Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Без — илне хәрабәләрдән күтәргән буын!

09.05: Без — илне хәрабәләрдән күтәргән буын!

Без — илне хәрабәләрдән күтәргән буын!Шулай дип әйтергә тулы хакыбыз бар.

Бу истәлек-язмаларның авторы Әһлетдин Госсаметдин улы Уразманов инде 93 яшен тутырып килә. Ул Илеш районының Яңа Күктау авылында 1924 елның 5 сентябрендә туган. 15 яшендә Уфага килеп, ФЗОда эшче һөнәре алган һәм лаеклы ялга чыкканчы моторлар төзү заводында эшләгән. Сугышка китәргә теләсә дә, алтын куллы һәм сирәк һөнәр иясе булган өчен бронь белән калдырганнар.
Ветеранның истәлекләре 1939-2009 елларны үз эченә ала. Аның бераз өлешен бастырып, сугыш чорында тылдагыларның авыр хезмәте, җиңүгә, якты киләчәккә омтылышы гәзит укучыларыбызда кызыксыну тудырыр дигән өметтә калабыз.


Уфа моторлар төзү заводы ФЗОсында безнең укулар 1939 елның 1 сентябрендә башланды. Фурманов урамындагы ике катлы баракта, ягъни тулай торакта яшибез. Бер көн укыйбыз, бер көн остаханәдә практика үтәбез. Аена 90 сум стипендия түлиләр. Иртән һәм төш шундагы ашханәдә тукланабыз, кичен кем ничек булдыра — шулай тамак ялгый. Мәсәлән, үзебез ясаган электр җылыткычы ярдәмендә банкада су кайнатабыз, берсен 16 тиенгә сатып алган икмәк белән шуны эчәбез. Чәйсез, шикәрсез, майсыз.
Безнең слесарь-инструментчылар төркемендә укулар 1940 елның ахырында тәмамланды. Заводның 19нчы цехына эшкә җибәрделәр. Ә яшәү — шул ук урында. Бер бүлмәдә 28 эшче торабыз. Бина мич ягып җылытыла. Калын итеп киенеп йоклыйбыз. Чөнки иртән торуга хәтта бүлмәдә су туңа. 1942-43 еллар кышында салкыннар 45-50 градуска җиткән иде.
Сугыш вакытында көненә туктаусыз 12шәр сәгать эшләргә туры килде. Хезмәт хакы аз. Ашауга карточка системасы кертелде. Шуның буенча көненә 700 грамм икмәк (каралыгын күздә тотып, без аны “динамит” дип атый идек), аена 2,5 килограмм ит, яртышар килограмм май һәм шикәр бире­лә. Ул чакларда әле Уфада суү­т­кәр­геч бик аз йортларга, баракларга гына сузылган иде. Һәркем­гә су талоны таратыла, урамнарга куелган будкага барасың, шуның эчендә утырган хатынга тало­ның­ны бирәсең, ул рычагка баса да сиңа су агыза.
1942 елда безнең участокның 20 кешелек комсомол-яшьләр коллективына, Башкортстанда беренче булып, Советлар Союзы Герое Николай Гастелло исеме бирелде. Берничә тапкыр ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләндек.
Мин хезмәт юлымны слесарь булып башлаган идем, ике елдан — шомартучы, тагын ике елдан фрезерлаучы булып киттем. Немецлардан трофей итеп алынган “Юнга” шомарту станогына күчеп, шунда бик озак — 1979 елга кадәр эшләдем.
Хезмәт тәртибе, әлбәттә, каты. Шулай да тамак туйдыру, өсне бөтәйтү максатында өстәмә керем чараларын да эзләргә туры килә. Мәсәлән, төнге сменада чакта йозак, пычак ише нәрсәләр ясап, кием астына яшереп алып чыгабыз да якындагы базарда онга, ярмага алмаштырабыз. Америкадан китерелгән дюралюминий торба кисәкләреннән шомартып, сырлап, бизәкләп йөзекләр, балдаклар ясап сата башладык.
