Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

11.05: Oнытылган сугыш

Вакыйгалардан алгарак китеп, шуны әйтергә кирәк: финнар, Мәскәү шарты белән килешеп, иректән мәхрүм ителүдән котылды, әмма депор­тациядән котыла алмады. 1945 елда Европада сугыш тәмамлангач, Совет җитәкчелеге 410 мең финны Выборг өлкәсеннән Финляндиянең башка өлкәләренә күчерде...

14 сентябрьдә фашистлар гаскәре Финляндиядән китә, тик еракка түгел. Корабка төялгән немецлар Гогландка килеп төшә. Шушы көннән башлап финнар коралларын Германиягә каршы бора. Утраудагы полковник Мииттенен финнары немецларны көчле ут белән каршылый. 400ләп немец утрауның бер өлешен алуга ирешә. Иртәсен, 15 сентябрьдә, Мииттенен рация аша Кызыл Армиядән ярдәм сорый. Ярдәмгә Совет бомбардировщиклары килә. Финнар немецларны утраудан куып чыгара. 19 сентябрьдә Мәскәүдә Совет-фин тынычлык солыхына кул куела...
Шулар хакында 2016 елның 14 гыйнварында Үзәк телевидениенең “Звезда” каналы буенча “Война на холодных островах” дигән тапшыруда Мирослав Морозов, Вадим Левашко, тарихчылар Андрей Стрельников, Александр Власов сөйләде.
Хәрби җитәкчелек табышмаклары
Фронт сызыгы Ростов — Белгород — Калуга — Мәскәү — Калинин — Новгород — Тихвин — Ленинград шәһәрләре буйлап үткән бер мәлдә фронт сызыгыннан әллә кайда еракта, дошман тылындагы фин утравы Гог­ландка полковник Баринов отрядын җибәрү һәм аның анда камалышта бикләнеп утыруы нәрсәгә кирәк булды икән дигән сорау туа. Шуның аркасында көчле бер батальон тәшкил итәрлек өч отрядны әрәм иттеләр. Камаудагы Ленинград үзе кыл өстендә тора, анда һәр солдат кадерле. Телетапшыруда катнашкан егетләр шуңа ачыклык кертмәде. Җитәкчелекнең хатасы, дисәң, кеше шулкадәр дә юньсез хата эшләмәс, һәркем аңламаган нечкә, стратегик, яки идеологик көчкә ия акция, дисәң, солдатны әрәм итүдән башка берни дә тоемлап булмый. Заманында җитәкчелек өчен, бәлки, ниндидер әһәмияткә ия булгандыр, әмма бүгенге көн күзлегеннән караганда, акылсызлык кебек күренә. Гаҗәп...
Гогланд табышмагы кебек хәл сугыш башланганда ук булган иде. Тик анысы күпкә колачлырак: Англия белән СССР Иранны бүлештеләр. Икесенең дә башкалаларын немец бомбага тота, ә алар ярыша-ярыша чит илләрне яулыйлар. Немец Мәскәүгә менеп килә, ә СССРның Кавказ арты хәрби округы, әлсерәп, Тегеранны алып йөри. Иранны басып алуны киңкүләм әдәбиятта, мәктәп дәреслекләрендә очратып булмый. Абруйлы өч томлы “Сугышлар тарихы” дигән монументаль хезмәттә 1939-45 еллардагы Иран бөтенләй телгә алынмый. Тарихчы А. Кредер гына үз дәреслегендә томанлы итеп бер җөмлә белән генә телгә алып китә. Бәлки, шуның өчендер дә, бу яхшы дәреслекне җиде-сигез ел элек мәктәпләрдә кулланудан алдылар. Кызыл Армиянең Иранга керүе турында мәрхүм Рамазан абый Өметбаевның “Таһир Кусимов” дигән китабында җентекле язылган. Шуңа күрәдер дә сугыштан соңгы чорда Совет-Иран мөнәсәбәтләре бик салкын булды. 1968-69 елларда кубып киткән Иран революциясе лидерларының төп фигурасы мәрхүм аятулла (Ирандагы иң югары дини дәрәҗә) Хомейни СССРны “бәләкәй шайтан” дип атады (олысы — АКШ). ХХI гасыр башында Иранның атом коралы җитештерүне планлаштыруы нәтиҗәсендә халыкара ызгышлар башлангач, АКШ Иранга һөҗүм итәргә ниятләгәндә ул илне Русия курчалавы гына мөнәсәбәтләрне бераз җайга салды.
Русия-Швеция-Финляндия өчпочмагы. Хәрби мөнәсәбәтләр хронологиясе
(ХIII-ХIХ гасырлар)
Русь Финляндия җирләрен тәү тапкыр ХIII гасырның тәүге чирегендә “капшап” карады. 1227-29 елларда Новгород кенәзе Ярослав Всеволодович финнарны, мәҗүсилектән арындырып, православие нурлары белән коендыру хәстәрендә Финляндиянең көнчыгыш җирләрен басып алды. Тик шведлар, үз чиратында католицизм нурлары белән коендыруны хәерлерәк күрде һәм Рим Папасы фатихасы һәм ярдәме белән урысларны ашыгыч рәвештә туган илләренә кире кайтарып җи­бәр­деләр. Иман нурларына коенасы урынга өч як бер-берсен канга коендырды. Финляндия өлешләтә шведлар тарафыннан яулана. 1397 елдан 1523 елга кадәр Дания короле кулы астындагы Данияне, Швецияне һәм Норвегияне берләштергән Кальмар берләш­мәсе составына керә.
