитми. Китап турында әйтәсе дә юк, алмашлап укыйлар. Апалары, абыйлары ярдәмендә Хә­ким математиканы да тиз үзләштерә, хәтта мәсьәлә чишәргә дә өйрәнә. Абыйсы Әдһәм бергә укыган иптәш малае Әфканың гармунында уйнарга өйрәнә, ә Хәлимә апасы төрле фокуслар күрсәтә белә. Сыер, бәрәңге булгач, оннан умач уып яисә токмач кисеп, әнисе ишле гаиләгә көн дә аш пешерә. Өстәл тирәли эскәмиягә, агач урындыкка, сәкегә утырып, барысы да бергә ашыйлар.
Матур июнь аеның бер көнендә таң алдыннан стенадагы эшләпә радио гадәттәгедән иртәрәк шытырдый башлый. “Сөекле Ватаныбызга каршы немец фашистлары көтелмә­гәндә сугыш башлады”, дип, калын, көчле тавышлы диктор куркыныч хәбәр әйтә.
Барлык совет халкын ачы кайгыга салып, каһәрле сугыш башлана. Сугышның беренче көненнән үк ир-егетләрне фронтка ала башлыйлар. Авылда калган картлар, хатын-кызлар, үсмерләр, 10-12 яшь­тәге балалар төп эш көче булып кала. Җир сөрү, ашлык чәчү, иген үстерү, уңыш җыйнау эшләре арык ат, үгез җигеп башкарыла. Бала­ларның уйнарга вакыты да, көче дә, теләге дә калмый. Бригадир аларга көн саен килеп эшкә әйтә.
Хәким дә сарык көтүчеләргә ярдәм итеп тамак туйдыра. Үзләре йөгерә алмагач, картлар малайларны ярдәмгә ала. Өчнарат дигән көтүлек сазлыклырак җирдә урнашкан, ул бүре оялары белән данлыклы була. Беркөнне көтүче Хәкимне чәй кайнату өчен су алырга җибәрә, ә үзе сарыкларны туп­лауга алып килә. Хәким чиләккә су алып куаклыктан чыгып килгәндә үзеннән ерак та түгел олы соры бүренең үтеп барганын күрә, кычкырмакчы булып, авызын ача – тавышы чыкмый. Әллә инде Хәкимне күрми, бүре аңа таба карамыйча үтеп китә. Шул көнне туплаудагы сарык бәрәнен сыртыннан күтәреп китеп барганын көтүче күреп кала да кычкыра-кычкыра артыннан йөгерә, ә икенче яктан Хәким кычкырып чаба. Бүре бәрәнне ташлап калдыра, әмма туплау читендәге кәҗә бәтиен эләктереп алып китә.
Хәким, өйгә кайткач, бу турыда әнисенә сөйли.
– Бүген мин бүре авызына эләгә яздым бит, әнкәем, гомерем бетмә­гән икән. Шулкадәр курыктым, кычкырырга теләсәм дә тавышым чыкмады, – ди.
– Балакаем, моннан соң көтүгә чыкмыйсың! Бүре оясына бармасаң да, үлән ашап булса да ачтан үлмәссең әле, Аллаһы бирса, – ди әнисе.
Шуннан соң Хәким Әдһәм абыйсына ияреп эшкә чыга башлый. Ат белән җир сөргәндә кул сабанын тотып бара. Ә бу буыннары сыек яшь малай өчен бик тә авыр эш була. Көн буе эшләп, кичен җир сөрүчеләргә биргән азмы-күпме ризыкны ашап, ат менеп кайтырга чыгалар. “Бәла аяк астында”, диләр бит. Атлап барган җиреннән аты кинәт абынып, алгы аякларына тезләнә, Хәким ат алдына очып барып төшә. Ачлыктан егылган инде мәхлук. Сыерлар да, атлар да шулай күтәртә...