1944 ел ахырында безнең цех­тан 8 кешене Турбаслыга урман кисәргә җибәрделәр. һәркем көне­нә ике кубометр агач кисәргә тиеш. Бер карчыкның искереп беткән йортында яшәдек. Мичен төн буе ягып чыксак та җылы тормый. Бераз эшләгәч безне Благовещен районындагы Мостафа авылы тирәсенә күчерделәр. Агачны аударабыз, буынлыйбыз, ярабыз, шуннан машиналарга төяп озатабыз. Утынны я заводка, я Инорска алып китәләр. Инорстагы барлык йортлар да ул чакта утын ягып җылытыла иде. Урман кискәндә без шундагы бер картта фатирда тордык. Ул үзе заводта тимерчелек цехында эш­ли, күптөрле эш кораллары бар, буш вакытларында янәшәдәге хуҗалык өчен арба, чана ясый. Кул эшенә оста булгач, миңа да җитәкчелекнең йомыш-үтенечләре төшкәләп то­ра. Хезмәттәшләр мине Анд­рей дип йөртәләр иде. Бер­көнне ял итеп ята идем, ферма мө­дире килгән. “Андрей, ярдәм ит әле, бозау абзарындагы тимер мичләрнең аяклары кубып чыкты”, — ди. Бардым, карадым, шунда ук төзәттем дә. Икенче көнне бер чиләк сөт күтәреп килгән. “Бу сиңа хезмәтең өчен”, — дип, ведомостька кул куйдырып китте. Өч көн рәттән ул шулай сөт китерде. Аны җәлпәк савытларга салып туңдырырга куйдым, шуннан иптәшләр белән әкренләп эретеп эчтек.
Ә беркөнне амбар мөдире бикле берничә йозак тотып килгән. “Берсенең дә ачкычы юк, берәр әмәлен тап әле”, — ди. Әле булса аптырыйм: ничек итеп ачкыч ясап, ул йозакларны ачканмындыр. “Си­ңа бер ачкычны калдырам, колхоз амбарының базын ач та, теләсәң кайчан күпме кирәк шулкадәр бә­рәңге ал”, — ди мөдир. Менә шулай үземнең дә, иптәшләрнең дә тамак мәсьәләсе хәл ителә торды.
1945 елның апрелендә безгә, эшчеләргә, “Курочкин тавы” дип аталган урыннан бәрәңге утыртыр өчен җир бүлеп бирделәр. Шуннан мин өч көн ял сорап, бәрәңге орлыгы алып килергә авылга кайтып киттем. 16 апрельдә беренче пароходка утырып кузгалдык. Дүр­төйледә төшкәч, 45 чакрым ераклыктагы авылыма җәяүләп юл тоттым. Аякта хром (йомшак юка күн) итек. Телефон баганаларын санап (аларның арасы 70әр метр) атлыйм да атлыйм.
Югары Яркәйгә 20 чакрымнар калганда күрәм: юлда дүрт хатын утыра. Берсе — минем әнкәй, аңа ул чакта 50 яшь иде. Болар бә­ләкәй арба тартып Дүртөй­ле­дән чәчү орлыгы алып кайтып ки­ләләр икән. Бераз ял итеп, сөйләшеп утыргач, болар миңа әйтә: “Син атлый тор, без үз җае­быз белән кайтып җитәрбез әле”.
Итек аякны шулкадәр кырды — атлар әмәл калмады. Тиешле 3 көн урынына авылда 11 көн яттым. Участок начальнигы белән өлкән мастер, чәчәргә борчак алып кил әле, дип калганнар иде. Әти колхозда амбар мөдире иде, тегеләргә 2шәр килограмм борчак бирде.
Бензин ташучы машинаның цистернасы янәшәсенә басып Дүртөйлегә юл тоттым. Арытаба ике тәүлек ярым пароходта Уфага. Цех начальнигы чакыртып, эштә шулкадәр көн булмавым өчен бик каты тиргәде, хәрби трибунал белән янады. Ул көннәр өчен ял вакытларында эшләргә сүз бирдем. Шуның белән эш зурга китмәде.
1946 елның җәендә тагын авылга кайтып килергә җыендым. Гуфран исемле якташ картны очраттым, ул Уфада хезмәт армия­сендә икән, минем кебек үк авылга кайтып барышы. Дүртөйледән соң җәяү киттек. Бер авылда кем­­нәр­гәдер кереп кундык, чәй эчтек. Картның инде кузгалырлык та рәте калмады. “Авылда улыма кереп әйт инде, мине ат белән килеп алсын”, — дип үтенде. Улы килеп алган, биш көннән карт вафат булган, диделәр.