1495 ел. Мәскәү кенәзе Иван III Новгород җирен үзенә буйсындырганнан соң (1471-78 еллар), Дания короле Ханс I белән союз төзи һәм бергәләшеп Швециягә каршы сугыш ачалар. Урыс гаскәре июнь-декабрь айларында көньяк-көнчыгыш Финляндияне, Выборг крепостен басып ала. Шведларның 10 меңлек гаскәре финнарга ярдәмгә ашыга. Моны ишетеп, урыс гаскәре сугышсыз һәм җәһәт кенә туган иленә кайтып китә.
1496 ел, апрель-сентябрь. Урыс гаскәре Финляндиягә янә бәреп керә. Хәерсез шведлар аларны тагын да куып чыгара.
1497 ел. Русь Швеция белән 6 елга тынычлык солыхы төзи.
1592 ел. Федор Иоанович патшалык иткән чакта Русия, Швеция, Польша, Дания һәм Ливония белән чиратлап уңышсыз сугышлар алып баруга карамастан, Финляндиягә янә бәреп керә. Әмма 1593 елда әлеге дә баягы шул каһәр суккан шведлардан тукмалып, дәгъвасыннан баш тартырга мәҗбүр була. 1523 елда Кальмар составыннан чыккан Швеция үзаллы корольлеккә, арытаба 1721 елга кадәр Балтыйк бассейнында куәтле империягә әйләнә. Бу чорда Финляндия Швеция билә­мәләре составына керә, ХIХ гасыр башына кадәр Швеция канаты астында кала.
1802 ел. Наполеон Александр I бе­лән бәхетсез Тильзит солыхын төзи, чөнки Александр I бу солыхны боза. Ә шулай да шул кыска гына вакыт эчендә ике монарх бергәләп Швецияне Англиягә каршы котыртырга өл­герәләр. Швеция Англиягә сугыш игълан итүдән баш тарткач, граф
Ф. Буксеевден җитәкчелегендәге урыс армиясе Финляндиягә бәреп керә (февраль). Кыска бәрелешләрдән соң шведлар, Русия белән Фридрихсгам солыхын төзеп, 1809 елда Финляндияне урысларга калдырып кайтып китә. Бу — Русиянең Швеция белән гасырлар буе барган сугышларының соңгысы була.
Скандинавиянең IХ гасыр башына кадәрге тарихы кешелеккә аз билгеле. Нигездә, Дания, Швеция, Норвегиянең “норманнар” яки “викинглар” дип атал­ган комсыз һәм рәхимсез кыргый диңгез юлбасарларының Көнбатыш Европа һәм Британия утрауларына ябырылулары, аларны талаулары белән тарихта Скандинавия бите ачыла. Күршеләрен, шул исәптән финнарны, алар VIII гасыр азагында ук бимазалый башлый.
1809 ел. Фин халкы мең елга сузылган викинглар хакимлегеннән котылды һәм викинглар хакимлеген 1917 елда фин җиренә алты гасыр буе күзе кызган Русия хакимлеге алмаштырды.
Маннергейм ныгытмалары
Русия тарихчыларының монументаль әсәрләрендә, шулай ук мәктәп дәреслекләрендә дә, нигездә, ныгытма “Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында төзелгән” дип языла. Балкан ярымутравында сугышканда кем Камчаткада ныгытма төзер иде? Шуның кебек, урыс гаскәре Көнчыгыш Пруссиядә сугышканга нинди Маннергейм нинди Скандинавиядә нинди ныгытма төзеп йөргән? Кем кушкан аңа? Император Николаймы, әллә Пруссиядәге урыс гаскәрләре командующие Бөек кенәз Николай Николаевичмы? Генерал-майор Карл Маннергейм Варшава хәрби округына караган 12нче кавалерия дивизиясен җитәкләп, Көнчыгыш Пруссиядә немецларга каршы сугышып йөри. Ул — урыс армиясе генералы, ә аның туган иле Финляндия Русия империясе составында. Хәзергә ул Көнчыгыш Пруссия яланнарында, үзе дә аңламастан, бер уңайдан Германиянең өч патшасын тукмап йөри. Беренчесе — булачак кайзер-император Вильгелм II Гогенцоллерн, икенчесе — 9нчы армия командующие, фельдмаршал Пауль фон Гинденбург (1925-34 елларда Германия президенты); өченчесе – Адольф Гитлер (1933 елда рейхсканцлер, 1934 елдан фюрер, ягъни башлык, юлбашчы), ә хәзергә ул ефрейтор, күкрәгенә II һәм I дәрәҗә Тимер тәре орденнары тагып, биленнән суга батып, траншея төбендә утыра һәм “Майн кампф”ның тәүге бүлекләре турында уйлый. Алгарак китеп, шуны да өстәргә кирәк: беренче һәм өченче патшалар, бер килеп, Маннергеймга Фин­ляндиянең үзаллылыгын яклашырлар.