Язын ашлык чәчү бигрәк тә авыр: карт-коры һәм үсмерләр, ашлык салынган тубалны муеннарына асып, җиргә кул белән чәчәләр. Иген шытып чыккач, шундук чүп үләне баса башлый. Хатын-кызлар, балалар көн саен утауга бара, бригадир ярдәмчесе хезмәт көнен язып бара, бер-ике кашык он бирәләр. Уңыш җыйнау да кул урагы белән башкарыла. Урылган игенне көлтәләп, чүмәләгә өяләр. Кышын ашлыгын сугу өчен көз җиткәч көлтәләрне ындыр табагына ташыйлар. Кыйналудан сыртының йоны коелып, яраланып беткән үгез җигеп, можарга көлтәләрне ындыр табагына ташыган чакта елга аша салынган тар гына күпердән чыгып йөрергә кирәк. Берзаман Хәкимнең үгезе, каерылып китеп, су эчәргә төшә, малай аны күпер ягына борып җибәрә алмый, арба авып китә дә көлтәләр суга коела. Хәким басуга йөгереп барып әйткәч, бригадир ярдәмчесе Хәмит аны кыйнамакчы була, Хәким йөгереп качып котыла. Икенче көнне ул эшенә бармый. Ындыр табагында ашлык суктыру өчен ат җигеп әйләндерә торган молотилка эшли. Атларны малайлар куып йөртә. Хәким дә шунда эшли башлый...
...Сугышның кайсы шәһәрдә, кайсы төбәктә баруын эшләпә радиосы иртәдән кичкә кадәр хәбәр итеп тора. Сугыш яланында ятып калган, батырларча һәлак булган ирләре, уллары турында хатыннарга кара хәбәр килә. Инде олы яшьтәге ке­шеләрне дә хезмәт армиясенә ала башлыйлар, Хәкимнең әтисен дә алалар. Шәмсиямал сигез баласы белән ачлыкта михнәт чигә. Балалар ашарга яраклы үләннәр җыя: кузгалак, балтырган, юа, кәҗә сакалын күпләп алып кайта. Ә көз көне басуда чүмәлә төпләрендә калган башакларны җыеп, кечкенә куллары белән уалап, ашлык җыя­лар. Качып-посып кына йөриләр, югыйсә, каравылчылар күрсә, шул ач бала җыйган ашлыкны тартып алып калалар. Җыйган ашлыгын әнисенә алып кайтып бирә алса, аны кул тегермәнендә әйлән­дереп, ярма, он ясыйлар. Әнисе сөтле ботка пешерә. Ул бик тәмле була, әмма кыш озын, ишле гаиләгә ашарга җиткерү бик авыр. Язга алҗанып, көч-хәл белән җан саклап барып чыгалар.
Утыртырга калдырган бәрәңгене дә ашарга ярамый. Әниләр, ярдәм итәрлек балаларын ияртеп, былтыргы арыш, бодай басуларына барып, чүмәлә төпләрендә көлтә­ләрдән коелып калган кибәкне җыеп, җилгә тота. Аз гына ашлыгы булса да, капчыкларына тутырып, суы агып торган шул янчыкны аркаларына асып, 5-6 чакрым җәяүләп кайталар. Киптереп, ашлыгын кул тегермәнендә тартып, он ясыйлар һәм ипи пешерәләр. Ләкин бу ипи күпләрнең гомерен өзә. Аны ашаган кеше кан косып авырый, озак та тормый вафат бу­ла. Хәкимнең ике апасы, бер сеңлесе, сөлектәй абыйсы Әдһәм шушы кан чиреннән бер-бер артлы май аенда һәлак була. Өй саен диярлек кырылалар. Кабер казырга кеше табалмыйлар. Ике-өч кешене бер кабергә җирләгән очраклар була. Бу афәттән котылу чарасын тапмыйча, өрәктән курыккандай, халык ишекләрен, капкаларын ныклап бикләп төн үткәрә. Сыеры булмаган, сөтсез интеккән кешеләр аеруча күп вафат була.
Хәким дә шул ипине ашап утырганда Хәлимә апасының “Нигәләр генә ашадым микән?” дип, кан косып ятканын исенә төшерә дә, тиз генә бармагын тамак төбенә тыгып, ашаганын коса, шул аркада гына ул исән кала. Әнисенең бу ачы кайгыдан чәчләре агара, исән дүрт баласын саклап калу өчен хәсрәт утында яна. Ярый әле күршесе Рәхим­җан­нар ярдәм итә. Хәким ике бәләкәй сеңлесенә алардан сөт алып чыгып эчерә.