1951 елда без Тәзкирә белән өйләнешергә булдык. Бер таныштан 70 сум акча алып тордык. Толчокка барып туй кирәк-яраклары алдык та җәяүләп икәү ЗАГСка киттек. Тагын ике көннән — 7 ноябрьдә үзебезгә күрә туй мәҗлесе үткәрдек. Ике яклап та якын-тирәдәге туган-тумачалар, хезмәттәшләр катнашты. Транспорт булмаганлыктан, минем әти-әни килә алмады.
Ул вакытта Орджоникидзе урамында баракта 11 квадрат метр­лы бер бүлмәле фатирым бар иде. Туй үткәргәннең өченче көнендә тулай торактагы барлы-юклы мөлкәтне бер дусның машинасына төяп шунда күчендек. Тәзкирәнең әтисе атлы эштә иде, ул утын китергәләп торды, чөнки фатирыбыз мич ягып җылытыла иде. Тәзкирә Уфа нефть эшкәртү заводында лаборант булып эшләде.
Яшәгән фатирыбыз кысык та, кышын салкын да иде. Хатын тәүге балабызга декретка чыкты. Иркенрәк фатирлы булу перспективасы күренми иде. Үзебезгә ерак түгел бер урында күрәм: иркен генә җир участогында кемдер йорт салырга нигез кора башлаган да ташлаган. Моның хуҗасын барып таптым, сөйләштем, райсовет аша бу җирне минем исемгә күчердек. Благовещен районында бер авылда яхшы гына йорт сатып алдым. Шуны сүтеп китердек, корып куйдык. Сарай, бәдрәф кебек нәрсәләр дә төзедек. Тора-бара мунча салдым, кое казыдым. Җиләк-җимеш бакчасын булдырдым. Бу эшләрне башкарганда мин заводта икенче сменага йө­рергә тырыштым. Иртәннән кичке бишкә кадәр үз хуҗалыгымда булам да заводка китәм. 1961 елда йортыбызга (шулай ук күрше-тирәләргә дә) газ кертү бәхетенә ирештек. Бер-бер артлы балаларыбыз туды, шунда ир­кенләп үстеләр. Улларыбыз өй­лән­гәч, янкорма төзеп, өч гаилә бер түбә астында 16 ел яшәп, шунда онык­ларыбызны үстерешү бәхете тиде. Шулай күмәкләшеп яшәгән йортыбызны 1991 елның ноябре ахырында сүтеп, барыбызга да аерым фатир бирделәр.
Бәхетле картлык кичереп, үз җаебыз белән яшәп ятканда, бә­ла аяк астында, диләр бит, 2007 елның 6 декабрендә Тәзки­рәм урам­нан өйгә кереп барганда подъездда егылган. Ничек җитте алай аягына басып өйгә кергән. Травмпунктка бардык, рентгенга төшердек: терсәк сөяге чәрдәк­ләнеп сынган. Берничә тапкыр операция үткәрде, дәваханәдә озаклап ятып чыкты.
Бер ел да сигез ай изаланганнан соң, 2009 елның 16 июлендә вафат булды. Шул ук көнне барлык дини йолаларны саклап җирләдек. Озатырга килүчеләр ифрат күп булды.
Югарыда әйтелгәнчә, мин авылда туып-үсеп, унбиш яшемдә Уфага килеп, һөнәр алып, республикабыз сәнәгатенә озак еллар армый-талмый хезмәт иттем. Гаилә бәхете, балалар, оныклар шат­лыгы кичереп, бүгенге көннәр­гә килеп җиттем.

Әһлетдин Уразманов,
хезмәт ветераны.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
20-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
17-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
Данлыклы разведчик истәлегенә
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Данлыклы разведчик истәлегенә
Күз яшьләре тик шатлыктан булсын!
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Күз яшьләре тик шатлыктан булсын!
Ул хәбәрсез югалмаган!
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Ул хәбәрсез югалмаган!
Бабамның рухы сынмаган
11-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Бабамның рухы сынмаган
Oнытылган сугыш
11-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Oнытылган сугыш








Новости русской версии сайта


sendmail

Яңа номер

59 (25063)

от 23 мая 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»