Ныгытмалар Беренче Бөтендөнья сугышы заманында төзелгән, дип ышандырырга тырышуда ике генә хикмәт булуы бар. Беренчесе — Маннергеймның фортификация төзү, яки төзетү остасы икәнлеген танырга теләмәү, аның ролен юкка чыгарырга тырышу. Икенчесе — Маннергейм ныгытмалары ХХ гасырның тәүге яртысы сугышлары тарихында тиңе булмаган бердәнбер уникаль ныгытма. ХХ гасырның икенче яртысында ракета технологиясе үсешү сәбәпле, һава һөҗүменә каршы оборона көчәйде. 60нчы еллар азагында — АКШның “Сейфград”, 80нче еллардагы — җиһан калканы, ХХI гасыр башында НАТОның көнчыгыш чикләрендә урнаштырылган һава һөҗүменә каршы корылмалары белән чагыштырганда, Маннергейм ныгытмалары баштанаяк коралланган яугир ир янында агач кылыч тоткан сабыйны хәтерләтер иде. Беренче Бөтендөнья сугышында гына түгел, Икенче Бөтендөнья сугышында да бер фронтта да андый ныгытма булмады. Гаделлек өчен әйтеп үтү кирәк: Маннергейм ныгытмалары белән Франция, Германия чигендәге Верден ныгытмалары гына азмы-күпме ярыша ала. Ике яктан да яртышар миллион корбан салган Верден позицион сугышларында (1916 ел, 21 февраль — 18 декабрь) французлар немецларны яхшы ныгытмаларда утырулары белән йөдәтте.
Маннергейм ныгытмалары бүген легендаларга күмелгән. Карл Маннергейм бу ныгытмаларны 1927 елдан башлап, сигез ел дәвамында немец, инглиз, француз һәм бельгияле хәрби инженерлар ярдәмендә дүрт линия һәм Ладога күленнән фин култыгына кадәр 135 чакрым озынлыкта, ил эченә 95 чакрым тирәнлектә адәм йөри алмаслык сазлы, күлле, елгалы, урманлы урыннарда төзетә. Һәр линия үзе генә дә биш линиядән тора. Беренчесе — тәртипсез аударылган урман, икенчесе — танкларга каршы тирән чокырлар, өченчесе — миналар куелган ялан, дүртенчесе — чәнечкеле тимерчыбыклар коймасы, бишенчесе — ДЗОТлар, ДОТлар. Ныгытмалар Ленинградтан 32 чакрымда үтә.
Маннергейм 1939-40 еллар сугышына кадәр ныгытмаларны үзе уйлаганча барыбер төзетеп бетерә алмый. Шулай булуга карамастан, аларның әзер булганы гына да Кызыл Армия өчен коточкыч казага әйләнде.
Кем син, Маннергейм?
Карл Маннергейм (1867-1951), Финляндия Президенты, фин армиясе Башкомандующие, Финляндия маршалы.
Барон Маннергейм Финляндиянең Турку шәһәре янында аристократлар гаиләсендә туган. 1887 елда Хельсинки университетын тәмамлый. Арытаба Петербургта 1889 елда Николаев кавалерия училищесын тәмамлый, поручик дәрәҗәсе бирелә. 1917 елда генерал-лейтенант дәрәҗәсенә лаек бул­ганчы “Верой и правдой” урыс армиясендә хезмәт итә. Патша галиҗәнапләре гвардиясендә тора, кавалергард, яки патша галиҗә­напләренең Гродненск гусарлар һәм уланнар лейб-гвардия (императорны һәм аның гаиләсен саклаган, аерым өстенлекләр белән файдаланган элиталы гаскәр) полкларыннан торган Аерым гвардия кавалерия бригадасы белән җитәкчелек итә. 1904-05 елгы урыс-япон, Беренче Бөтендөнья сугышы катнашчысы. Батырлыклары өчен орденнар белән бүләкләнгән. Патша галиҗәнапләре хөрмәтенә үткәрелгән ат ярышы бәйрәмнәрендә җиңүләр яулап, югары дәрәҗәле күп кызларны гашыйк иткән сылу егет.