Сугыш башланганга да өч ел үтеп китә. Шушы елларда күпме михнәт чигеп, дошманны җиңү көнен якынайту өчен хатын-кызлар, үсмерләр, балалар өченче елның язгы чәчүен дә башкарып чыга. Радиодан көн саен аңлатып торалар: “Бөтен юнәлештә дә фашистларны куалар, тиздән дошманны оясында дөмек­терер безнең батыр сугыш­чылары­быз”, – дип сөйли диктор. Ниһаять, ничә еллар буе өзелеп көт­кән җиңү таңы ата. Бу шатлыклы хәбәрне ишеткәч, җәфа чиккән халык көн саен, сәгать саен ирләре, уллары, әтиләре, якыннары, туган­нарының кайтканын көтә башлый. Хәтта һәлак булуы турында кара хәбәр алган булса да, тол хатыннар да көтә... Күпме ачлык, ялангачлык, язмыш сынавын киче­рергә туры килә Хәким кебек балаларга. Алар­ның балачагын сугыш йота. Мәктәп­тә укытучылар үзләре акча җыеп, көтеп алынган бу шатлыклы җиңү көнендә балаларга тәмле чәй эче­рәләр, бииләр, җырлыйлар.
Хәким өенә канатланып кайтып керә.
– Әнкәем, сугыш бетте! Рәхәт яшәрбез, әткәй дә кайтыр, ачлык булмас! – дип, әнисен кочаклый.
– Әткәең исән генә булсын инде, – ди әнкәсе күз яшьләре белән.
Сугыш бетеп, бер ел үткәч кенә яз көне Биктаһир кайтып керә. Хәким әтисен елый беләдер дип уйламаган. Дүрт баласының кан чиреннән вафат булуын белмәгән икән. Әтисе сугышка киткәндә бу кыз балалар­ның зурысына өч, кечесенә бер яшь кенә була. Әле әтисен күргәч, әни­сенә сыенып, куркып карап торалар. Әтисе дүрт баласын кочаклап үбә.
Биктаһир, зиратка барып, бала­ларының каберенә таш куя. Рәшәткә куярга тели, ләкин мөмкинлеге булмый, ихатасы, абзары да җимерек хәлгә килгән. Бүген аның өчен иң мөһиме – ничек тә балаларны туйганчы ипи ашатырга. Икенче көнне үк колхозга эшкә чыга. Хезмәт көненә кашыклап булса да он бирәләр. Ике малаен да алып, җир сөрүдә, ашлык чәчүдә катнаша, әле язгы чәчү төгәлләнмәгән була.
Биктаһирны ат каравылына куялар. Төнгә атлар авыл артындагы утарда була. Аларны туплагач, капкалап килим дип кайтып китә. Кире килүенә бер колынны бүре ашап киткән була. Биктаһирны гаепләп, бердәнбер сыерын алып чыгып китәләр. Ишле гаилә сөтсез кала. Бу турыда Сания белгәч, сөтле сыерын әтиләренә биреп тора, ә үзенә сары май әзерләргә сөйләшәләр.
Сыерын да алып чыгып киткән­нән соң, гаиләсен ачлыктан коткару өчен эш эзләп чыгып китә Биктаһир. Күрше районда сугыш вакытыннан бирле эшли торган бәрәңге киптерү заводына барып, урманда агач кистерү буенча десятник булып эшкә керә. Дини китаплар белән бергә яңача алфавит белән укый-яза, исәп-хисап буенча да белемле. Агач кискән кеше­ләрнең эшен кәгазьгә язып, култамгасын куеп җибәрә дә, бухгал­териядә шул кәгазь буенча түлиләр. Хәким әтисе эшләгән урманны эзләп, җәяүләп чыгып китә. Бер көндә генә барып җитә алмый, бер авылга кереп куна. Идәндә ятып йоклый, төн буе кандала талый. Кешеләрдән сораштырып, әтисе эшли торган урман участогына барып җитә. Әтисе анда вагонда яши. Хәким тиз генә кайтып китми, әтисе янында торасы килә.
