Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Батырлык чәч бу дөньяга, матурлык ур!

09.05: Батырлык чәч бу дөньяга, матурлык ур!

Дан һәм хөрмәт сиңа, ветеран!Дан һәм хөрмәт сиңа, ветеран!Республика Ветераннар советы оештырылуга 30 ел тулды. Туймазы шәһәрендә бу мөһим дата уңаеннан зур җыелыш узды. Аны Ветераннар советы рәисе, Туймазының шәрәфле шәхесе Адунис Фазуллин алып барды.

Әйе, 30 ел тарих өчен бик зур вакыт та түгелдер. Ләкин шушы чор эчендә илнең иҗтимагый-сәяси тормышында һәм икътисадта бик күп үзгәрешләр булды, Советлар Союзы таркалды. Бик авыр чор буларак истә калган туксанынчы елларны да өлкән кешеләр лаеклы үтте.
Бүген районда 110 Бөек Ватан сугышында катнашучы исәпләнә. Ә 30 ел элек, сугыш һәм хезмәт ветеран­нарының урындагы советын төзегәндә, президиум әгъзаларының барысы да диярлек фронтовиклар бул­ган.
Районга сугыштан 5 мең кеше әйләнеп кайта. Аларның проблемаларын хәл иткән, аларга сугыш хатирәләре белән бүлешү мөмкинлеге биргән берләшмә төзү зарурлыгы туа. Шул рәвешле 1974 елда шәһәрдә сугыш ветераннары комитеты барлыкка килә. Аның әгъза­лары башлангычы белән район гәзитендә “Патриот” сәхифәсе, туган якны өй­рәнү музейлары барлыкка килә, һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлләр төзе­лә башлый. Ветераннарны мәктәпләргә, уку йортларына очрашуга чакыралар. Алардан балалар сугыш турында бөтен дөреслекне белә.
Бөек Җиңүнең 40 еллыгы алдыннан Бөтенсоюз сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасын булдыру турында карар кабул ителә. Ә 1987 ел әлеге оешманың туган елы исәпләнә.
— Безнең район оешмасында 38 мең пенсионер, тыл хезмәткәре, сугышта катнашучы әгъза булып тора. Күпләре авылда яши. Һәр кешенең хәлен бе­лергә, проблемаларын хәл итәргә башлангыч оешмалар ярдәм итә, аларның саны йөздән артык. Активистлар өлкәннәрнең сәла­мәтлек торышын, яшәү шартларын күзәтеп тора, — ди Адунис Фазуллин.
Ул еллар дәвамында урындагы оешмаларда актив эш алып барган оештыручыларны санап үтте. Ветераннар оешмасы ки­тапханәләр, мәктәпләр, хатын-кызлар советлары, “әфганчылар”, “черно­быль­челәр” белән актив хезмәт­тәшлек итә.
Идарә итүче компания­ләр һәм йорт комитетлары белән дә дуслык күпере булдырганнар. Һәм, әлбәт­тә, төп ярдәмчеләре — район хакимияте. Ел саен Социаль туризм программасы кысаларында бюджеттан 400 мең сум акча бүленә. Бу акча транспорт арендалауга тотыныла.
— Бүгенге пенсионерлар — бик актив, кызыксынучан, яңалыкка омтылучан кешеләр. Хәтта район буенча сәяхәт иткәндә дә һәр нәрсәне отып калырга тырышалар. Бервакыт Югары Бишенде авыл советына бардык. Аның биләмәсенә караган дүрт авылның исемендә Бишенде сүзе бар: Югары, Түбән, Яңа һәм Каран-Бишенде. Барысында да булдык. Исемнәрнең үзенчәлегенә төшендек, авыллар белән танышып, аларда бик уңган кешеләр яшәвенә инандык. “Бишенде” предприя­тиесен­дә чабыш атлары чыгышын карап хозурландык. Кайтканда туристлар бу авыллар, аларда яшәү­челәр белән соклануын яшермә­де, — ди җитәкче.
Сиксәненче елларда пенсионерлар, хаклы ялга чыккач, чит телләр өйрә­нергә, скайп буенча чит илләрдә яшәүче туганнары һәм дуслары белән аралашырга, скандинавча йөрүне үзләштерергә һәм бию белән шөгыльләнә башларга мөмкин икәнен күз алдына китерә алды микән? Ә бүгенге өлкән буын боларны булдыра. Моңа “Үткән елларым — байлыгым” һәм “Буыннар университеты” иҗтимагый оешмалары ярдәм итә. Ел саен социаль туризм гына меңнән артык ветеранны колачлый. Урыннарда вокаль һәм бию ансамбль­ләре, төрле түгәрәкләр оештырыла.
Дәүләт өлкән яшьтәге­ләр, иң элек Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларның тол хатыннары турында хәстәрлек күрә. Берничә ел эчендә Туймазы районында 600 кеше фатир сатып алу өчен сертификатка ия булган.
— Ветеран — хезмәт стажы гына түгел, ә иң элек үз эшеңә, илеңә, халкыңа тугрылык, ышанычлылык, ихласлык. Без яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү буенча зур эш алып барабыз. Сугыш батырлары белән генә түгел, хезмәт алдынгылары белән дә таныштырабыз. Кайчандыр биредә туган һәм яшәгән шагыйрьләр, язучылар, музыкантлар, нефтьчеләр районыбызны данлаган. Күпләре исән түгел инде, ләкин без аларны онытмыйбыз: хәтер кичәләре үткә­рәбез, туганнарын чакырабыз. Алар укучылар алдында чыгыш ясый. Яшьләр кызыксынып тың­лый, күзләре яна... — ди Аду­нис Мөсәгыйть улы.
Үлемсез полк төзүгә дә биредә зур игътибар бире­лә. Эзтабар Василий Шиц сугышка Туймазы хәрби комиссариатыннан чакырыл­ган солдатларның төгәл санын билгеләгән. Алар — 32 мең 323 кеше. Моңа кадәр сан якынча гына алынган булган.
Планда мәктәпләрдә — Русия даны почмаклары, ә Үзәк мәдәният һәм ял паркында Хәрби дан паркы булдыру. Шул очракта хәрби-мемориаль комплекс тә­мам­ланган булачак. Ярдәм итәргә теләүчеләр бар. Алда бу планнарны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына кадәр гамәлгә ашыру бурычы тора. Моңа өч ел гына вакыт калып бара, димәк, ветераннарга ял юк. Алга!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
20-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
17-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
Данлыклы разведчик истәлегенә
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Данлыклы разведчик истәлегенә
Күз яшьләре тик шатлыктан булсын!
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Күз яшьләре тик шатлыктан булсын!
Ул хәбәрсез югалмаган!
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Ул хәбәрсез югалмаган!
Бабамның рухы сынмаган
11-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Бабамның рухы сынмаган
Oнытылган сугыш
11-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Oнытылган сугыш








Новости русской версии сайта


sendmail

Яңа номер

59 (25063)

от 23 мая 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»