Финляндиянең мөстәкыйльлеге өчен бөтен гомерен багышлаган олы шәхес. Үз заманында да, әле дә аның исеменә тап төшерергә тырышучылар аз түгел. Мисалга тарихчы А. Шишов Маннергеймны Гражданнар сугышы барышында аклар хәрәкәте лидеры, генерал Деникин һәм адмирал Колчак белән элемтә тотуда, аларны фин гаскәрләре белән берлектә Петроградка поход оештыруда гаепли. А. Шишов үзе үк “бердәм һәм бүленмәс Русия” өчен көрәшкән ак лидерлар Маннергейм тәкъдимен кабул итми”, ди. Финляндияне көч-хәл белән Русия кармавыннан коткарып йөргәндә Маннергейм ни эшләп тагын да “бердәм һәм бүленмәс Русия” лидерлары белән якынлык эзләсен? Логика кайда? 1917-18 елларда Финляндиядә кызыл финнар булган, әмма ак финнар булмаган. Кызылларыннан башкалары — бары тик финнар. Нәрсә дип бәйләнергә белмәгәннән “ак финнар” дип бәла тагып карыйлар. Аптыраганнардыр, хәрби уңышларының серенә төшенә алмаганнардыр. Маннергейм СССРда укыган, дип карыйлар. СССР 1922 елда төзелде. Ул чакта, 1887 елда, Хельсинки университетын, Петроградта 1889 елда император Николаевск кавалерия училищесын тәмамлаган 55 яшьлек маршал СССРның ликбезларында гына укып йөрмәсә... Һәм тагын да шуңа игътибар итәргә кирәк: 1918, хәтта 1939-40 еллар сугышын язганда да тарихчыларның финнарны һәм Маннергеймны “дошман” дип атаганнарын очратып булмый...
1919 елның 17 июнендә Финляндия мөстәкыйльлеге игълан ителгәннән соң Карл Маннергейм Финляндия регенты постыннан үзе теләп отставкага китә.
1931 елда, 60 яше тулуга карамас­тан, Маннергеймны яңадан дәүләт хезмәтенә җәлеп итәләр. Ул Оборона Советы рәисе итеп тәгаенләнә.
1939 елда маршал Карл Маннергейм Финляндия армиясе Башкомандующие итеп куела һәм Советлар Союзы белән сугыш башланган хәлдә чикләнмәгән вәкаләтләр бирелә.
Маннергеймның 1939-40 еллардагы Совет-фин сугышындагы хәрби эшчәнлеген сугыш көндәлекләрендә мөмкин кадәр чагылдырып үттек. Гитлерның Көнчыгыш фронттагы иң данлыклы генераллары Гудериан, Рундштед, Бок, Лееб Маннергейм белән тиңләшә алмыйлар. Манштейн гына Маннергеймга бераз охшап куя. Ул 1943 елның февраль-март айларында үз гаскәрләреннән җиде тапкыр артык совет гаскәрләренә каршы контрһөҗүмгә күчте, Кызыл Армияне рәхимсез югалтуларга дучар итеп, Сталинград сугышы үчен кайтарды. Маннергейм, Совет-фин сугышында җиңелүенә карамастан, үз илендә дә, дөнья буенча да гаять популяр шәхескә әйләнә. Бу фактны Русия тарихчылары да ихлас таный. Әйтик, югарыда телгә алынган А. Шишов. Бер карасаң, каралта ул Маннергеймны, икенче карасаң, тотанаклы гына итеп соклана (үз китабының 100 бөек полководецы исәбенә юкка гына кертмәгәндер бит).
Икенче Бөтендөнья сугышы тарихында Финляндияне Германиянең СССРга һөҗүм итүенең гомум планы катнашчысы итеп күрсәтәләр. Дөрес, генерал Лееб Ленинградны камаганда Финляндия дә һөҗүмгә күчте. Тик немец гаскәрләренә кушылып, Ленинградны камашып йөрмәделәр. 1939-40 елларда СССР тартып алган үз җирләре — Выборг өлкәсе белән Карелия муентыгыннан Кызыл Армияне куып чыгардылар да, тарихи чикләрдән ерак үтмәделәр. Немецларга кушылып, совет территориясенә чыгып йөрсәләр, 1945 елда Нюрнберг процессында хөкем эскәмиясендә фашист хәрби җинаятьчеләре белән бергә, фельдмаршал Кейтель белән янәшә утырыр иде.
Югарыда әйткәнебезчә, 1944 елда Маннергейм Финляндияне сугыштан чыгарды. Выборг өлкәсе һәм Карелия муентыгын СССРга яңадан бирү шартында Мәскәү белән солых төзеде, коралын немецларга каршы борды.
1944 елда немецларны көнбатышка куганда Кызыл Армия Финляндияне көньяктан һәм төньяктан урап үтте. Сталин авызын икенчегә пешерәсе килмәгәндер.
Финляндия Президенты маршал Маннергейм, безнең тарихчылар аңлатуында, “демократик көчләр басымы нәтиҗәсендә” отставкага китте. Безнекеләр аны зур хәрби эшлекле, Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында сәяси маневрлар эшләү остасы һәм талантлы дәүләт җитәкчесе итеп таный. Карл Густав Эмиль фон Маннергейм Швейцариянең Лозанна шәһәрендә 1951 елда эмиграциядә вафат булды. Патриотларның ят җирләр куенына керүендә ниндидер хикмәт бар кебек...
Солдат васыятенә хыянәт
“Әй, гомернең соңгы сәгате,
Син миңа да шулай күкрәп кил!
Батырларын искә алган чакта
Онытмасын мине дә Туган ил!”