Беркөнне әтисе аңа 25 сум акча бирә дә район үзәгенә ипи алырга җибәрә. Ипигә чират зур. Кулына акчасын тоткан килеш чиратта торганда янына ике хатын килеп баса да аңа бәйләнә башлый. ”Син минем акчаны алгансын, бир акчаны!” – дип тарткалый берсе. “Мин күреп тордым, шушы малай алды!” – ди икенчесе. Икәүләп тарткалыйлар, Хәким кычкыра, ләкин акчаны кулыннан ычкындырмый. Ул арада милиционерны чакырып китерәләр. Ул тикшерә башлый, Хәкимне участокка алып китә. Әтисенең урманда агач кистерү эшендә булуын, бүген генә акча алуын әйткәч, милиционер бухгалтерны чакырып китерә, ул Хәкимнең сүзләренең дөреслеген раслый. Милиционер Хәкимгә акчасын бирә дә әйтә: “Әгәр урлаган булсаң, 7 ел төрмәдә утырыр идең”, – ди. Ач булса да, Хәкимнең кеше әйберенә тигәне булмый. Аңа әтисе матур костюм алып кидерә. Башы күккә тиярдәй булып, Хәким шатлана, кайтып әнисенә күрсәтергә тели. Җәяүләп авылга кайтып китә, ә ара 100 чакрымлап бардыр...
Санияның ире Фәрит сугыштан исән-сау кайта. Немецларда әсир­лектә булган, дип, аны эшкә алмый­лар. Эш эзләп, районнан чыгып китә­ләр, Сарапулда тукталалар. Ярымҗимерек агач өйдә урнашып, Фәрит эш эзли башлый. Кышкы суыклар башлана. Өйне җылытырга утын юк. Фәрит төнлә качып-посып кына урманнан агач кисеп алып кайта. Чи утын тиз генә янмый бит әле. Ә Сания, әнисе сары май җый­гандыр дип өметләнеп, авылга кайтып китә. Чыннан да әнисе аңа бераз сары май җыйган икән, сыеры да бозаулаган. Санияның тагын әниләрен, алты кешене сөтсез калдырасы килми, бозауны гына алып китмәкче була. Ләкин ничек? Ерак җиргә бозау белән җәяүләп ничек барып җитәргә? Бәләкәй чанага бозауны җайлап җигәләр. Чанага бозау өчен печән, салам, су салалар да юлга чыгалар. Хәким – бозауны баудан тотып алдан, Сания артыннан куалап бара. Шулай, авылларда тукталып, бер атна эчендә барып җитәләр. Искиткеч бу батырлыкка Фәрит шакката. Сугыш чорында хатын-кызларның, балалар­ның шулай чыныкканлыгына соклана.
Хәким аларда кыш буе яши. Кайтып китәргә акча җыеп булмасмы, дип, эшкә урнаша. Станциядә тимер юлны кардан чистартып, ачык вагонга төйиләр дә, поезд белән китеп, икенче якка бушаталар. Кар төяргә Хәкимнең буе да җитми, шулай булса да тырыша. Вагонга менәргә дип баскычына басуы була, поезд кинәт кузгалып китә башлый, тизлеген арттыра бара. Ике кулы белән тотынган килеш Хәким күтәрелергә тырыша, ләкин көче җитми, кычкыра да кычкыра, шуннан соң вагондагылар ишетеп, күтәреп алалар. Язмышның бу сынавында да Хәким исән кала.
Язгы кояш елмаеп, кар эри башлагач, Хәким авылга кайтып китә. Аның бөтен теләге – урта белем алу. Якын авылдагы урта мәктәпкә барып, сигезенче сыйныфка укырга керә, ләкин түләргә акча булмагач, ташларга мәҗбүр була.
Сугышта моряк булып хезмәт иткән авылдаш Вахит абзыйсы “Труд” гәзитендә диңгезчеләр училищесына кабул итү турындагы белдерүне укый да Хәкимгә күрсәтә:
– Күрәм, синең бигрәк тә укыйсың килә. Шушы училищега гариза биреп кара әле, анда бушлай ашаталар, киемнәр дә бирәләр, – ди.