Малих Харис.
Онытмыйбыз. Фашизм белән көрәшкәннәрнең исәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Һәлак булганнары турында меңәрләгән фильм төшерел­гән, музейлар ачылган. Шәһәрләрдә генә түгел, авыл саен обелисклар куел­ган, мәһабәт һәйкәлләр коелган, исемнәре мәрмәр ташларга уелып языл­ган. Билгелеләренең каберен тәрбияләп тотабыз, билгесезләренең каберләрен әле булса юллыйбыз. Үзебездә генә түгел, ерак илләрдә ятып калганнарның каберенә дә барып баш иябез. Һәр язда Җиңү көнендә һәйкәлләргә чәчәкләр салабыз, данлап җырлыйбыз, салют бирәбез. Тыныч йоклыйлардыр, онытмыйбыз.
Тик менә Фин сугышы батырларын гына оныттык. Башларын салган чирек миллион шаһитны гафу ителгесез дәрәҗәдә оныттык. Алар да бит “батырларын искә алган чакта” Туган илнең онытмавын теләгәндер. Бик теләгәндер. Алар хакында әсәрләрне аз язабыз, фильм төшермибез, һәйкәл куймыйбыз. Җиңү көнендә телгә алмыйбыз. Җирләнгән һәм җирләнмәгән, кышкы урманнарда карга күмелеп ятып калган, язын, карлар эреп, асыл сөякләре сазлыкларга йотылган, елга-күлләр төбенә киткән, җәен шырлыкларда үлән, үсентеләр белән капланган үксез солдат бүген ничек йоклый икән? Әнгам Атнабаев менә нәрсә дип язган:

Үлгән кешеләрне йоклый, диләр,
Солдатлар да үлгәч йоклый микән?
Йокламыйдыр солдат, йокламый.
Ул туктамый йөри көн буена,
Төн буена йөри – туктамый...

“Ишетәсеңме, ишек каккан кебек,
Тәрәзә каккан кебек... — Кем анда?
Винтовкасын иңбашына салып
Тере солдат йөри урамда...

Тере солдат йөри урамнарда,
Бураннарда йөри, яңгырда...
Кан тамчысы тавыш-тынсыз гына
Йөреп ята шулай тамырда...”


Хәмит Иргалин,
Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?
25-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
20-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
17-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
Данлыклы разведчик истәлегенә
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Данлыклы разведчик истәлегенә
Күз яшьләре тик шатлыктан булсын!
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Күз яшьләре тик шатлыктан булсын!
Ул хәбәрсез югалмаган!
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Ул хәбәрсез югалмаган!
Бабамның рухы сынмаган
11-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Бабамның рухы сынмаган








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»