Кирәкле документлар җыеп, гаризасы белән училищега хат җибәрә Хәким. Укулар башланырга вакыт җитәрәк, чакыру хаты килә.
Шул хатны тотып, Хәким авыл Советына паспорт алу нияте белән бара. Аңа сукрана-сукрана гына рөхсәт кәгазе бирәләр һәм ул, авылда беренчеләрдән булып, паспорт алуга ирешә.
Пароход белән бару өчен якындагы пристаньга китәләр. Әнисе, кече кызын ияртеп, озатырга бара, Хәким­гә 25 сум акча бирә. Елый-елый кочаклашып аерылышалар. Хәким, пароходка кереп, күз яшь­ләре белән кул болгый. Барганда, әнисенә багышлап, шигырь юллары яза:
Керфекләрең яшькә манчып,
Карап калдың артымнан.
Йөрәгемнең әрнүләре
Бетми һаман ярсудан.
Бәбкәм, бәгърем, дип әйткәнең
Ята күңел түрендә.
Йомшак кулыңның сөюе
Онытылмас гомергә...
Пароход Идел елгасында бик тә олы шәһәрдәге пристаньда туктый. Бу – аның соңгы пристане. Хәким пароходтан чыга да кая барырга да белмичә бер урында таптанып тора. Азык-төлек сатып утыручы хатын-кызлар янына барып баса. Анда аны бер татар хатыны чакырып ала, сөйләшә башлый. Хәким мореходное училищега ничек барырга кирәклеген сорагач, катер белән барырга өйрәтә. Хәкимнең кулында бер стакан салынган буш чемодан. Теге хатын стаканына чәй сала, бер телем ипи бирә. Аннары Хәкимнең чемоданын һәм стаканын сатып алып, күпмедер акча бирә.
Ниһаять, Хәким училищега барып җитә, бусагасын атлап кергәндә үзен иң бәхетле кеше итеп хис итә. Аны иң башта ашаталар, аннары тулай торакка урнаштыралар. Юына, медицина тикшерүе үтә. Эчке, тышкы киемнәр, баш киеме, оекбаш, туфли, ботинка бирәләр. Ап-ак җәймәләр белән йомшак матрацта йоклый. Бер бүлмәдә 25 кеше яши: төрле милләт, төрле төбәктән килгәннәр. Көненә дүрт тапкыр ашаталар. Ниһаять, монда Хәким туйганчы ашый. Әтиләренә хат язып җибәрә: “Мин монда оҗмахта яшим, сезне генә сагындыра. Урысча сөйләшә белмәвем генә җайсызрак, өйрәнермен әле, Алла бирса”, – ди.
Укулар башлана. Таләпчән укытучылар көнгә 5-6 сәгать дәрес­ләрдә корабның төзелеше, диңгездә йөзү кагыйдәләрен өйрәтә. Ике ел укып, училищены Хәким уңышлы тәмамлый. Чит илләрдә йөзү хокукы бирә торган беренче дәрәҗә матрос аттестаты алып чыга. Ялтырап торган тельняшка, стрелкалы кара чалбар, башына диңгезче фуражкасы, өстенә кара шинель киеп кайтып кергәч, әтисе дә, әнисе дә үз күзлә­ренә ышанмыйча карап торалар. Әнисе күз яшьләре белән килеп кочаклый. Барысы өчен дә бу көн олы бәйрәм була. Сугыш чоры баласы­ның михнәтләр белән тулы үсмерлек еллары шулай тәмам­лана.
Сәрия Сафиуллина,
педагогия ветераны.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Һәйкәл янында
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Һәйкәл янында
Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салынды
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салынды
Әтиләребез –  Җиңү  солдатлары!
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әтиләребез – Җиңү солдатлары!
“Күкләребез  аяз булсын иде...”
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
“Күкләребез аяз булсын иде...”
Яугир рухы тыныч
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Яугир рухы тыныч
Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?
25-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
20-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
17-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

75 (25079)

от 29 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»